Журнал «Безнең мирас»

Себер мәгърифәтчесе – Хәмит Ярми

Өлкәнрәк буын хәтерли булыр, үткән гасырның икенче яртысында төрле биналарда, Кәрим Тинчурин исемен йөртүче театрда фольклор кичәләре еш уздырылды. Төрле буын кешеләре белән тулы залларда «төп хуҗалар» икәү иде: шаркылдап көлү һәм көчле кул чабулар. Сәхнәдән яңгыраган татар халык мәзәкләре, тормыш-көнкүреш тудырган әсәрләрдән өзекләр, халкыбызның моңлы, садә җырлары белән аралашып барган кыска-кыска әхлакый бәяләмәләр һаман да күңел түрендә. Ул кичәләргә карты-яше өерелеп йөри һәм аннан алган тәэсирләре икенче тамашага хәтле телләрдән төшмәде дисәм дә, зур күпертү булмастыр!

Алып баручысы көлдереп акыл сату сәләтенә ия булган җыйнак гәүдәле, түгәрәк битле, кысыграк күзле, «Кәмит-Хәмит» тәхәллүсле Хәмит Хөснетдин улы Ярмөхәммәтов иде. Аның, бернинди ашыгыч эше, кайгы-хәсрәте булмаган кешедәй үз кадерен белеп, сәхнәне «тутырып» йөрүе, сабыйларча ихластан елмаюы яшисе килү хисен ныгытырлык иде.

Без, Казан дәүләт университетының элеккеге талиб-талибәләре, фольклор кичәсе булу хәбәрен ишетүгә, бер-беребезгә ым сала, шылтыратыша башласак, «рәхмәт, беләм, шуңа әзерләнеп йөрим» дигән җавапны ишетә идек. Хикмәт шунда, без татар теле һәм әдәбияты бүлегенең инде III курсында укыганда, кураторыбыз, соңрак күренекле галим Әнвәр Әфләтунов «иртәгедән расписаниегезгә үзгәреш кертелә, Хәмит Ярми дигән галим татар халык иҗатыннан махсус курс укыячак», – диде.

Безне Хәмит Ярми дигән фольклор галименең үзен гади тотуы, садәлеге артына «ышыкланган» фәнни тирәнлеге һәм халык иҗатының илаһи көч икәнен аңлата алган гыйлемлеге сокландырды! Төркем студентларының лекцияләргә эленке-салынкы йөргәннәренең дә Хәмит Ярми дәресләренә беренче рәткә килеп утыруларының шаһиты булдык. «Татар халык әкиятләренең яисә бәетләренең сәнгати үзенчәлекләре» кебек мәүзугъларны бәян иткәндә, ул безнең залда утыруыбызны гомумән онытып сөйли дигән тәэсир кала иде. Хәзерге акылым белән мин ихласи лекция шулай кабул ителергә тиеш дип уйлап куйгалыйм. Алтмыш өч ел гомеремне мәгърифәткә, студентларны, яшь галимнәрне укытуга багышласам да, Хәмит абый дәрәҗәсенә күтәрелә алдым дип мактана алмыйм.

 

ТУКАЙ ПРЕМИЯСЕ ВАФАТЫННАН СОҢ БИРЕЛӘ

 

Дәресләре буенча нотыкчыбызның әзерлекле вә тормышчан галим икәнлеген бәяләгәч, «кытыгыбыз килеп» аның биографиясе белән танышу теләге туды. Аның төрле мәшәкатьләр, низаглар белән тулы тормыш юлы да башкаларныкыннан күпкә аерылып тормый да кебек. Хәмит Ярми 1904 елда Төмән шәһәреннән ерак түгел Казар исемле татар авылында мулла гаиләсендә туып, башлангыч һәм урта белемне шунда ук алган. Шул елларда ук язу-сызуга сәләтле икәнен кыска күләмле язмаларында, шигъри тәҗрибәләрендә күрсәтә башлый. 1923 елда Төмән губернасының өлкә газетасы «Юксыллар Чаткысы»нда сәркатип булып эшли башлый. Анда аны күреп алалар һәм халык мәгарифенең Төмән өлкәсе буенча инструкторы итеп тәгаенлиләр. Төмән медицина техникумының татар бүлегендә (игътибар итегез!) тел, әдәбият укыта. Шунда эшләгән дәвердә туган дип уйларга кирәк, югары белем алу нияте белән Казан дәүләт педагогика институтына укырга килә (1930-1934) һәм аны тәмамлагач аспирантурада калдырыла. 1934-1939 елларда ул «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасының җаваплы сәркатибе булып эшли. 1939 елда Тел, әдәбият һәм тарих институты ачылгач, шунда күчерелә һәм алдагы тормышы шул гыйлем үзәгендә уза: фәнни хезмәткәр, институт директоры, фольклор секторының җитәкчесе һәм гомеренең соңгы көннәренә чаклы бөтен сәләтен халык иҗатын җыю, бәяләү һәм фольклорның гасырлар сынавын үтеп, халкыбызның акылын безгә китереп җиткергән рухи байлыгын туплап, фәнни бәяләп һәм төрле җыентыклар аша буыннарга саклап калдыруга бирә. Аның җитәкчелегендә яисә катнашында «Халык иҗаты» (1938), «Татар халык иҗаты» (1951), «Татар халык әкиятләре» (1 том, 1946, 2 том, 1956), «Бәетләр» (1960) һ.б. дөнья күргән. Ул халык иҗатын җыючы да, аларга кереш сүз һәм аңлатмалар авторы да. Хәмит Ярми татар халык иҗатының төрле жанрларына багышланган йөзгә якын мәкалә һәм фәнни хезмәтләр авторы. «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе»нә (1964) Татарстанның Г.Тукай исемендәге премиясе вафатыннан соң бирелә.

 

МӘРХӘМӘТЛЕ КАРАШЫ ҺАМАН КҮЗ АЛДЫМДА

 

Мин Казан университеты мөгаллиме, халкыбыз иҗатына мөкиббән кеше буларак, Хәмит Ярми турында язасым килеп, вакыт таба алмыйчарак йөри идем. Ә вакыт ул, йөгәнсез ат кебек, яныңда йөрсә дә, «тоттырмый» икән.

1961 елда дипломнарны алу тантанасыннан соң ул чордагы деканыбыз Диләрә Тумашева миңа КФУның татар теле кафедрасында ассистент булып калырга тәкъдим итте. Минем рухыма әдәбият, фольклор якынрак булса да, алардан чакыручы күренмәгәч, ризалаштым. Үземә әдәбият, шигъри сүз якынрак тоелса да, язмыштан узмыш юк дип, тел гыйлеменә кереп китү турында уйланып утырганда, мине Хәмит абый эзләп табып, Тел, әдәбият һәм тарих институтының фольклор секторына эшкә чакырды. Деканат белән дә араны өзмичә, Ходаем гына мәрхәмәтеннән ташламасын дип «яңа урындыкка» күчеп утырдым.

Хәмит Ярми кул астында кече гыйльми хезмәткәр булып эшли башлагач, аның төрле дәрәҗә-катлам кешеләре белән җиңел аралаша, уртак тел таба белүенә игътибар иттем. Үзен 1957 елда Язучылар берлегенә кабул иткәнче үк, шул чорда күренекле язучылар һәм галимнәр белән уртак тел табып, аларны очрашуларга даими чакырып, җыентыклар төзү эшенә тарткан.

Хәмит Ярми өлкән буын каләм әһелләре белән хезмәттәшлеген ныгыта килеп, яшь буынны үстерүне, иҗатка тарту ихтыяҗын күз уңаенда тота. Аерым алганда, үзе шикелле үк, Себердә туып-үскән Флора Әхмәтова-Урманче, Фатыйх Урманчеевларның фольклорчы галим булып үсеп китүләренә, фәнни дәрәҗәләр алуларына бөтен шартларны тудыра. Яшь галимнәр аңа рәхмәтле. Аерым алганда, Флора Әхмәтова-Урманче (күренекле рәссамыбыз Бакый абыйның хәләл җефете) Хәмит Ярми иҗатына багышланган «Заман һәм галим» («Татарстан», 1994), «Фольклор рыцаре» («Мәйдан», 2004) һ.б. җитди мәкаләләре белән остазының рухын сөендереп яшәде.

Яңа гасыр башында, 2004 елда басылып чыккан «Хәмит Ярми. Галим һәм шәхес: мәкаләләр, истәлекләр» җыентыгы шәкертләре, дәвамчылары, аны ихтирам иткән затларның рәхмәте буларак кабул ителде. Мин үзем дә шулар арасында. Ул безгә җыентыклар төзү, аңлатмалар, кереш сүз язу серләрен ачты. Миңа куратор итеп, филология фәннәре кандидаты Илбарис Надировны билгеләде. Акрынлап якын дустым, фикердәшем булып киткән кураторым белән Татарстанда гына түгел, Чиләбе, Омск, Төмән өлкәләрендә урнашкан татар авылларын аркылыга-буйга иңләп, халык иҗаты энҗеләрен җыеп йөрдек.

Институтның Халык иҗаты бүлегендә эшләгәндә Хәмит абыйның халык иҗаты әсәрләренә «җанлы кеше» белән аралашкандай җылы карашы сокландырмаслык түгел иде. Ул фольклорның һәр жанрына нисбәтән мөнәсәбәтен әйтеп, фәнни раслап барырга тырышты. Халыкның җыр жанрын дүртюллыкларга гына кайтарып калдыручыларга җавап итеп, матбугатта җитди бәхәс уяткан «Бездә сюжетлы җырлар бармы?» («Совет әдәбияты», 1964) дигән мәкаләсендә үз соравына үзе үк уңай җавап биреп, фикерен күп санлы мисаллар белән исбатлады.

Хәмит Ярминең мәкаль-әйтемнәргә биргән бәясе хәзер дә заманча яңгырый: «Мәкаль һәм әйтемнәр – фольклорның халык арасында киң таралган, тел һәм художество ягыннан бик нык эшләнгән гаять тирән эчтәлекле лирик жанрларыннан берсе» («Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре», 1960. Б.3).

Хәмит Ярмине, аның гомерлек ярдәмчесе, шулай ук халык иҗаты гәүһәрләренә гашыйк Халидә апа Гатинаны һәм аларның таянычы, теләктәше, олуг сүз остазыбыз, күренекле язучы Гомәр Бәшировны «Бөек Ватан сугышы чорында халык иҗаты» дигән гомуми баш астында җиңүгә үз өлешләрен керткән бәет, җыр, шигъри памфлетларны (залим Гитлер турында) («Мәдәни җомга», 2025. 11 июль, №27) тәкъдим иткән сәхифә ифрат урынлы һәм үз вакытында чыкты дип саныйм. Искә төшереп сискәндерү, исәннәрнең бурычы.

Хәмит Ярми белән тагын бер юнәлештә уртаклыгыбыз булган икән. Икебез дә докторлык диссертацияләребезне төрле елларда казах кардәшләребезнең башкаласы Алма-Атада яклаганбыз. «Татар халкының поэтик иҗаты» (1967) дигән монографиясен үстереп, аны 1969 елда докторлык диссертациясе итеп раслата. Хезмәт «авторның гына түгел, гомумән татар фольклор белеменең теоретик казанышларын үзендә чагылдырган һәм гомумиләштерелгән хезмәт итеп бәяләнергә лаеклы», диелә «Әдипләребез» дигән биобилиографик белешмәлектә (2 том, 2009. 720 б.)

Алма-Атаның диссертацияләр яклау шурасы минем эшемне дә кабул итеп, шуны гамәлгә ашыру өчен өч татар галимен – Гали Халит, Нил Юзиев, Әбрар Кәримуллинны вакытлы әгъзалар итеп советка кертеп, алып килгәч кенә яклатып җибәрде. Хәмит Ярминең диссертациясен раслатып китүенә ике дистәгә якын вакыт узса да, аны хәтерләүләрен, хөрмәт итүләрен әйтүчеләр булды. Хәмит Ярминең нурлы йөзе, мәрхәмәтле һәм сынаулы карашы һаман күз алдымда.

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару  өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру