Журнал «Безнең мирас»

Нәүрүз бәйрәме

Элгәре заманнарда бабаларыбыз, бабаларыбызның бабалары Яңа ел бәйрәмен 22 мартта уздырганнар һәм аны Нәүрүз бәйрәме дип атаганнар. Ошбу көнне малайлар вә кызлар, һәр өйгә кереп, хуҗаларны бәйрәм белән котлаганнар, аларга такмак-такмазалар әйткәннәр:



Кыш китте, яз килде,
Үрдәк белән каз килде,
Былбылдан аваз килде –
Нәүрүз мөбарәк булсын!



Абзый, эшең уң булсын,
Теләгәнең юш булсын,
Күңелләрең хуш булсын –
Нәүрүз мөбарәк булсын!



Нәүрүз хакы биш алтын,
Бирсәң, ярар ике алтын,
Карама ялтын-йолтын –
Нәүрүз мөбарәк булсын!


"Безнең мирас". - 2022. - "№3. - 114 б. 


Фото: pixabay

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру