Миллият сүзлеге

Җаек тар. — Урал елгасының борынгы исеме. Птолемей (я.э.га кадәр II нче гасыр) аны Daiks дип телгә ала, Византия тарихчысы Менандрда (VII гасыр) — Дзайх, Ибн Фазланда — Джайк, Гильом Рубрукта — Daiks/Ягак (1254). Бу төрки атама «киң» («җәенке») мәгънәсенә ия, дип уйлыйлар. Ибн Батута заманнарында бу елганы Олы су дип тә атаганнар, аның аркылы көймәләр өстеннән күпер салынган булган. Җаек шәһәре — хәзерге Уральск. Пугачёв кузгалышын бастырганнан соң, Яик/Җаек елгасының исеме, Екатерина II әмере белән, Урал атамасына алмаштырыла һәм бу патшави гаделсезлек бүген дә дәвам итә.

 

Башкорт телендәге Йайык атамасы рус теленнән алынган (аларда ул Яик дип атала), ягъни башкортлар бу елганы соң белгәннәр булып чыга. Казакъ телендә — Жаик (Акжаик).

Җами җам ф. — Иран хорафатында хәмерне уйлап табучы Җәмшид җамаягы (бокалы), җам-и Җәмшид. Бу тылсымлы җамаякка карап бөтен галәмдәге хәлләрне күреп булган, имеш. Гакыл һәм гыйлемлелек билгесе. Күңел тынычлыгы, күңел рәхәтлеге символы итеп тә карала («Суфичылык серләре»). Суфиларда — хакыйкатьне аңлаганның кальбе. Башкача Җәмшид касәсе дә диләр, шулай ук җам-и җиһани нәгъма дип атау очрый. //Ачып Фәрһад ишекне, эчкә керде, Һәм анда нурлы бер касаны күрде. Ачыклыкта —Кояшның охшашы ул, Кояш түгел, ә Җәмшид касасы ул. Күренә җир үзәге – эч ягында, Тугыз кат күк күренә тыш ягында. Галишер Нәваи.

Җан ф. — Кот, рух; күңел; тын, сулыш; энергия. Аңлатмалы сүзлектә җанга: «…тәнгә тереклек бирә һәм тәннән башка да яши ала дип каралган, тереклек иясенең психик процессларын чагылдырган мәңгелек башлангыч» дигән билгеләмә бирелә. «Җан» сүзе гарәпкә фарсы теленнән кергән. Грек телендә — психе, латинчада — анима, борынгы мисырлылар аны пта дип билгеләгәннәр.

Риваятькә караганда, Аллаһ кеше­ләрнең җанын кисәкчәләрдән яраткан. Бу кисәкчәләр дә үзләренең тәңресе итеп Аллаһны таныганнар, ә Аллаһ алар­га химаясен вәгъдә иткән.

Борынгы татарлар кешенең җанын өрәк дип атаганнар.

Аерым даирәләрдә хатын-кызның җаны булмый, дигән хорафатчыл караш таралган. Ләкин Коръән-Кәримнең «Бал кортлары» сүрәсендә түбәндәге аять бар: «Изге гамәлләр кылган хак мөэминнәр — кирәк ир булсыннар, кирәк хатын булсыннар — аларга хуш тереклек бирербез, вә аларга кылган гамәлләренә бәрабәр әҗерен бирербез» (16:97).

Кешенең җанын Газраил фәрештә ала.

Йокыда вакытта кешенең җаны тәненнән аерылып чыгып китәргә дә мөмкин һәм бу вакытта кеше төш күрә, дип исәпләнелә.

Суфиларда кешенең җаны «бәрзәх» дигән башка дөньяда яши, дигән караш бар. Уңайлы шартлар булганда җаннар үзләре яраткан кешегә төштә яки өндә күренергә мөмкин, имеш.

Ибне Рөшд кешенең җаны үлемсез була алмый, ләкин кешелек үлемсез, коллектив акыл буыннан-буынга күчә, дип санаган.

Әл-Газалиның: «Кеше җанының иң юга­ры функциясе — хакыйкатьне аң­лау», дигән сүзләре билгеле.

Һиндстандагы нәкышбәндия бо­ра­дар­лыгы суфилары кешенең җаны (нәфесе) гадәттә кендек астында урнашкан була, дип саныйлар. Ул сары төстә, имеш.

Урта йөзләр төрки шагыйре Шәм­сетдин: кешенең җаны «өч йөз алтмыш тамырда, түрт йөз кырык сөнгәктә тора», — дип яза. Бу саннарны ул тыйб буенча китаплардан алган булса кирәк.
Борынгы төркиләр җанны кошка охшатып, кеше үлгән вакытта бу кош аның авызыннан очып чыгып китә, дип уйлаганнар. Мәҗүсилек, шаманизм чорында очу/очмак сүзе үлем белән бәйле мәгънәгә ия булган. Җан кеше тәне читлегендәге кош кебек һәм аның бу читлектә (яки савытта) күпме торачагын берәү дә белми. «Тәндә җаным ничә көн миһман икәндер, белмәдем»,—ди Һибәтулла Салихов. «Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы, Шат яратса да җиһанга ят яраткан тәңресе» — бусы Габдулла Тукай сүзләре. Шәйхзадә Бабич җанның «тән зинданын»нан котылып, күккә, асманга очып китүен тели: «Чык, җаным, тән зинданыннан, күккә оч, ямьлән генә, Җиргә төшсен, ал шәфәкътәй алланып, шәүләң генә».

Диалектта җан тарту – тын алу, сулау //Җаннарыбызны тартмый тырабыз инде тилибизырга карап.

Җаным, җаныкаем, җанашым (җан­кай-җанаш) — мәгъшук-мәгъшука­га әй­те­лә торган сүзләр. «Сабыйлар аша җан пакьләнә (дәвалана)» Г.Тукай «Тәнгә — мунча, җанга — юк» дисә дә, балалар өчен иҗат иткән әсәрләре аның да җанын пакьләндергән, дип уйларга кирәк.

Түбәндәге шигъри юлларда исә «җан» сүзе «зат» мәгънәсенә ия: «Җир­дә шул ук таныш тамаша: /Матур­лык­­ны бар итүче белән /Юк итүче җаннар талаша».

«Җан биргәнгә юнь биргән» фразеологизмын Нәкый Исәнбәт түбәндәгечә аңлата: «Бәла-җәфадан арынып чыга алуыңа куанып әйтелгән әйтем. Мәкаль урынында да килә.» Ләкин, күрәсең, хикмәт башкада: биредәге «юнь» сүзе чуашча «җан» («чун») мәгънәсенә ия булыр. Ягъни асылда бу гыйбарә ассимиляция заманнарының бер чагылышы булып, Алла тарафыннан татарга да, чуашка да җан бирелгәнлеген аңлата (тигез хокуклылык принцибы).

Җарык Җолдыз — Тимер Казык йолдызы, Котып йолдызы (Полярная звезда). Җарык/ярук — «Якты» мәгънәсендә. Атама Әстерхан яклары сөйләшеннән.

Җасус г. — Шымчы, күрек; шпик, шпион; яшерен полиция агенты, совет чорында — сексот (секретный сотрудник, кайбер чыганаклардан 1951 елда СССРда мондый «совет җасуслар»ының саны 10 млн га җиткәнлеге күренә). Җасус сүзе рус теленә соглядатай дип тә тәрҗемә кылына. //Мәккә мөш­рикләре Мәдинәдәге мөселманнар арасында коткы-курку таратыр өчен, Нуаем исемле кешене җасус итеп җибәрә. И.Дөнмәз тәфсиреннән. Җасус әл-кулүб — йөрәк шымчысы (суфичылыкта үз күңелеңне, кальбеңне күзәтүгә, контрольдә тотуга карата әйтелә).

Комментарий язарга