Кемнәр соң без – татарлар?

Чыңгыз ханның нәсел байрагы – ак җирлек уртасында тырнаклары белән кара карга тоткан карчыга сурәтле, тугыз чуклы, сөңге саплы, ат койрыгы тагылган туг.

Уникенче йөздә Көнчыгышта көчле Чин (Җин, Цзинь) империясе барлыкка килә. Аны «Алтын (Алтаң) дәүләт» дип тә йөртәләр. Чиннар белән бөрҗигин нәселле монголлар арасында еш кына сугышлар булып тора. Монголларның башлыгы Кабул (Хабул), Чин сараена килгәч, бәхәс чыгып, императорның сакалын учлап тота да үзенә тарта. Урта гасырларда ир кешенең (бигрәк тә илбашының) сакалына йогыну – илнең чикләрен бозып, сугыш башлауга бәрабәр санала. Бу эшкә хан ничек җөрьәт иткәндер, билгесез, әмма ул исән-сау килеш ватанына кайтып китә. Аның бу гамәле гасырлар буена зур батырлыкка тиңләнә, оныклары, торыннары озак вакыт:

– Безнең бабабыз Чин патшасын сакалыннан сөйрәп йөргән, – дип мактана.

Кабул ханның углы Бартан була.

Бартан баһадирның углы Ясүгәй була.

…Ясүгәй бервакытны атына атланып, өйрәтелгән ау кошы – сапсан белән ауга чыга. Юлында дөягә җигелгән, бик бай бизәлгән ике тәгәрмәчле туй арбасы очрый. Баһадир арбаны саклап баручы Җиләдүне (күршедә җәйләү тоткан мәркит кабиләсе башлыгының төпчек энесе) танып ала. Җиләдүнең яшь кәләшен үз ыруына алып кайткан чагы була. Ясүгәй баһадир арбага корылган күләгәле чатыр астында утырган искиткеч гүзәлне бер күрүдә ярата. Кызның кайсы кабиләдән икәнлеген тану һич тә кыенлык тудырмый: киемнәре, бизәнгечләре аның Көнчыгыш тарафтагы татарларга якын җәйләүдә тормыш кичерүчеләр токымыннан булуын күрсәтә. Сунарын да онытып, Ясүгәй өенә томырыла. Ике кардәшен ияртеп, туй арбасын куа чыга. Җиләдү өч батырга каршы сугышырга куркып, яшь хатынын ташлап кача. Шулай итеп, Оялын исемле (Оэлун, Хелун) бу кәләш Ясүгәйнең хатынына әверелә. Аңа өйләнеп, беркадәр гомер бергә яшәгәч, баһадир татарларга каршы яуга китә. Сугышта алты ай вакыт уздырып, кире кайтканда, Оялын аны көмәнле килеш каршылый.

…Бикә тулгаклый башлагач, тирмәгә кендекче хатын керә. Бәбине кабул иткәч, яңа туган сабыйның йодрыгында оешкан кан кысылганына игътибар итә. Кендекче хатын баланың аягын-кулын, башын-күзен барлап чыкканнан соң әйтә: бу сабыйны алда хыянәтләр, аннан соң зур җиңүләр көтә, ди. Бәбине юындырып, елкы мае белән майлап, куй тиресенә төрәләр, биләүлиләр.

Булачак Чыңгыз хан шул рәвешле 1155 елда дөньяга килә.

Исемме, кушаматмы?

Дошманнарын җиңгәч, Ясүгәй Тимучин атлы татар юлбашчысын әсир ала, аны өенә алып кайта. Монголларда җиңелгән көндәшеңнең исемен үз углыңа кушу йоласы була. Ясүгәй дә бу гореф-гадәткә тугрылык саклый.

Тимучин исеме хакында төрле фаразлар бар, аны монгол теле аша да, кытай теле аша да аңлатырга тырышып карыйлар. Бәгъзеләре (мисал өчен, XIII гасыр голланд сәяхәтчесе Рубрук) «Төмөрҗын» (Тимерҗан), «Төмөрчин» (Тимерче) кебек татар сүзләре аша аңлата. Инглиз тарихчысы Җаһн (Джон) Мэн: «Фарсыча чыганакларда Тимучин исеме «Темурҗин» рәвешендә языла», – ди. «Тимерче» икән, ни өчен ул исем [р] авазыннан башка «Тимучин» булып яши соң?» – дигән сорау туа. «Чөнки, – ди Җаһн Мэн, – монгол исемнәрендә [р] авазы гомумән юк».

Көннәрдән бер көнне Ясүгәй, ха­ты­нының ата-анасына барып, үзара аң­лашырга, дуслашырга, туганлашырга, алай гына түгел, сигез яшьлек Тимучинны берәр кызга өйләндерергә дә уйлап, сәфәргә чыга. Әмма ерак җәйләүгә барып җитә алмый, юлда башка бер кабилә очрап, бу кабилә башлыгы Дәйнең Бөртә (Бортэ, Бөртәй, Бүртә, Буртә) исемле тугыз яшьлек кызы барлыгы ачыклана. Ясүгәй углына шуны кодалый. Ике ата туганлашырга ант эчә. Булачак ха­тынына ияләнә торсын, дип атасы Тимучинны Бөртә янында, кодасы Дәй йортында калдырып кайтып китә.

Кайтканда ул дошманнары белән очраша. Дала кунакчыллыгы кушкан­ча, татарлар юлчыны киез йортка чакырып кертә, бәйрәм ясый, сыйлый һәм, кайбер тарихчылар раслаганча, эчемлегенә агу куша. Бу – фараз гына. Бәлки, Ясүгәй алдан ук хаста бул­гандыр, артык сыйланып, авыруы көчәйгәндер, дип әйтүчеләр дә бар. Ләкин шунысы хак: өенә кайтуга, Ясү­гәй үлем түшәгенә ава. Озак та узмастан, Оялын үзенең дүрт баласы, асрауга алган ике ятиме белән тол кала. Ясүгәйнең ыруы ятим гаиләне калдырып үзгә урынга күчеп (качып) китә, һичнинди ярдәм кылмый.

Тимучин анасы ярдәмендә барыбер акрынлап фәкыйрьлектән чыга, аягына баса, өлгереп җитә…

Тимучин ярәшелгән кызына өйләнә. Әмма озак та узмый, мәркитләр Бөртәне урлап кача. Хатынын әсирлектән коткару чараларын күрсә дә, Тимучин теләгенә ирешә алмый. Берничә ай уза. Ниһаять, Тимучин үзенең баһадир егетләре белән мәркитләрнең эзенә төшә, җәмәгатен коткара – дөрес, бу вакытка Бөртә йөкле була инде. Бе­раздан ул тәүге углын таба. Аңа Җучи исеме бирәләр (Риза Фәхреддин Җуҗи, Җаучы, Җулчы нөсхәләрен дә китерә). Җәйләүдә: «Булачак ханның беренче углы үзенеке түгел икән, ул мәркит юлбашчысының баласы икән», – дигән сүз тарала. (Киләчәктә Тимучинның башка угыллары да Җучины: «Син башка атадан!» – дип, җай чыккан саен төрттерә торган була.

…Олы яшькә җиткәч, хатынна­рының берсе Ясуй Чыңгыз ханга әйтте:

– Гәүдәң карт вә корымыш бер агач кеби шатырдап җиргә ауган заманда халкыңны кемгә әманәт итеп калдырачаксың? – диде.

Чыңгыз хан хатынын бик яхшы аңлый иде. Йола буенча тәхеттә аның иң олы углы калырга тиеш: Җучи! Ләкин икенче углы Чыгытай кискен рәвештә каршы килде:

– Хан атабыз! Син безне шушы мәркит нәҗесенең кул астында калдырмак буламсың? – диде.

Җучи әйтте:

– Хан атабыз минем сездән аермалы булганымны һичбер вакыт әйтмәде! Син үзең нәҗес! – диде…

Ике туган бер-берсенең якасына ябыша. Богурчы (Бавырчы), Мукхали һәм Көкчү (Күкчә) шаман бәхәсчеләрне аера. Чыгытай сабырлана да:

– Ярар, мин Җучи белән бергә! – ди. Үгәдәй батыр да Җучины яклап сөйли.)

Ләкин Тимучин хатынын битәрләми, яратудан туктамый, Җучига кырын карамый. Бәлки, бөек хан Җучиның үз баласы булуына шикләнмәгәндер?! Җучи аның иң ышанычлы ярдәмчеләренә әверелә, зур дәрәҗәләргә ирешә. Чыңгыз хан аңа Иртыш елгасыннан алып Урал тауларынача туфракларны, Уралдан алып көнбатышка таба барлык җирләрне бүләк итә. Ул өлкә хәзер Олуг Олыс (Алтын Урда) буларак мәгълүм. Җучи үзенә бирелгән җирләрнең Каракорымнан (Монгол иле мәркәзеннән) бик еракта урнашуы сәбәпле, атасы янына сирәк кайта. Зур үҗәтлек белән үзенең дәүләтендә тәртип урнаштырырга алына. Кыпчак ягын үз итә.

1221 елда Чыгытай белән Җучи гаскәрләре Үргәнечне (Гүргәнеч) чолгап ала. Чыгытай шәһәрне җимереп, халкын таларга ниятли. Җучи аңа каршы төшә, кирмәннең төзек килеш саклануын тели (чөнки бу бай кала аның булачак ханлыгы туфракларында салынган). Нәтиҗәдә, бәхәс аркасында шәһәр алынмый кала. Чыңгыз ике углы арасындагы гауга турында ишетеп, өч гаскәр башына да Үгәдәй ханзадәне җибәрә һәм Үргәнеч тар-мар китерелә.

Җучиның бу кыланмышлары турында Чыгытай атасына:

– Ул синнән аерылып, үзбаш ханлык корырга йөри, – дип әләкли. Җучи үзенең яраннарына: «Акылдан язган ул! Чыңгыз шулкадәр халыкларны, җирләрне харап итте. Шуңа күрә, аны ау вакытында үтерергә дә, мөселманнар белән берләшергә кирәк!» – дигән, имеш.

Бу – гайбәт кенә булгандыр, бәл­ки? Әмма Чыгытай, үз чиратында, ата­сы­на:

– Сиздерми генә Җучины агулыйк! – дип киңәш бирә һәм, чыннан да, озакламый Җучи билгесез шартларда, атасыннан алты ай алда (1227 елның февралендә) үлеп китә.

Инде беркадәр артка чигеник.

1206 елда бөек корылтай Тимучинга «Чыңгыз» аты бирә. «Чынгыз», «Чин­гиз», «Чингис» язылышларында оч­рый торган бу исемнең килеп чыгышы турында да галимнәр арасында уртак фикер юк. Берәүләр аны «тенгиз» («диңгез») кәлимәсенә китереп бәйлиләр. Янәсе, Чыңгыз хан диңгезгәчә җирләрнең падишасы. Икенчеләр «Тәңре», «Тәң­гәр» сүзе үзгәртелгән, дип фараз кы­ла. Диңгез дигән уйгыр каһарманы мәгъ­лүм. Атилланың углы да Денгиз исемле була. Әмма монголларда андый сүз юк. Ә татарларда (түркләрдә) ул йөрештә булган һәм хәзер дә йөрештә әле. «Тимучин»ның да, «Чыңгыз»ның да татар-түрк сүзләреннән ясалганы көн кебек ачык.

Мин дә үз фаразымны язып карыйм әле. «Чин-гиз» дип таркатып карасак, ике сүз килеп чыгар иде: «чин» – «кытай» һәм «гиз» – «сәяхәт», «сә­фәр», «яулап алу», «йөрү». Ягъни, Чин­гиз хан – «Кытайны яулаган бөек хан» булып чыга. «Чынгиз»ны таркатсак, «чын» – «хакыйкый», «гиз» – «хә­рә­кәт», ягъни «хакыйкый сәфәрче» мәгънәсенә юлыгабыз.

Татарлар монголмы, монголлар татармы?

1196 елдагы Буйр-Нур тирәсендәге сугышта (мәкаләнең 2 нче сандагы өлешен карагыз. – Ред.) татарларны тар-мар китергәннән соң, Чыңгыз хан исән калган бер баланы күрә. Оланның өстендә кыйммәтле кештән тегелгән атлас көртәй (куртка, кыска җиңле камзул), уң колагында алтын сырга, борынында алтын алка була. (Борынгы татар угланнарының, ир-егетләренең колакка алка-сырга тагып йөрүе мәгълүм. Билгесез рәссамның мәшһүр рәсемендә Үтәмеш тә сыргалар таккан. Димәк, рәсемдә кыз бала түгел, чыннан да, колагына кашлы алка таккан Үтәмеш Гәрәй хан басып тора!) Шиги Коткы исемле бу татарны Чыңгыз хан ыстанга алып кайта, анасы Оялын бикә аны үз баласы кебек егерме ел тәрбияли. Егет тора-бара Чыңгызның ышанычын яулый, кодрәтле монгол чирүенең шөһрәтле гаскәрбашы дәрәҗәсенә күтәрелә. Чыңгызның Шигига карата ышанычы шулкадәр куәтле була ки, ул аны дәүләтенең яргулаучысы (судьясы) итеп куя.

Чыңгыз хан:

– Мин Мәңгелек Җәннәтнең сагы астында бөтен илемне тәртипкә салуны сиңа тапшырам. Син минем күзләрем бул! Минем колакларым бул!.. Син чатырдагыларны сыйныфларга бүл. Алар арасындагы каракларга, алдаучыларга, кем җәзалауга лаек, җәза бир! Кем үлемгә лаек, үтер! Мал-мөлкәтләренең күләмен билгелә. Кагыйдәләрне «зәңгәр дәфтәрнең ап-ак сәхифәләренә» яза бар! Язылганнарны берәү дә бозмасын! – дип әйтә аңа.

Шигиның бу зәңгәр дәфтәре «Бөек Яса» (Ясак, Җасак) буларак билгеле. Аның төп нәсхәсе юкка чыккан. Ләкин «Яса»ның Бөек Монгол илендә Ана Кануны (Конституциясе) булып торуы һичшиксез. Кытайдан Ирангача җирләрдә табылган чыганаклар шуны күрсәтә.

Чыңгыз хан татар токымлы бу кешене шулкадәр хөрмәт итә ки, хәтта аның иң олы хаталарын да кичерә. Шиги Коткы утыз меңлек чирү белән Валиян шәһәрен камап ала, әмма Җәләлетдин шаһ аның гаскәрен пыран-заран китереп ташлый. Коткы бик күп сугышчыларын югалтып, пошаманга төшеп, хан янына кайта. Мондый җиңелүдән соң күпме яубашының башы очканын яхшы белә ул. Ләкин ил җитәкчесе яугирнең җиңелүен сабыр кабул итә һәм:

– Нойон Шиги гел җиңәргә өйрә­неп китте, ул әле җиңелү хурлыгын та­тып карамаган иде, алга таба саграк кыланыр! – ди.

Чыңгыз ханның тууы да, яшәеше дә, җиңү-җиңелүләре дә «татар» атлы кабилә белән нык бәйләнгән, аның тумыштан килгән «Тимучин» исеме дә, титул-дәрәҗә буларак бирелгән «Чыңгыз» кушаматы да татар сүзеннән алынган, иң якын ярдәмчесе, үги туганы Шиги Коткы да – татар кешесе.

Совет чорында «татар» сүзе ишете­лүгә үк Алтын Урдадан, хәтта Казан ханлыгыннан да баш тартучылар аз түгел иде.

Мәсәлән, Мәскәүдә, Съездлар сараенда, СССР язучылары корылтае вакытында мондый хәл була. Диварга картина элеп куйганнар: мәһабәт урыс воеводалары чепи-трахомалы күзле татарларны акыртып суя. Җыелыштан тарала торган халык, телиме-теләмиме, шушы рәсем яныннан узарга мәҗбүр. Баскыч буйлап татар әдипләре төшеп килә: Мирсәй Әмир, Афзал Шамов, Гази Кашшаф, Шамил Рәкыйпов, Шәриф Хөсәенов… Арттанрак төшүче әрмәннәр, грузиннар:

– Әнә татарларны чалалар! – ди.

Безнең классиклар ләм-мим, Гази Кашшаф кына:

– Без ул татарлар түгел бит, – дип әйтергә җөрьәт итә.

– Ә сез нинди татарлар? – ди әрмән.

– Без тәти татарлар, – диде Гази Кашшаф.

– Чыннан да, – ди грузин язучысы. – Сез кешегә охшагансыз, ичмасам. Болары бигрәк иләмсез (уроды)!

– Бу рәссам шулкадәр иләмсез затларны каян тапты икән?

Сүзгә Шәриф ага килеп катыша:

– Татар арасында бу кадәр иләмсез­ләр юк, рәссам аларны урыс арасыннан тапкан булса кирәк…

Чыннан да, нинди, кайсы татарлар соң без? Чыңгыз гаскәренең алгы рәтләренә тезелгән татарлармы? Тәңрече, толым-толым үрелгән озын чәчле, колакларына алтын алкалар, алтын сыргалар таккан, утрак тормышның, мунчаның ни икәнен белмәгән, аяусыз татарлармы? Әллә үз хокукын да яклый алмаган, кимсетелгән, мескенәйтелгән татарлармы?

Болгар бабаларыбыз дөнья тарихында булмаган батырлыклар кылып, Сүбәдәй (Чыңгыз ханның иң атаклы баһадиры) гаскәренең билен сындырган кавем! Монгол чирүендә иң алда татарлар сугышкан, болгарлар шуларның борынын канаткан, аларның курку белмәс йөрәгенә курку салган. Элгәреләребез татар-монгол хәтәренең урыс-славяннарга, Аурупага бәреп керүен берничә елга тоткарлый. Әмма ул тарафлардан ярдәм килмәгәч, Болгар, ахыр чиктә, барыбер тар-мар ителә.

Шуннан соң ике халык туганлашып китә, тел охшашлыгы аркасында, уртак никахлар күбәя, татарлар ислам кабул итә, җирле болгарларга үз атамаларын, яңгыравыклы исемен тага. Димәк, уены-чыны белән: «Безнең анабыз – болгар, атабыз – татар», – дип әйтергә тулы хокукыбыз бар.

Әлбәттә, җиңелгән кавем баскын­нарның исем-атын алырга әүвәл риза да булмагандыр. Ләкин вакыт үзенекен иткән. Без «татар» дигәннән куркып, оялып, кимсенеп яшәрдәй халык түгел! Татар булсаң, татар бул – дош­маныңны ватар бул!

Урда, Казан ханнары үзләренең «чыңгызлы» булуы белән бик нык горурланган. Патша заманнарында зыялыларыбыз да җай туры килгән саен: «Без – Чыңгыз хан оныклары», – дип шыттырырга яраткан. Тукай да ара-тирә аны мактап искә ала. Галимнәребез генә төрлечә сөйли. Чыңгызга, монголларга һичнинди катнашыбыз юк, дип әйтүчеләр бар.

Чыннан да, Ерак Көнчыгышта яшәгән монголлар белән татарларның уртаклыгы бармы соң? Тарихчыларга ышансак, татар белән монгол икесе бер тамырдан чыккан, шул ук бөрҗигиннәрнең бер кавеме «монгол», икенчесе «татар» дип аталган, имеш. Тарихчылар әйтүенә караганда, Чыңгыз ханга чаклы «монгол» атамасы гомумән кулланылмаган, бары тик «мыңгу», «мангыт» кабиләләре генә булган. Имеш, Чыңгыз үзара сугышып яткан шул кабиләләрне берләштереп, аларга бу атаманы таккан гына. Монголларның тайчуит, хонкотат, мәркит, кәраит исемле телдәш кавемнәре дә гомер кичергән. Татарларга якын телдәш, йоладаш аргын, буйрак, карлык исемле кабиләләр яшәгән. Шулай да, монгол белән татар арасында уртаклык юк түгел, сүзләребезгә генә күз ташлыйк: мерген (мәргән), миңгә (миң), җөргө (йөрге, чабышкый ат), хара (кара), өрөм (өре), архи (аракы), жили (җыл, ел), күрен (күрән), эр (ир), өкүз (үгез), баатор (батыр), багатур (баһадир), худа (кода), анд (ант), тархан (тархан), юртчы (йортчы, йорт караучы), хатун (хатын), улус (олыс), яргучы (яргулаучы, хөкемче)…

Дала халыклары өчен уртак йолалар да шактый. Килен кешенең каенатасыннан тел яшерүе, үз иренә исеме белән дәшәргә ярамаганлыгы, елкыга кагылышлы йолалар: казы, кымыз, корт ясау, ат узыштыру, кузна уйнау, пакьләнү өчен учак аша сикерү, җиде бабаның исемнәрен, аларның кылмышларын балаларга өйрәтү, килгән кунакка салынган ашны, эчемлекне иң беренче хуҗаның татып каравы (керәшеннәрдә бу йола һаман да саклана), үлгән ирнең хатыны аның туганына калуы, ир оланга башка ырудагы кыз оланны сабый чактан ук кодалау һ.б. Бу йолаларның байтагы бездә онытылган инде, ә монголларда һаман да саклана әле.

Бүгенге татарлар арасында антропологик типлар берничә. Һинд кешесенә охшаган каракучкыл чырайлыларыбыз да, җитен чәчле, зәңгәр күзлеләребез дә бар, кысык күзлеләребез дә бихисап, туры яки кылыч борынлы мәһабәт йөзләр дә тулып ята. Габдулла Тукай, Хөсәен Ямаш, Сәхипҗамал Волжская, Гөлсем Болгарская, Галиәсгар Камаллар – монгол каны катнашмаган токым варислары, юнан классик типлы, төрек кыяфәтлеләр. Урал артында, Себердә, Әстерхан якларында яшүче татарлар – монголоидлар…

Чыңгыз хан илләрне яулап алганда кемнең кем булуына карап тормаган, татармы ул, кытаймы, уйгырмы, мөселманмы, буддачымы, тәңречеме – үзенә баш ормаганнарның барысын да кырган. Һәм бу гамәленә аклану да тапкан әле. Мәсәлән, Бохараны буйсындырганнан соң, шәһәр халкына болай ди ул:

– Бик күп гөнаһлар кылганыгыз­ны сез үзегез дә беләсез һәм үз ара­гыз­дагыларның нинди гөнаһлар эш­лә­гәнен дә күреп торасыз. Моны ни өчен сөйләгәнемне сорасагыз, әй­тер­мен: сезне җәзалар өчен мине Тәңре үзе җибәрде. Әгәр дә сез бу зур гөнаһларны кылмаган булсагыз, Тәңре минем кебек берәүсен (җәза итеп) сезгә күндермәгән булыр иде. («Яшерен тарих», инглизчә – «The Seсret History», кытайча – «Юань-Чао би-ши» («Юань нәселенең яшерен тарихы») дигән китаптан.)

Вакыты җиткәч, Аксак Тимер дә җирле хакимнең «Син нигә үзең мө­селман була торып мөселман болгарларны кырдың?» дигәненә каршы:

– Алар динне дөрес тотмыйлар иде! – дип, Чыңгыз хан сүзләре белән җавап кайтарачак.

Илләрне басып алу өчен шәп сафсата! Демагогия!

Чыңгыз хан Күк-Тәңрегә (түркләр Тәңресенә), Мәңгелек Җәннәткә инанган кеше, үз дәүләтендә диннәргә ирек куйган кеше. Ни хикмәт, үзе монгол, шаманчы-тәңрече булуга карамастан, тора-бара аның нәселе мөселманлашып бетә.

Бөтен татар дәүләтләренең (Алтын Урда, Себер, Кырым, Казан, Әстерхан, Нугай, Касыйм ханлыклары) башында Чыңгызның торыннары утырган. Алар татарлашкан, мөселманлашкан монгол. Бүгенге монгол белән бүгенге татар арасында уртаклык юк дәрәҗәсендә. Диннәребез дә аерым: алар – буддачылар (Чыңгыз хан үлеменнән соң кабул итәләр), без – әлхәмдүлилләһи, мөселманбыз. Телләребез дә аерым. Шулай булгач, тарихта безне Чыңгыз токымлы ханнарыбыз гына үзара бәйли түгелме?

Дәвамы бар

Иск.: Быел Чыңгыз ханның тууына 860, үлеменә 788 ел

Комментарий язарга