Журнал «Безнең мирас»

Lada Granta кемгә эләгер?

“Манзара” спорт-музыкаль премиясен тапшыру тантанасында Татарстан көрәшчеләреннән тыш чит ил көрәшчеләре дә катнашачак. Бу хакта ТР спорт министрлыгының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов “Татар-информ”да әлеге чарага карата багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

“Чит илдән күп көрәшче бу бәйгедә катнашу теләген белдерде. Без алар арасыннан хәзерге вакытта иң көчлеләрен, югары дәрәҗәләргә ирешкәннәрен сайлап алдык. Бәйгедә катнашучы чит ил көрәшчеләренең юл һәм тору чыгымнарын үз өстебезгә алачакбыз, махсус киемнәр бирәчәкбез”, – диде “Манзара” проекты җитәкчесе, продюсер Айдар Шәймәрданов.
Премиядә Казахстан (Эскерхан Осканов), Молдавия (Анатолий Молдован), Үзбәкстан (Голиб Әхмедов), Таҗикстан (Мәхмәт Миров) илләреннән спортчылар катнашачак. Татарстан көрәшчеләре арасыннан Раил Нургалиев, Ренас Кәлимуллин, Булат Мусин кебек көчле көрәшчеләр булачак.
Җиңүчегә чемпион поясы тапшырылачак. 130 кг кадәрге авырлык үлчәвендә барлыгы 32 көрәшче бил алышачак.
“Манзара” премиясен тапшыру тантанасы 2019 елның 19 гыйнварында Казанның цирк аренасында узачак.
“Тамашачыларны бу чарага күбрәк җәлеп итәр өчен, Lada Granta машинасын лотореяга куйдык. Без инде машинаны саткан билет акчасыннан һәм калганын спонсорлардан алабыз”, – диде ТР спорт буенча беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов. Аның сүзләренчә, киләчәктә әлеге төр чараларны уздырганда иганәчеләр күбрәк һәм бүләкләр дә зуррак булачак.
Чыганак: Татар-информ

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру