Мәдәният Уку өчен 2 минут

Туган батыр безгә туганмы? Яки Камал театрында – «Туган батыр» спектакле

Туган батыр адәм балаларының хәтере белән тукланучы Каракотка каршы тора алырмы? Зур акчалар тотып сәхнәләштерелгән «Туган батыр» спектакленең (6+) кыйммәте нәрсәдә? Әлеге язмада Г.Камал театрының бу иҗат фасылында соңгы премьерасы турында сүз барыр.

 

Спектакльдән күренешләр. / В.Васильев фотолары, tatar-inform.ru

 

 

Иң элек Туган батырның театр сәхнәсендә гәүдәләнгәнчегә кадәр озын-озак юл үтүен искә алырга кирәк. Язучы Зөлфәт Хәким хыялында туган бу герой башта китап булып басылган әдәби әсәр аша укучыларга иреште. Аннары мультфильмда күренде. Ары китеп аның батырлыклары турында комикс барлыкка килде. Эшләр спектакльгә кадәр барып җитте. Туган батыр белән бәйле вакыйгалар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының зур сәхнәсендә режиссер Айдар Җаббаров куйган тамашада бәян ителде. Боларның башында торучы шәхес – Казанның «Туган авылым» комплексы җитәкчесе Радик Габдрахманов. Максаты – яшь буында милли геройларыбызга, татар мирасына карата кызыксыну уяту. Спектакльне сәхнәгә чыгарырга Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Бөтендөнья Татар конгрессы ярдәм иткән.

 

 

 

Моңа кадәр әкиятләребездә очрамаган яңа батырның пәйда булуы сәер әлбәттә. Әмма аның изге нияттә булып, яшь буынның милли хәтерен җуюдан коткару өчен көрәшүе күңелдәге бу җәһәттән туган ризасызлыкны сүрелдерә төшә. Тамашаның жанры да әкият дип түгел, музыкаль фэнтези дип билгеләнгән икән, батырның килеп чыгышы җәһәтеннән бәйләнеп вакыт уздырмыйк. Язучы Зөлфәт Хәким күңелендә нинди батыр тумас. Сәхнә өчен пьесаны исә Рүзәл Мөхәммәтшин әзерләгән.

 

 

 

Ә менә явыз көчләр моңа кадәр чит ил әсәрләре аша таныш геройларны хәтерләтә. Сәхнәдә татар әсәре куелганын сөйләмнән, Казан белән бәйле вакыйгалардан гына аңлыйсың.

 

Сәхнәгә куючы рәссам-конструктор Филипп Шейн, костюмнар буенча рәссам Ольга-Мария Тумакова, аның ярдәмчесе Максим Головня, видео рәссам Игорь Домашкевич, яктылык көйләүче Ольга Окуловадан торган төркем зур эш башкарганы ап-ачык: сәхнәдә әле хоккей уйныйлар, әле матурлык бәйгесе үткәрелә, әле елгада Су анасы йөзә, әле борынгы манаралар калка, геройлар әле җир астына төшә, әле менә. Хәрәкәтләренә күз ияреп өлгерми. Су анасын, су патшалыгын, анда яшәүчеләрне, җир астын сәнгать телендә мавыктыргыч сурәтләүләрен билгеләп үтмичә булмый. Диюнең татар җанлы булып, сәхнәдәге геройлар сөйләмгә рус сүзе кыстырган саен башларына чүмеч белән сугуы да күңелгә сары май булып ята. Саҗидә әби ролен башкарган Татарстан һәм Россиянең халык артисты Алсу Гайнуллина чит-ят мәдәни образларга корылган спектакльгә җылылык өсти. Композитор Эльмир Низамов башкарган музыкаль бизәлешне милли дип әйтеп булмый, анда да чит аһәңнәр өстенлек итә. Хореограф Римма Саркисянның өлеше зур – тамашада биюләр оста куелган. Гомумән, хәзер театр сәхнәләребездә күмәк биюле спектакльләр еш күренә башлады. Кирәксә дә бииләр, кирәкмәсә дә. Спектакльләр, тамашачы зәвыгына, заман таләбенә яраклашып, шоуга әйләнә бара дигән тәэсир кала. К.Тинчурин исемендәге театрда күптән түгел куелган «Отелло»га күмәк бию өчен Казан театр училищесы студентларын җәлеп иткәннәр иде, монда да шул ук хәл. Биюгә нинди әһәмият бирелгәнен шуннан да чамаларга була.

 

Әмма җыр да, бию дә ярдәмчел чаралар гына. Нәтиҗәдә исә тамашачы татар мәдәниятен саклау, хәтерне югалтмау, асылга кайту турында чит мәдәнияттән кергән сурәтләү чаралары белән тасвирланган спектакль күрә. Ул яшь буынга ошар-ошавын, чөнки балаларыбыз чит мәдәниятләр йогынтысында, аңа ияләшеп үсә. Әмма тамашаның асыл максаты да асылга кайтару иде түгелме?! Моның өчен Юха, Дию, Казан, Кабан күле исемнәрен сәхнәдән яңгырату гына җитми. Академия театры сәхнәсендә зурлап куелган тамашада татарлыкның сүздә генә түгел, асылда, түрдә булуы аеруча мөһим.

 

Спектакль өч сәгать дәвам итә. Балалар белән килеп карау өчен кулай түгел бу. Бәяләр дә тешли. Киләсе театр сезонына кадәр бу нечкәлекләрне уйлап, хәл итеп бетерми калмаслар…

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи