ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ЧАРАЛАРЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУГА КЕРЕШКӘНЧЕ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ ЗАРУР!

Фото megamarket.ru сайтыннан алынды
Эч кипкәндә
Кызыл чөгендер, помидор, кишер, болгар борычы, суганны (төгәл пропорцияләр юк, чөгендер генә башка яшелчәләрдән күбрәк булырга тиеш) иттарткычтан чыгаралар да, тоз һәм шикәр кушып пешерәләр, банкага салып, суыткычта саклыйлар. Көненә берничә тапкыр 2-3 әр кашык ашыйлар. Яисә ярты стакан су кушылган 1 стакан сөткә 2 алманы турап, кайнап чыкканнан соң 7 минут пешерәләр дә, ач карынга ашап бетерәләр.
Дүләнә сихәте
Климакс вакытында хәлне җиңеләйтү өчен, дүләнә чәчәге һәм җимешен тигез микъдарда кушып, 3 аш кашыгы катнашманы 3 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр, сөзәләр. Көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1 әр стакан эчәләр. Хәл җиңеләйгәнче шулай дәваланалар.
Гөлҗимеш шифасы
Кандагы шикәр микъдарын киметү өчен, 5 гөлҗимешне изеп, өстенә 1 стакан кайнар су салалар, сүрән утта 5 минут пешерәләр. 4-5 сәгать төнәткәч, сөзәләр. Өчкә бүлеп, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала эчәләр. Дәва курсы – 4-5 атна.
Ялкаулар салаты
1әр банка консервланган татлы кукуруз, ак һәм кызыл фасоль, петрушка, 1 бүлем сарымсак, майонез, сохари кирәк. Суларын түгеп, 3 банкадагы кукуруз һәм фасольләрне кушалар, вак туралган петрушка, уылган сарымсак өстәп, майонез салып болгаталар да, өстенә шакмаклап турап кыздырылган сохари сибәләр.
Биз кечерәя
Зоб (калкансыман биз зураю авыруы) булганда, 1 әр стакан карабодай ярмасы һәм әстерхан чикләвеген иттарткычтан чыгарып, 1 стакан бал кушалар. Атнасына 1 көн буе шуны гына ашыйлар, чәй һәм су эчәргә ярый. Дәва курсы – 6 атна. Калкансыман биз үз зурлыгына кайтмаса, 1 айдан соң курсны кабатларга була.
Стресстан саклану
Бик каты ачу чыкканда, нервланганда, 7 тапкыр рәттән менә бу күнегүне ясарга кирәк. Туры басалар, үкчәләр - янәшә, куллар - аска төшерелгән. Аяк очларына басып, үкчәләрне 5 сантиметрга күтәрәләр, башны артка чөяләр һәм салмак кына сулыш алалар. Берничә минут шулай басып торгач, тагын кабатлыйлар.
Андыз мае
1 өлеш вакланган андыз тамырын 10 өлеш үсемлек маена салып, кояш төшә торган урында 14 көн төнәтәләр, әледән-әле болгаталар. Корчаңгы, экзема, нейродермит булганда, тирегә сөртәләр.
Мандарин-йөзем-чикләвек
Баш мие тамырларын чистарту өчен, һәр иртә 1 мандарин, 7-8 йөзем, 3 әстерхан чикләвеге ашарга кирәк – нәкъ менә шул тәртиптә, кушмыйча һәм пропорцияләрен үзгәртмичә. Моннан соң 20 минут буе ашарга да, эчәргә дә ярамый, аннары 1 стакан салкынча су эчәләр һәм иртәнге аш ашыйлар. Шулай итеп тоташ 3 ай дәвалану яхшы, ярты ел булса да ярый.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала