Кемнәр соң без – татарлар?

img448

(Ахыры. Башы журналның №2, №3, №4 саннарында )

Үзгә караш

Абруйлы галимебез Мәсгуд Гайнетдин чыгарган «Мәңгетоныкланмас көзгебез» атамалы китапта (ТКН, 2006) борынгы тарихка кагылышлы «Көнчыгыштан тәре яулары» дигән күләмле фәнни хезмәт урын алган. (Автор «хач» урынына күнегелгән «тәре» сүзен кулланган. Гәрчә «крес­товые походы» гыйбарәсе «хач яулары» дип аталырга тиеш иде.Бездә «икона» – «тәре» белән «крест» – «хач» мәгънәләрен бутау канунлашкан шул инде, кызганыч.) Аурупа илләре йөзәр ел буе нәсара булмаган илләргә әледән-әле һөҗүм ясап, аларны талап көн күргән, мөселман халыкларын юк итәргә теләгән. Бусы мәгълүм. Ләкин Көнчыгыштан – будда, тәңре, ислам, шаман динле халыклар тарафыннан Аурупага хач яулары ябырылганы турында белүчеләр бик сирәктер.

Мәсгуд Гайнетдиннең бу китабы – татар мохите өчен генә түгел, бөтен Русия, бөтен Аурупа, бөтен дөнья өчен гаять әһәмиятле хезмәт. Укып чыкканнан соң аңларсыз: бөек Чыңгыз һәм Бату ханнарның яулары – Көнчыгыштан килгән хач сәфәрләре икән! Юкса, алар һич кенә дә кычкырып торган христианнарга охшамаган. Шул ук вакытта, аларның несториан юнәлешендәге (мит­раизм) нәсаралар икәненә дә тарихта дәлилләр юк түгел. Әлбәттә, галим Мәсгуд әфәнде бу материалларны фараз, гөман шәкелендә китерә, ләкин аның тикшеренүләрендә мантыйк аксамый. «Гомумән алганда, Үзәк Азия күчмәләре арасында христианлык IV-V гасырларда тарала башлый», – дип яза ул («Көнчыгыштан тәре яулары», 8 нче бит). Элгәрерәк Л.Н. Гумилёв та шул турыдарак искәрткән: «Бу төбәкләрдә VIII гасыр урталарына җиде епископлыкны берләштергән православ Хәзәр-Хәрәзм митрополитлыгы оетырыла» («Древняя Русь и Великая степь», 163 бит).

Иерусәлимгә хач яулары башланган чорда Урта һәм Үзәк Азия халык­лары арасында (ХII-ХIII йөзләрдә) нәсаралыкның киң таралганлыгы турында мәгълүмат күп.

Аурупаның берләшкән хәрби куәт­ләре Иерусәлимдә аерым христиан католик дәүләте коруга ирешә. Ләкин мө­селманнар тарафыннан каршылык та көчле була. Идел буенда туып үскән мәмлүк баһадиры (бүгенге татар-нугайларның борынгы бабасы) Бәйбарс хач яуларына каршы аяусыз каты көрәш башлый. Күп уңышларга ирешә. Иерусәлимдәге христиан дәүләтен саклап калырга егәрләре калмаган яугирләр көнчыгыш диндәшләренә өмет баглый…

Алга таба автор Чыңгыз ханның христиан анадан тууы, шуның аркасында гаиләдән куылулары, Ясүгәй баһадурның татарлар тарафыннан түгел, үз туганнары кулыннан агулап үтерелүе, Тимучинның Чыңгызга әверелүе өчен христиан кәраитларның үҗәт рәвештә тырышканлыгы турында да ышандырырлык дәлилләр китереп яза. «Татар-монгол яуларының Көнбатыш христиан (католик) дөнья­сы белән бәйләнеше Батый дәве­рендә тагын да калкурак чагыла. Хәтта аның маршруты да инде Рим папалары һәм герман императорлары арасындагы мөнәсәбәтләр белән турыдан-туры бәйләнгән. Мәгълүм булганча, Х гасырлардан (Оттон Бе­рен­че вакытыннан) бирле, герман императорлары белән Рим папалары арасында Аурупа илләрен кул астына алу өчен каты ызгыш барган… 1230 елда Папа гаскәрләре тар-мар ителә. Ләкин моны Папаның капитуляциясе дип уйларга һич ярамый. Бу чорда Рим папалыгындагы корольләр императорларны тезләндерерлек көч-кодрәткә ия була. Икеләнерлек урын юк. Григорий IХ да үзен җиңелгәнгә саный алмый, баш бирмәгән императорны ул тәре яуларының «икенче фронты» – дәһшәтле монгол яулары тоягы астында юк итәргә карар кыла. Бу яңа монгол явының оештыру «штабы» да, Чыңгыз ханныкы кебек үк, Үзәк Азия була. Анда 1235 елда гомум монгол корылтае үткәрелә, яу башлыгы итеп Җучиның олы улы Урда Ичен билгеләнә, тик бу дәрәҗәне ул энесе Батыйга тапшыра», – дип ташка баса Мәсгут әфәнде («Көнчыгыштан тәре яулары», 25 бит).

Шулай итеп, Чыңгыз һәм Бату яуларының Рим папасын герман императорлары дәһшәтеннән коткарырга оештырылган кампания икәненә ышана башлыйбыз. Нәтиҗәдә, Чыңгыз­ның мөселманнарга карата кайнаган нәфрәте дә, Батуның урыс чиркәүләрен ясактан азат итүе дә гайре табигый гамәлләр сыман тоелмый.

Таркалу

Ярый, әлеге ике хан ярым тәңрече, ярым шаманчы, ярым нәсара булган, ди, шуңа күрә алар «көндәш» диндәгеләрнең шәһәрләрен җимергәннәр, ди. Әмма Аксак Тимер (Тимерләнг, Тимур) үзе исламда килеш тә Чыңгыздан арттырып мөселман илләрен тар-мар итә, шәһәрләрен җир белән тигезләп, ясмык чәчтерә, үзбәкләрне кыра, болгар-татарларның калаларын юкка чыгара, фарсыларны пыран-заран китерә. Моны ничек аңларга соң?

Аксак Тимер, Чыңгыз хан кебек үк, үзен Аллаһ химаясендәге хаким дип хисаплый. Дәште-Кыпчак аша узган христиан сәяхәтчеләре (җасуслары) мөселманнарны, түркләрне үзара талаштырып, Аурупаны афәттән саклап калу белән мәш килә – болары да, ихтимал, хач яуларының дәвамыдыр.

Тимерләнгнең иң куәтле чагында Аурупа илләреннән (аеруча Испаниядән) илчеләр бик еш килә башлый, алар озаклап, айлар-еллар буе әмир янында бөтерелә, сыйлана. Боларны сәяхәтче-илче дип кенә уйлау – беркатлылык, әлбәттә. Алар – Аурупаның шымчылары да була әле.

Мамай мирзаның зур чирү туплап 1380 елда Мәскәүгә һөҗүм итүендә дә нәсара җасусларының өлеше юк, дип кем әйтә ала? Тарихка «Куликово сугышы» дип кереп калган бу яу Туктамыш хан рөхсәтеннән тыш башкарыла. Мамай җиңелә, Кырымга кача. Аны хәзерге Шәехмамай авылында үзенекеләр үк үтерә. Мәскәү тарихчылары бер-берсен куәтли-куәтли «Куликово сугышыннан соң Дмитрий Донской Мәскәүне татарлар золымыннан коткарды» дип яза. Хаталаналар! Әллә тарихны белмичә, әллә белеп юри шулай эшлиләр. Беренчедән, бу бәрелеш Алтын Урда белән Мәскәвия арасындагы зур сугыш булмый. Икенчедән, аннан соң да Мәскәвия элеккечә Алтын Урдага ясак түләвен дәвам итә. Өченчедән, әйткәнемчә, Мамай үз белдеклеге белән генә Мәскәүгә яу чаба. Аның ил исеменнән гамәл кылырга хакы булмый. Чынлыкта, Дмитрий Донской Туктамышка булыша, ул «террорист» Мамайны акылга утырта! Дүртенчедән… әлеге яу булганмы әле, булмаганмы – билгесез! Урыс тарихчылары үзләре дә бу сорауга тәгаен җавап таба алмый изалана. Һәрхәлдә, булса да, мәмләкәт эчендәге кечкенә низаг була ул. Артыгы түгел!
Шушы заманда Ауразиядә кодрәтле өч дәүләт барлыкка килә: Алтын Урда, Әмир Тимер солтанаты, Төркия. Алтын Урда эчке каршылыклардан тетри башлый, Идегәй мирза белән Туктамыш ханның аралары бозыла, алар икегә аерыла, икесенең дә икешәр йөз мең кылычы була. Төркия куәтләнә. Әгәр дә түркнең шушы дүрт баһадиры, дүрт йод­рыгы берләшеп, Аурупага бәреп керсә, бүген Аурупа татарча сөйләшеп яшәр иде. Ләкин дүрт түрк, дүрт йодрык, дүрт кодрәт берләшә алмый, дошманлаша. Аларның дошманлашуында, үзара орышуында чит ил җасусларының да кулы уйный. Аксак Тимер Туктамышны пыран-заран китерә, Төркияне җиңеп, Баязид солтанны әсир итә. Аурупа түрк-татарлар явыннан котылып кала һәм… Аксак Тимер янында утырган испан илчесе Клавихо дүрт Аурупа иленең ордены белән бүләкләнә. Алтын Урда таркала, вакланып бетә: Себер ханлыгы, Әстерхан ханлыгы, Кырым ханлыгы, Казан ханлыгы, Касыйм ханлыгы… Ләкин хәтта бу ханлыклар егылгач та, татар халкы кул кушырып утырмаган, көрәшкән, сугышкан, тартышкан!

Еллар ни сөйли?

Әйдәгез, тарих җәдвәленә багыйк. Бу җәдвәлне мин НКВДның дымлы базында атып үтерелгән атаклы тарихчыларыбыз Һади Атласи, Михаил Худяков һәм төрек галиме, татар кешесе Надир Дәүләтнең (аның атасы да Ежов-Ягода-Берия җитәкләгән «оешма» тарафыннан «фаш ителә») фәнни хезмәтләренә таянып төзедем.

1229. Урыс ушкуйникларының Казанны өзлексез талауларыннан туеп, Казан кешеләре кенәз Юрий Васильевичка илчеләр юллый, бер-берсенә яу чапмаска килешү төзиләр.

1230. Элгәреге килешүне бозып, урыслар Казанга сугыш башлый. Әмма Казан талаучыларга каршы тора. Бу сугышта урыс яугире Авра Авралин һәлак була. Татарлар аның мәетен Владимир шәһәренә алып китәргә рөхсәт итә.

1374. Дошманнар туксан сугыш көймәсендә («ладья» дип аталган бу көймәгә алтмыш сугышчы сыйган, димәк, җәмгысе биш мең дүрт йөз сугышчы) Казанга һөҗүм итә. Казан түрәсе юлбасар-ушкуйникларның башлыгына 300 тәңкә биреп, Казанны җимерелүдән саклап кала. Акчаны алгач, юлбасарлар икегә бүленә һәм яр буендагы татар калаларын таларга китә. Илле көймә елганың бер ягын, кырык көймә елганың икенче ягын «кырып» барырга килешәләр, Сарай шәһәрен, Идел-Чулман буендагы тыныч халыкны талыйлар.

1375. Кострома каласындагы урыс гаскәре Казанга яу чаба, шәһәргә бәреп керә һәм бөтен байлыкны талап алып китә.

1376. Бу кышта бөек кенәз Дмитрий Суздальский ике улын – Василий белән Иванны – Дмитрий Волынский җитәкчелегендә Казанны таларга җибәрә. Ул чакта Казан Хөсәен белән Мөхәммәт атлы ханзадәләр идарәсендә була. Алар урысларга контрибуция түләү мәҗбүриятендә кала.

1391. Ушкуйниклар Казанга һөҗүм итә.

1395. Кенәз Юрий Дмитриевич Казанны хәрабә хәленә җиткергәнче җимерә, талый. Бу яудан соң Казан 40 ел буе мантый алмый.

1398. Бөек кенәз Василий Дмитри­е­вичның энесе Юрий Казанга яу чаба.

1399. Кенәз Василий Казанга һө­җүм итә. Бик күп кешеләрне коллыкка алып китә.

1408. Гыясетдин Казан тәхетенә хан булып утыра. Аның идарәсе 1425 елгача дәвам итә. Күптән түгел генә Казаннан 50 чакрым ераклыктагы Хәерби авылында яшереп күмелгән хәзинә таптылар. Хәзинәдә алтын-көмеш акчалар. Алар 1408-1420 елларда Гыясетдин исеме белән сугылган. Бу хәзинә хуҗасы тарафыннан беркайчан да кузгатылмаган. Димәк, Казан һәрвакыт юлбасарлар талавыннан куркып яшәгән.

1425. Казан тәхетендә – Тимерләнг тарафыннан тереләй яндырып үтерел­гән Габдулланың (Болгарның соңгы ханы) улы Алибәк. Бу чорда Мәскәү белән Новгород өзлексез рәвештә Казанга һөҗүм итеп тора.

1429. Ул вакытның иң куркыныч явы шушы елда була. Ләкин дошман җиңелә һәм кача башлый. Алибәк урысларны Костромага кадәр куа китә.

1445. Алибәк Алтын Урда кешеләре тарафыннан үтерелә. Мәскәү гаскәре кенәз Василий җитәкчелегендә Казан туфрагына басып керә. Ләкин Казан ханы Олуг Мөхәммәт яуга каты каршы тора, татарлар дошманны тар-мар китереп ташлыйлар. Василий яралана, әсир төшә. Олуг Мөхәммәт хан аны дәвалап Мәскәүгә кайтарып җибәрә.

1468. Мәскәү кенәзе Иван Өченче Казанга яу белән килә.

1469. Иван Өченче кенәз Константин Беззубов җитәкчелегендә Казанга яу чаба.

1477. Мәскәү кенәзе Иван Казанга һөҗүм итә. Ибраһим хан дошман гаскәрен куып тарата.

1487. Мәскәү Казанга һөҗүм итә. Дошман гаскәре Казанны ала, талый, яндыра, күп кешеләрне коллыкка алып китә.

1489. Мәскәү Казанга яу чаба.

1497. Урыс гаскәре, Мәскәүдә тәр­бия­ләнгән Мөхәммәт Әминне Казан тәхетенә утырту сылтавы белән, Казанга керә.

1500. Нугай гаскәрләре Казанга һө­җүм итә.

1502. Мөхәммәт Әминне яңадан Казан тәхетенә утырту сылтавы белән Мәскәү гаскәре кабат Казанга керә.

1506. Бөек кенәз Василий Казанга һөҗүм итә. Ләкин Казанны саклаучылар каты тора, дошман кире чигенә.

1521. Урыс гаскәрләре белән Казан капкасы янында сугыш.

1523. Урыс гаскәрләре белән Казан капкасы янында сугыш.

1524. Урыс гаскәрләре белән Казан капкасы янында сугыш.

1530. Урыс гаскәрләре белән Казан капкасы янында сугыш. Дошман явы капкаларны җимереп кала эченә уза. Талау-кыйнау, коллыкка алу башлана.

1546. Мәскәү илбасарлары Казан туфрагына басып керә.

1548. Кансыз Иванның Казанга һө­җүме.

1549. Кансыз Иванның Казанга һө­җү­ме.

1550. Кансыз Иванның Казанга һө­җүме.

1551. Кансыз Иванның Казанга һө­җүме.

1552. Кансыз Иванның Казанга һөҗүме. Башкалабыз алына. Шә­һәрләр, мәһабәт биналар җимерелә, ир-атлар кырыла, йөзәрләгән, меңәр­ләгән затлы хатын-кызлар әсир төшә, Сөембикә китапханәсе юкка чыгарыла, гөлбакчалар тар-мар ителә. Казан ханлыгы хәзинәсе уналты корабта Мәскәүгә озатыла.

1553. Сөембикәнең энесе Гали Әк­рам ханзадә җитәкчелегендә баскыннарга каршы сугыш. Бу сугышта Гали Әкрам һәлак була.

1554. Мәмеш Бирде җитәкчелегендә баскыннарга каршы баш күтәрү, аның рәхимсез рәвештә бастырылуы.

1555. Баһадирлар Кәнәбәк белән Курман Али, Колай һәм Чәбәк мирзалар җитәкчелегендәге гыйсьян (баш күтәрү). Боларның барысы да азатлык өчен көрәштә һәлак була.

1556. Дәүләкәй мирза җитәкче­ле­гендәге гыйсьян. Рәхимсез рәвештә бастырыла.

1557. Әхмәт баһадир җитәкчеле­гендәге гыйсьян. Баш күтәрүчеләрнең барысы да һәлак була, исән кал­ганнарның башларын чаптыралар. Михаил Худяков язганча, 1553-1556 еллар арасында миллионнан артык татар үтерелә.

1572. Татар гыйсьяны. Бастырыла.

1573. Татар гыйсьяны. Бастырыла.

1582. Татар, чуаш, чирмеш халык­ларының уртак гыйсьяны. Рәхимсез рәвештә бастырыла.

1606. Иван Болотников җитәкчеле­гендәге гыйсьян. Аның гаскәрендә бик күп ризасыз татарлар да була.

1615. Җан Гали җитәкчелегендә баш күтәрү. Җан Гали урыслар тарафыннан әсир алына, асып үтерелә. Ләкин ул кузгаткан гыйсьян 1629 елгача дәвам итә.

1662. Хөсәен Карачура җитәкчеле­гендәге гыйсьян.
1670-1671. Степан Разин җитәкчелегендәге гыйсьян. Аның гаскәрендә бик күп татар сугыша.

1682. Тилекәй Сәгыйть җитәкчеле­гендәге гыйсьян.
1705. Алдар Күчем җитәкчелегендәге гыйсьян.
1707-1709. Кондратий Булавин җитәк­челе­гендәге гыйсьян. Аның урдасында татарлар бик күп була.
1735. Акай белән Абдулла батыр җитәкчелегендәге гыйсьян.

1736. Йосыф Арык белән Җиһанбай җитәкчелегендәге гыйсьян.

1742. Казан губернасындагы 418 мәчет вәхшиләрчә җимерелә.

1755. Батырша (Габдулла Гали) җитәкчелегендәге гыйсьян. Төрмә сакчылары белән сугышканда үтерелә.

1773-1775. Пугачёв явы. Гаскәренең 80%ын татар, башкорт, чуаш тәшкил итә.

1778. Татар гыйсьяны. Бастырыла.

1885. Сөләй батыр җитәкчелегендәге гыйсьян.

1896. Татар гыйсьяны.

1918-1922. Урта Азия империягә «кайтарылганда» татарлар күпләп һәлак була.

1930-1940. Сталин тарафыннан иң галим татар интеллигенциясенең юкка чыгарылуы.

1941-1945. Фашистларга каршы сугышта иң алгы сафта татарлар күпләп кырыла.

1944. Татарларның Кырымнан куылуы. Юлда яртысының һәлак булуы.

Менә нинди безнең тарих! Шуларга өстәргә мөмкин: 1954 елда Тоцк янында ике атом бомбасы шартлый, якындагы татар авыллары юкка чыга, исән калганнары нурланыштан гарипләнә; 1983 елдан алып атаклы татар шәхесләренә бәйле биналар җир белән тигезләнә, хәтта Тукай яшәгән кунакханә дә җимерелә! Калмасын тарих, калмасын хәтер! Яңа гасырның унынчы елларыннан башланган афәтләр: татар мәктәпләренең ябылуы, Татарстан радиосының юкка чыгуы, татар матбугатының буылуы һ.б., һ.б.

Бүген

Дәүләтчелеген югалтканнан соң татарларга 63 мең квадрат җир бүленеп бирелде, шунда Татарстан җөмһүрияте төзелде, әмма күпчелек милләттәшебез (2/3) читтә калды. Чуашстан, Мари Иле, Удмуртия, Башкортстан, Кырым, Себер, Урта Азия, Пенза, Урал киңлекләрендә мәктәпсез, милли автономиясез гомер кичерергә мәхкүм халык без – татарлар! Татарстанда калган татарларның да хәле шәптән түгел. Ана теленең кысыла баруы гына да ни тора!

Гомер буе интернациональлекне берьяк­лы гына аңлый килдек. Сүз дә юк, без, чыннан да, интернациональ халык: урыс милләтен сөябез, аларның телен беләбез, җырларын җырлыйбыз, тарихын, йолаларын ихтирам итәбез… Әмма ни өчендер алар безнең телне, гореф-гадәтләрне белми, белергә дә теләми. Толерантлык, дип күкрәк төябез! Әмма толерантлыкның икенче мәгънәсе дә бар: ул – авыруларга каршы торучы көчнең зәгыйфьләнүе, иммунитет системасының какшавы…

Борынгы бабаларыбыз дәүләт арты дәүләт корган. Ә бүген ни? Русиядә сан ягыннан икенче урында торган халык үзе теләгән имляны да куллана алмый! Латин алфавиты Русиянең бөтенлегенә зыян китерә, имеш! Сафсата! Татарлар Русия эчендә дүрт йөз ел гарәп хәрефендә язганнар, аңа карап империя таркалмаган; татарлар ун ел буе СССР эчендә латин шрифтын кулланган, аңа карап СССР хәлсезләнмәгән, киресенчә, ныгый гына барган; инде татарлар янә латинга кайтсалар, Русия җимереләчәкмени? Юк! Киресенчә, халыкларга тигез хокук­лар бирелгән очракта, алар Мәскәүгә рәхмәтле генә булачак, уртак ватаннарын гөлбакча итәр өчен бернинди куәтен кызганмаячак. Тарихта моның мисалы булмады түгел: Әби патша дин иреге, мәчетләр кору, Коръән, китаплар чыгару турында фәрман биргәч, Русиягә тагын да теләбрәк, яратыбрак хезмәт итә башламадыкмыни? Инде татар телен илкүләм икенче дәүләт теле итеп тә игълан итсәләрме… Утопия, дияргә ашыкмагыз! Ана телебез дөньядагы иң күп, иң актив кулланыла, иң җиңел өйрәнелә торган ундүрт тел арасына кергән икән, нишләп аның Русиядә рәсми статус алырга хакы булмасын? Финляндиядә 300000 швед яши. Шуңа да карамастан, швед теле дәүләт теле дәрәҗәсендә. Ә без, татарлар, рәсми мәгълүматлар буенча гына да, Русиядә биш миллион ярым хисабында йөрибез! Ләкин бу бик шик­ле саннар. Чөнки Тукай Идел буе татарларын 10000000 кеше, дип яза (1985 елда чыккан биш томлыгы, дүртенче том, 208 бит). 1911 елда Идел буенда гына да шулкадәр булсак, әле татарлар күпләп яшәгән Урал, Себер, Казакъстан, Үзбәкстан, Кырымны да кушсак… түгәрәк кенә, матур гына сан килеп чыгар иде. Ким дигәндә биш миллион татар күз алдында юкка чыккан! Кая киткән алар? Үрчер, артыр урында? Моны ничек аңлау-аңлату мөмкин икән? Бәлки, 100 ел эчендәге сугышларда татарлар иң алгы сафта сугышып, күпләп кырылганнардыр? Әллә татар ирләре гайрәтсезме? Татар хатыннары кысырмы? Юк, татар гаиләсендә 3-5 бала иде, югыйсә! Ярар, Тукай ялгышсын да, ди. Рәсми саннар ни күрсәтә анда? Надир Дәүләтнең «Русия төркиләренең милли көрәш тарихы» китабына мөрәҗәгать итик, автор 363 биттә «1897 елдагы халык санын алу нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Русиядә 2500000 татар яшәгән», дип яза. Русиядә гомер кичергән үзбәкләр 1897 елда 1837240 кеше тәшкил иткән. 1939 елда аларның саны – 5000000. Соңгы җанисәп күрсәткечләре буенча, 20000000га җиткәннәр! Казакъларда да шул ук хәл. Ә татар 5000000, имеш… Монда ниндидер хата, ялгыш бар сыман!

Башкалар күзлегеннән

Татарлар (әлбәттә, карасөякләр) урыс мещаннары кебек ук, йодрык уйнатырга ярата. Язын яисә көзен, һава торышы матур чакта, кичкә таба, сугышчылар Кабан күле буена җыела. Татарлар тамак ертып кычкыра-кычкыра урысларга ташлана, бу бәрелештә чырайлар җимерелмичә калмый. Мин мондый сугышларда татарларның урысларга караганда өстен икәнлеген игътибарга алдым…

Карл Фукс

Өйгә кайта торган юл яңа гына сөрелгән кара җир аркылы уза… Җир яхшы сөрелгән һәм туфрак өстендә бер генә үсемлек тә, бер генә үлән дә күренми – аяк асты кап-кара… Алдарак, юлның уң тарафында, ниндидер куакчык күренә. Якынрак килгәч, әле генә йолкынып ташланган «татарин»ны күрдем… Куакчыкны арба тәгәрмәче изеп узган, әмма ул әле һаман исән калкырга маташа, янтаеп торса да, тураерга тырыша. Гүя аның бер кисәк тәнен умырып алганнар, эчәкләрен актарып чыгарганнар, кулын өзеп ташлаганнар, күзен чокып чыгарганнар. Ләкин ул барыбер тора. Һәм тирә-ягындагы туганнарын кырып салган көчкә буйсынмый.

«Ай-һай, нинди гайрәт! – дип уйладым мин. – Бәндә бөтен нәрсәне һәлак иткән, миллион үсемлекләрне юкка чыгарган, ә бусы әле һаман да бирешми».

Лев Толстой

Икенче Бөтендөнья сугышында татарлар чиксез батырлыклар күрсәтте. Сугыш елларында Советлар Союзы Каһарманы булган совет сугышчылары арасында татарлар сан ягыннан өченче урынны алып тора.

Татарстан АССР тарихы

Татарстан егетләре арысланнардай сугышалар.

Иван Конев,
Советлар Союзы маршалы

Карт солдат буларак, мин сугышчы һәм командир татарларны күп күрдем һәм һәрвакыт аларның сугышта нык торуларына, тимердәй ихтыярлы булуларына соклана килдем.

Родион Малиновский,
Советлар Союзы маршалы

Кулга-кул килеп сугышканда татар ачулы. Һәм немец ефрейторы Рудольф Вольгангның үз кардәшләренә зарлануы юкка түгел: «Монда безгә каршы татар күп куелган. Болар шашкан халык һәм мин татар белән хәтта төшемдә дә очрашырга теләмәс идем».

Илья Эренбург

Шуңа өстәп нәрсә әйтәсең? Мәка­ләне сөекле шагыйребез Габдулла Тукай сүзләре белән тәмамлыйк.

Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез.
Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк?
Хаккыбыз уртак ватанда шактый ук!

 

 

Комментарий язарга