Мәшһүр эскрипкәче
Мәшһүр эскрипкәче
Эскрипкә (скрипка) күрсәм, Шәехзадә Бабичның «Эскрипкә» шигыре исемә төшә:
«Әй минем сызгычлы нәрсәм,
әй матур кәкре муен...»
Шушы язмамны язар алдыннан – атаклы музыкант, дирижер һәм эскрипкәче Фуат абый Әбүбәкеров белән очрашкан-күрешкән чакларны хәтердә яңартып утырганда, (кирәк бит, ә!) – «Тәртип» радиосыннан Бабичның әлеге шигыре яңгырамасынмы:
«Син генә – иң нечкә хисләр,
нечкә моңнар чишмәсе.
Син – тавышлар казнасы һәм
син уеннар патшасы...»
«Риваять» этно-төркеме җитәкчесе Руслан Габитов укуында яңгыраган әлеге атаклы шигырь мондый юллар белән тәмамлана:
«Мин гашыйк булдым сиңа,
әй эскрипкә, әйдә, сыз!
Әле дә син бар, юкса дөньям
мәгънәсез һәм файдасыз».
Күпләребез (шәхсән, мин дә) эскрипкә (скрипка) татарларга Европадан килеп кергән дип уйлый. Бактың исә, бу алай түгел икән. Фольклор белгече, галимә Эльмира Каюмова (1968-2022) «Безнең мирас» журналында болай дип язган иде: «Мондый нәтиҗә ясарга ашыкмыйк. Элек эскрипкә татарлар арасында киң таралган булган. Хәтта шуңа нисбәтле фактлар рус җырларына да кергән. Түбән Новгород якларында А.С.Пушкин тарафыннан язып алынган мондый сүзләр бар:
«Приведи-ка, матушка,
Татарина с скрыпкою,
Мордвина с волынкою...»
Татарлар скрипканы чыршы һәм алмагачтан үзләре ясый торган булган. Мәсәлән, шундый осталарның берсе – Госман Афзалов (1923 елгы) Апас районының Чүри-Бураш авылында яшәгән. Заманында ул күренекле композитор һәм скрипкачы Заһид Хәбибуллин белән бергә уйнаган булган. Башкаручы-оста инде үзе исән түгел. Авылдашлары һәм туганнарының истәлекләре буенча, музыка коралының аерым кисәкләре – сыер сөягеннән, сызгычның таякчыгы – тал чыбыгыннан, кыллары – ат койрыгыннан, ә бер өлеше пластмассадан ясалган булган.
Удмуртия Республикасының Паюра авылында гаҗәеп хәл турында сөйләделәр. Җирле музыкант Муса Касыймовта (1939-2009) бөек Аматиларның скрипкасы булган икән! Бу кыйммәтле үрнәк XVI-XVII гасырларда ничек итеп Италиядән Русиянең аулак почмагына, татар уйнаучысы кулына эләккән – монысы сер булып кала.
Халкыбызда скрипканы «каз муен» дип тә йөртәләр (андый атама миңа узган ел Татарстанның Тәтеш районына юнәлтелгән экспедиция барышында очраган иде).
Иң мөһиме шунда ки: әле ХХ гасыр урталарында традицион музыкантлар бу коралны иңбашына терәтеп түгел, ә тез башына куеп уйнаганнар! Ягъни татарлар скрипканы кылкубыз рәвешендә тотканнар...»
Биредә олы талант иясе Фуат Әбүбәкеров хакында язасы урынга, эскрипкә турында тарихи күзлектән чыгып болай тасвирлавым тикмәгә түгел. Татар кешесенең (бу очракта маэстро Фоат Әбүбәкеровның һәм, әлбәттә, мәшһүребез Заһид Хәбибулинның да, Госман Афзалов һәм Муса Касыймов шикелле меңләгән эскрипкәчеләрнең дә) нигә нәкъ менә шушы уен коралын үз итүен, яратып уйнавын үземчә аңлатырга һәм җавап бирергә тырышуым бу минем – чын мәгънәсендә үзебезнең уен коралыбыз икән ләса ул! 2 нче фото.
Бихисап һөнәр иясе, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1986), Татарстанның халык артисты (1996), «Әйт әле, күбәләк» (Г.Тукай), «Песи җыры» (Н.Исәнбәт), «Зәңгәр кыңгыраулар» (Ә.Баян), «Мине танырсыңмы» (Т.Миңнуллин), «Үткәннәр сагындыра» (Ш.Җиһангирова), «Ап-ак ромашкалар» (Ә.Камалиев) дигән җырларның көй авторы, нәсел-нәсәбенең төп чыгышы һәм ата-бабаларының тормыш юллары Кама Тамагы белән Тәтеш якларына (Әтрәч) тоташкан Фуат Әбүбәкеровны мин, беренче чиратта, эскрипкәче дип саныйм.
Моннан җитмеш биш ел элек, ягьни биш яшь чагында кулына эскрипкә алган Фуат абыйның әлеге уен коралын гомерлек җан дусты итеп санавына, тугъры иптәшенә һәм гадел тәнкыйтьчегә тиңләвенә гаҗәпләнәсе юк. «Аның белән бергә узган гомердә аралар ничә көн генә өзелеп торды икән?! Эскрипкә белән сөйләшәм дә, киңәшләшәм дә мин. Ул бик нәзберек, кояшлы көн булса, үзе кулга ятып тора, яңгырлы, шыксыз һава торышын сиземләсә, бөтенләй икенче тавыш чыгара, «тимәгез миңа», дип сукрана кебек», – дигән иде ул бер әңгәмәсендә. «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Гөлинә Гыймадовага күптән түгел генә биргән әңгәмәсендә исә, тормыш һәм иҗат гомеренә нәтиҗә ясап, болай ди: «Артка борылып караганда, үткән гомер шөкер итәрлек. Дуслар да, кирәк чакта ярдәм итүчеләр дә булды. Мин менә шул кешеләрнең, үткәндәге эшләрнең онытылмавын телим. Юбилеемны шәхесләрне искә алуга корасым килә. Мәсәлән, экранда Наил Әюповның «Солдат хаты» җырын башкаруын күрсәтеп алырга, аннан соң шушы җырны хәзерге артистлардан җырлатырга була. Шулай иткәндә, бу инде үткәннәргә баш ию булыр иде. Бик матур җырлар иҗат ителгән, бик күп спектакльләргә музыкалар язылган. Тамашачы спектакльдән чыкканда аларны көйләп чыга иде бит. Хәтер яңартып торганны ярата...»
Сиксән яшьлеген шундый якты уй-хыял һәм дәрт-дәрман белән каршыларга җыена маэстро. Аллаһы Тәгалә разый булсын, амин.
Кайда гына очрашсак та, Камал театры фойесында булсынмы ул, яисә якын дусты – драматург Рәдиф Сәгъдинең Идел буендагы дачасындамы, яки мәрхүм шәхесләребезне искә алу мәҗлесләрендәме, Фуат абыйдагы үтә гадилек, тыйнаклык һәм дустанә аралашучанлык (әңгәмәдәшенең кем булуына карамастан) сыйфаты һәрчак үзенә җәлеп итеп тора. 3 нче фото.
Сиксән ел элек, ягъни 1944 елның 2 ноябрендә Нәмәнганда (Үзбәкстан) беренче татар профессиональ виолончелисты Хәмит Әбүбәкеров (ул – заманында Салих Сәйдәшев, Заһит Хәбибуллин, Җәүдәт Фәйзи, Нәҗип Җиһанов, Александр Ключарёвлар белән бергә укыган, алар белән беррәттән, бик күп татар спектакльләрен сәхнәгә чыгарган музыкант) гаиләсендә дөньяга килгән, 1969 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оркестрында эшли башлаган (1973 елдан – музыка бүлеге мөдире, дирижер) Фуат абыйның – маэстроның олуг вә соклангыч таланты алдында баш иеп, аңа хәерле озын гомер белән саулык-сәламәтлек теләп, сүземне шигъри юллар белән тәмамлыйм:
Тусаң да син үзбәк якларында
(Илне чорнаганда ут-ташкын),
Нәсел җебең Әтрәч якларына –
Кама Тамагына тоташкан.
Шуңадырмы, синдә бабайларның
Күргән кебек булам чалымын;
Тойган кебек булам көйләреңнән
Шул чорларның шаулы агымын.
Эскрипкәңнең моңлы кылларыннан
Агыладыр сыман сагышлар.
Үтәдер күк минем күз алдымнан
Көйгә әверелгән язмышлар.
Синдә – бабайларның вәкарьлеге,
Горурлыгы, ирек-хөрлеге;
Синең йөздә – еллар чагылышы,
Үткәннәрнең данлы берлеге.
Еллар үтәр, чорлар алышыныр,
Килер җиргә яңа гасырлар...
...Эскрипкәңнән очып киткән Моңны
Безнекеләр, танып, каршылар.
31 июль, 2024 ел
Фотосурәтләр:
1. Фоат Әбүбәкеров
2.Р.Батулла оештырган «Салават күпере» миниатюралар театрында катнашучылар. Артта сулдан икенче – Фоат Әбүбәкеров, уңнан икенче – Ләбиб Лерон. 1990 нчы еллар
«Безнең мирас». – 2024. – №11. – Б.104-107.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА