Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Күзләреңә чумган гына идем...

Күзләреңә чумган гына идем...

Иренеңә кайчан кагылдым даИңнәреңә кайчан сарылдым?Шашкын булдым микән мәхәббәттә,Вулкан булдым микән — ярылдым.Күзләреңә чумган гына идем,Төпкелләргә туры килдемме?Кайгыларның кара урманындаЕшкынлыкк...

Иренеңә кайчан кагылдым да
Иңнәреңә кайчан сарылдым?
Шашкын булдым микән мәхәббәттә,
Вулкан булдым микән — ярылдым.
Күзләреңә чумган гына идем,
Төпкелләргә туры килдемме?
Кайгыларның кара урманында
Ешкынлыкка барып кердемме?

Әле генә куеныңда идем,
Дуенында идем сөюнең...
Газап күрмәгәннәр белми булыр
Кайгылардан кара көюне.
Иңнәреңә кайчан сарылдым соң,
Иренеңә кайчан кагылдым?
Ялгызлыкка бирмәс өчен җанны
Җырларыңа төрдем, кабындым.
Эльмира Шәрифуллина 
Фото: pixabay
#Эльмира Шәрифуллина #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи