Моннан җитмеш биш ел элек, ягъни биш яшь чагында кулына эскрипкә алган Фуат абыйның әлеге уен коралын гомерлек җан дусты итеп санавына, тугъры иптәшенә һәм гадел тәнкыйтьчегә тиңләвенә гаҗәпләнәсе юк. «Аның белән бергә узган гомердә аралар ничә көн генә өзелеп торды икән?! Эскрипкә белән сөйләшәм дә, киңәшләшәм дә мин. Ул бик нәзберек, кояшлы көн булса, үзе кулга ятып тора, яңгырлы, шыксыз һава торышын сиземләсә, бөтенләй икенче тавыш чыгара, «тимәгез миңа», дип сукрана кебек», – дигән иде ул бер әңгәмәсендә.