Кемнәр соң без – татарлар?

Бөек Яса [1]. Чыңгыз ханның бөек максаты – бөтен дөньяны яулау булган, диләр. Озынрак гомер яшәсә, ихтимал, яулар иде дә. Җитмеш яшендә дә гайрәт иясе була әле ул. Монгол дәүләтендәге, гаскәрендәге Ясага буйсынган мөкәммәл тәртипләр турында дөнья тарихчылары сокланып, шаккатып сөйли. Аның гаскәре, хәрби көчләре җиңелүне белми.

Кытай, Русия, Әфганстан, Төркия, Сүрия, Тибет, Кавказ, Урта Азия, Украина, Маҗарстан (Венгрия), Польша, Чехия, хәзерге Иран – бу җирләрнең барысын да Чыңгыз хан яугирләре таптап уза.

Илбашы, билгеле, монголларны барысыннан да өстен күреп, үз халкының дөньяга баш булуын теләгән. Ясада язылган: «Мәмләкәтемдә яшәгән бер генә адәмнең дә монгол кешесен хезмәтче яки кол итеп тотарга хакы юк!» Биликтә2 язылган: «Боргучы токымда, Онон буенда яки Кәрүләндә туган һәр олан өйрәтмичә дә, тәҗрибәсе булмаса да зиһенле, белемле, зирәк, батыр каһарман булачак; шунда туган һәр кыз бала бизәнмичә дә, алтын-көмешсез дә гүзәл булырга тиеш!»

Чыңгыз хан монголларны дөньяның иң курку белмәс, иң күркәм, чибәр милләте буларак күрергә теләгән.

Ясада (Җасак) язылган кануннар мантыйкый яктан караганда төзек булса да, Чыңгыз ханның үзе кебек үк каршылыклы. Анда бер-берсенә «дош­ман» маддәләр дә бар.

8 маддә. Ит ашарга теләүчеләр хайванның аякларын бәйләргә, корсагын ярырга, җаны чыкканчы малның йөрәген учында кысып тотарга тиеш. Шуннан соң гына әлеге итне ашарга ярый. Ләкин кем дә кем хайванны мөселманча суя икән, шул кешенең үзен суярга кирәк.

Бу маддәдә без Чыңгызның мөсел­маннарга булган нәфрәтен күрәбез. Ләкин Бөек Ясада мондый юллар да бар:

10 маддә. Ул (Чыңгыз хан) әмер итте: Галибәкнең токымы, Әбу Талипның токымы салымнардан, биремнәрдән азат булырга тиеш. Фәкыйрь дәрвишләргә, Әл-Коръән укучыларга, дәвалаучы табибларга, фән кешеләренә, гомерләрен дога укуга багышлаганнарга, дөнья мәшәкатьләреннән ваз кичкәннәргә, мәзиннәргә, мәет юучыларга да салым салмаска, алардан бирем алмаска.

Чыңгыз ханның төп ун кагый­дәсе

(арада бүгенге җитәкчеләр өчен дә әһәмиятлеләре юк микән?):

1. Тугры кешеләрне бүләклә.

Чыңгыз сабый чакта, кыенлыкта калган заманнарда үзенә ярдәм иткәннәрне берквакытта да онытмады, бүләкләде, аларны югары дәрәҗәләргә күтәрде.

2. Юксыл бул.

Яу-ау вакытларында үзенә аерым шартлар таләп итмәде. Юксыл монголга өстендәге киемен салып бирә иде.

3. Миһербанлылык кыл.

Чыңгызның бер туганы хаинлек эшләде, хан аны үтерергә боерды. Ләкин иң якын киңәшчеләре – Богурчы, Мукхали, үги кардәше Шиги ханга бу уеннан кайтырга киңәш иттеләр. Чыңгыз риза булды һәм туганы өстеннән үлем җазасы алынды.

4. Сәләтле кешләрне эзләп тап һәм аларга таян.

Бер чабан-көтүче гаскәрбашы биек­ле­генә күтәрелде. Чыңгызны ук белән яралаган бер дошман, әсир төш­кәч, ханның уң кулына әверелде. Сәләтле кеше, монгол булмаса да, Чыңгыз янын­да дәрәҗәләр ала иде.

5. Дошманыңны вөҗдан газабы кичермәстән үтер.

Чыңгыз хыянәтчеләргә, хәтта алар кардәш булсалар да, рәхимсез иде. Хатыны Бөртәне урлаган мәркитләрне ул берәмтекләп, соң кешесенә кадәр үтереп бетерде. Атасын агулаган дип, татарларны да кырып чыкты, юк итте. Тунгут кабиләсе дә, ант бозганы өчен, ахыр адәменә чаклы тар-мар китерелде.

Гарәп тарихчысы Рәшидэддиндә мондый истәлек бар. Берзаман Чыңгыз Богурчы һәм башка аркадашлары белән ат уйната икән. Ялга туктаган арада ул:

– Ир кешене нәрсә бәхетле итә? – дип сорый.

– Өйрәтелгән шоңкар, лачын, карчыга белән киек аулау! – дип җаваплыйлар аңа.

– Юк! – ди хан.

– Ике тез арасындагы яхшы ат! – диләр.

– Юк, яраннарым, дөрес әйт­мәде­гез, – ди Чыңгыз. – Ир ке­шене бәхетле итә торган нәрсә – бу: дошманыңны куып җитеп, аны ияреннән бәреп төшерү, үлҗәсен (сугыш коралларын, киемен) алу, хатыннарының күз яше белән елаганнарын карау, аның биясенә атлану, хатыннарыннан түшәк буларак, кием буларак файдалану, алсу гөл төсендәге имиләрен үбү, имиләре кебек кызыл иреннәрен имү.

Дөрес, Рәшидэддиннең бу язмасын шик астына алучылар да юк түгел: янәсе, ул, Чыңгыз ханны сөймәгәнгә күрә, махсус шулай арттырган. Гәрчә, башкалар Рәшидэддин монголларны артык мактый, диләр.

6. Золымчыларга [3] каршы чык.

7. Үзеңнән түбән утырган җитәк­че­ләргә ачык бул һәм киңәш­ләшеп гамәл кыл.

8. Синең арка ягыңда Тәңре химаясе торганын онытма.

9. Яндашларыңның һәм аркадашла­рыңның ышанычлы булуын кайгырт.

10. Дин тотуда ирекле булганнарны хөрмәт ит.

Ясада гаиләдәге тәртип турында да язылган:

– ир кеше берничә хатынга өйләнә ала. Беренче хатын баш хатын булырга тиеш;

– өйләнгән ир үзенең хатыннарына ышанырга тиеш;

– ир кеше исерткеч эчәргә тиеш түгел. Исерек ир сукыр кебек яши, ул тормышында берни дә күрми. Сәрхушнең акылы да, вөҗданы да, миһербаны да булмый. Эчә башласа, яхшы кеше яман кешегә әверелә;

– хатыннар ирләрен тыңларга, аларга буйсынырга тиеш. Ир кеше үзен хөрмәт итсә, хатыны да аны хөрмәт итәчәк;

– килен белән каената-каенана бер-берсенә ихтирамлы булырга тиеш;

– олылар яшь буынны гаиләсенә, үз халкына мәхәббәтле, ватанпәрвәр итеп тәрбияләргә тиеш, олылар яшь­ләр­гә үрнәк булырга тиеш;

– балалар ата-аналарының киңәшен тыңларга тиеш;

– ата кеше вафат булса, өлкән угыллар башка чыгарга, ә төп йортка хуҗа булып төпчек углан калырга тиеш;

– байлар мохтаҗларга ярдәм итәргә тиеш.

Бүген дә шушы кануннарны тотып яшәсәк иде!

 

Җиһангирның әҗәле

Кытай җирендә Чан-чунь исемле бер Даос монахының могҗизалар эшләве турында ишетеп, Чыңгыз хан табибны үзенә чакырта. Имеш, Чан-чунь үлемсезлек серен тапкан икән. Милади белән 1219 еллар бу. Озын-авыр юллар узып, Монголстан, Уйгырстан, Голҗа тарафларын узып, Мавараэннәһер, Сәмәрканд аша үтеп, Чан-чунь бөек хан янына килеп җитә. Алар якынча 1222 елның сентябреннән 1223 елның апреленә чаклы бергә булалар.

Чыңгызның Даос дәрвишенә әйткән сүзе:

– Артык байлык туплаганнары һәм артык мәгърур булганнары өчен Күкләр Кытайдан ваз кичте. Ә мин котып ягындагы далаларда яшәп, бозык гадәтләргә өйрәнмәдем, пакьлекне яратам, саф әхлакны сөям, байлык вә зиннәтне кире кагам, мин уртача, үземә таман шартларда яшим. Чабаннар ни кисә, шуны киям, алар ни ашаса, мин дә шуны ашыйм…

1223 елның 10 мартында кабан аулаган вакытта Чыңгыз хан атыннан егылып төшә. Имгәнә. Чан-чунь киңәшен тыңлап, өч ай ауга чыкмыйча дәвалана.

Бөек җиһангир, әйтелгәнчә, Чан-чуньны үлемсезлек даруы табып бирергә чакырган иде. Ләкин монах әйтте:

– Үлемсезлек даруы юктыр, бөек хан. Аның каруы, гомер озайта торганын табарга була, – диде.

Кызганыч, Чыңгыз ханның гомерен дарулар гына озайта алмый инде. Сәламәтлеге көннән-көн какшый. Үлеме алдыннан уллары Үгәдәй, Тулуйны һәм оныгы Исүнке-Аканы чакыртып ала ул.

– Балаларым! Мин бик күп җир­ләрне яулап алдым. Аның бер очыннан икенчесенә барып җитәр өчен бер ел вакыт сарыф итәргә кирәк. Мин, балакайларым, сезнең аяк астындагы җирне ныгыттым… Васыятем шулдыр ки: патшалыкта ләззәт сөрер өчен, рәхәт кичәр өчен, дусларыгызның данын арттырыр өчен, дошманнарны җиңәр өчен, сез бер фикердә булыгыз, бер кеше кебек бердәм-тату яшәгез! Үгәдәй ханны варис итеп калдырыгыз. Үлемемнән соң Ясаны үзгәртү катгыян тыела! Патшалыгымда талаш-ызгыш булмасын өчен шулай кирәк.

Чыңгыз ханның әҗәле турында да уртак фикер юк. Рәшидэддин: «Бөек хан үз үлеме белән үлмәде», – ди. Плано Карпини: «Чыңгызны яшен сугып үтерде», – ди. (Бу сүз кү­черелмә мәгънәдә кулланылырга да мөмкин.) Овен Латимореның «Монгол сәфәрләре» исемле әсәрендә вакыйгаларның мондый агышы да тәкъдим ителә: «Чыңгыз хан саф килеш сакланган бер кызга өйләнмәк була. Ерак Тунгут өлкәсендәге бер падишаһның кояш чәһрәле гүзәл баласы бар икән. Киңәшчеләре ханга шул сылу турында сөйли. Ханның теләген үтәмәгәннәргә ни буласын бик яхшы аңлаган падишаһ бердәнеберен хан илчеләренә биреп җибәрергә ризалаша. Ләкин хушлашу алдыннан ата кеше кызына бик тә үткер хәнҗәр бирә: бу хәнҗәрне ал, аны киемеңә яшереп сакла, вакыты җиткәч, ни кылырга икәнен аңларсың, ди.

Хан падишаһның кызы белән ятакка ава. Мөһим вакыт килеп җиткәндә генә яшь килен яшен тизлеге белән Чыңгызның җенси әгъзасын кисеп ташлый. Илбашы шәрран ярып акыра, аның авазына сакчылар йөгереп керә. Ләкин хан аларга: «Бу кызны моннан алып чыгыгыз, минем йокым килә», – ди. Үзе түшәккә ята, шундук йокыга да китә, шул йокысыннан уянмый да…»

Мондый яисә моңа охшаш эчтәлекле берничә риваять тә мәгълүм.

Инде янә җитдиләник. Академик Василий Бартольд язганча: «Бөек Чыңгыз хан никадәр генә зиһенле, алдан күрүчән булмасын, асылда ул, беркатлы сабыйлар кебек, үлемсезлеккә ышанган кеше була. Даос монахы Чан-чунь, чыннан да, үлемсезлекне эзләгәндер. Һәм тапкандыр да. Ләкин Чыңгыз хан үлемсезлекне туры мәгънәдә, физик мәгънәдә генә күз алдына китергән, күрәсең. Даос фәлсәфәсендә бу хакта Дань тәгълиматы бар, ул «фәлсәфә ташы» дип атала. Чан-чунь әнә шул тәгълимат тарафдары. Бу монахлар рухи дөньяда гына хәзинә табарга, тормышның вак-төяк мәшәкатьләреннән аерылып, бар булганына шөкер итеп, фәлсәфи тынычлыкка, фәлсәфи камиллеккә омтылалар. Берничә ай буе барган әңгәмәләрендә Чан-чунь рәхимсез яулап алучы, бихисап күп бай шәһәрләрне харап иткән, миллионлаган халыкларны кырган бөек җиһангирны кан коюдан, илләрне талаудан ваз кичтерергә, үлемсезлеккә яхшы гамәлләр аша гына ирешергә мөмкин икәнлеген аңлатырга тырышкандыр, мөгаен».

Чыңгыз хан үз урынына Үгәдәйне калдыра. Үгәдәй һәряктан килгән, гадел, кодрәтле дәүләт төзергә тели. Аның әйткән сүзләре:

– Безнең хан атабыз – Чыңгыз – күп кыенлыклар аша бөек ватаныбызны корды. Хәзер инде халыкларны таламаска, аларга тынычлык вә муллык бирергә вакыт җитте!

Чыннан да, Үгәдәй тәхеткә утыргач, яу чабулар сирәгәя. Илдә яңа бер вазифа барлыкка килә – таньмачы (тамгачы). Бу шәхес мәмләкәттәге салымнарны җиңеләйтү һәм почта эшләрен камилләштерүне җайларга тиеш була. Һәр 30 чакрым саен бер ям (станса) булдырылырга, шунда юлчылар өчен ашау-эчү, ятак, ат алыштыру кебек мөһим шартлар тудырылырга, һәр ямда 1000 кеше хезмәттә торырга, андагы елкыларны, куйларны көтәргә, аларны савып, сөт-кымыз ясарга зарур табыла. Кызганыч, Үгәдәй корган теләкләрен ахырынача тормышка ашыра алмый, хәмер эчүгә салыша һәм 1241 елның 11 декабрендә бакыйлыкка күчә. Авыр туфрагы җиңел булсын!

 

Чыңгыз хан «мирасы»

2003 елның мартында «Amerikan Journal of Human Genetics» журналында гадәттән тыш бер мәкалә басылып чыкты. Сөземтәсе мондый: генетиканы өйрәнгән 23 галим катнашында Аурупа һәм Азия киңлекләрендә гомер кичергән 2000ләп ир-атның ДНК үрнәге тикшерелгән икән. Белгечләрне хәйранга калдырганы шул: тикшерелүчеләрнең күп өлеше уртак геннарга ия булып чыга! Әлеге геннар Каспийдан алып Атлантика океанына хәтле җирләрдә яшәгән халыкларның байтагында очрый, ә бу исә – шушы туфракта тормыш иткән 16000000 ир затының, асылда, бер геннан үрчегәнен раслый!

«Y» (игрек) хромосомасы хатыннарда булмый, ул бары тик ир җенесле адәмнәргә генә хас. Шушы хромосомада һәркемнең үз «имзасы» саклана икән. Әнә шул «имза» аша бүгенге кешеләрнең 850 ел элек яшәгән борынгы бабасын хисаплап чыгарганнар. Тикшеренүләрдә катнашкан галимә Татиана Зәрҗал ул затның исемен ачыктан-ачык: «Чыңгыз хан!» – диде.

Җаһн (Джон) Манның «Чыңгыз хан: хәяте, үлеме вә яңадан терелеше» хезмәтенә тукталыйк (13-14 битләр): «Чыңгыз ханга чаклы көн күргән Искәндәр Зөлкарнәйн (Александр Македонский), мөселман илләрен кырган Хаҗ яулары «каһарманнары», Чыңгыз ханнан соң яшәгән Аксак Тимерләр, Баязит Елдырымнар, Сөләйман Канунилар, Наполеоннар, генералиссимус Сталиннар халыкларны кол итеп, шәһәрләрне юк итеп, артларыннан миллионлаган мәетләр, харәбәләр калдырып, нинди сәгадәткә иреште соң? Урта гасырларда дөньяга баш булган монгол кавеменнән ни калды? Өйрәтелмичә дә каһарман, бизәнмичә дә гүзәл булган монгол токымы кайда? Чиндә (Кытайда) калган монголлар Мао Цзэдун тегермәненә эләгеп, юкка чыгу чигенә килеп җитте, бу якта калган монголлар Совет империясенең артта калган бер вассалы сыйфатында көчкә җан саклап килде. Чиндәгеләрнең күбесе кытайлашты; Аурупага, Русиягә ябырылган монголлар татарлашты, мөселманлашты. Бурят-монголлар белән калмыклар урыслашуга йөз тотты. Хәзер элеккеге бөек Монгол мәмләкәтендә яшәгән күптөрле (монгол булмаган) халыкларның ир-атларында сакланып калган «Y» хромосомасы белән мактансалар гына инде!»

Кара Дауан язганча, шулай да, бөек җиһангир Чыңгыз ханның максаты башка баскыннарныкыннан шактый аерыла. Искәндәр дә ярты дөньяны буйсындыра, югыйсә. Ләкин үзе үлүгә гаскәр башлыклары аның хакыйкый варисын – углын – куып, тәхет өчен сугыша башлыйлар. Ил таркала.

Наполеон да бөтен мирне яулап алырга тели. Әмма Чыңгыз ханнан аермалы буларак, ул үз гаскәрен иң авыр вакытта ташлап качуны гадәт итә: Мисырда, Русиядә… Нәтиҗәдә, гомерен сөргендә уздыра, улы мирассыз кала, бөек җиһангир Наполеонның мәмләкәте үзе үлгәнче үк җимерелә.

Ленин-Сталин корган Советлар Союзы йөз ел да яши алмады.

Татарлар исә Алтын Урда (Олуг Олыс) таркалганнан соң да дәүләт арты дәүләт төзи: Себер ханлыгы, Әстерхан ханлыгы, Кырым ханлыгы, Касыйм ханлыгы, Казан ханлыгы… Бу илләрнең тәхетендә (барысында да!) Чыңгыз токымы утыра. Дөрес, алар инде татар телле мөселманга әверелә. Үзе үлгәннән соң да бөек ханның мәмләкәте һәм варислары 500 ел яши әле! Чыңгызлылардан саналган соңгы илбашы – Кырым ханы Шаһин Гәрәй ХVIII гасырда (1783) тәхеттән төшерелә. Аның максаты да дала халыкларын бергә туплап, уртак бөек дәүләт кору һәм шул дәүләттә тынычлык вә гаделлек урнаштыру була…

Нинди төгәл зиһният [4] белән корылган Чыңгыз иле да җимерелгәч, черек баганада утырган Русия империясенең егыласы көн кебек ачык. Бүген Ленин белән Сталин уянса, үзләре төзегән «коммунизм»ны күреп шаккатыр иде. Халыкларга бәхет алып киләбез дигән булып, бу ике иблис милләтләрне фаҗигагә, гариплеккә этәрде ләбаса! ХIХ-ХХ гасырларда яшәгән бөек вә рәхимсез деспотлар, бигрәк тә Сталин, Чыңгыздан шактый нык аерылып тора. Хан үзенә кайчандыр ярдәм иткәннәрне янына алдырган, үстергән, аларга дәрәҗәләр һәм идарә биргән. Сталин исә үзенең иң якын яраннарын үтертүдән тәм тапкан.

Мөхәммәт пәйгамбәр дә бик күп илләрне яулаган гаскәр башлыгы, аның тырышлыгы белән Испания, Африка, Төркия, Иран, Гыйрак, Күвәйт, Кытай, Һиндстан, Пакьстан, Урта Азия, Идел буе ислам динен кабул итә… Ләкин Мөхәммәтнең иманга өндәве белән Чыңгыз ханның басып алулары арасында да аерма бихисап. Пәйгамбәр халыкларны күпләп кырмаган, таламаган, ислам кылыч белән кертелмәгән. Мәҗбүрият аркасында мәҗүсиләр, нәсаралар, яһүдиләр арасында сугыш тулары кабынган икән, ул канкоеш барыбер Чыңгыз хан, Аксак Тимер канкоешыннан күпкә, бик күпкә ким булган. Пәйгамбәребез үлүгә дә аның империясе тиз генә таркалмый. Әле бүген дә бер миллиард ярым мөселман Җир йөзендә яшәп ята. Кылыч – яулап алу коралы булса да, сына, чери, ә идея кодрәте сынмый да, череми дә!

Чыңгыз хан – Маньчжуриядән алып Польшага кадәр, Себердән алып Һиндстанга кадәр бөек мәмләкәт корган шәхес. Аның иле Искәндәрнекеннән – дүрт, Румныкыннан ике тапкыр зуррак була (мәйданы – якынча 28 миллион квадрат чакрым, соңрак – 38 миллион квадрат чакрымга җитә).

Чыңгыз хан – канэчкеч, миһер­бан­сыз бер залимме? Әйе. Ләкин аның зобанилыгы исемнәре элгәре тел­гә алынган адәмнәрнекеннән артык түгел. Италия, Испания, Франция, Һолландия конкистадорлары Американың җирле халыкларына карата Чыңгыз ханнан рәхимлерәк кыланганмыни? Явыз Иван, Пётр Беренче, Русиянең башка императорлары җирле халыкларга карата Чыңгыз ханнан шәфкатьлерәк булганмы?

Бүген күк астында ни хәлләр кылынганын күрсә, Чыңгыз хан да аптырар: «Кайда минем бөек солтанатым? Кайда минем дөньяга баш буласы бөек монгол милләтем?» – дияр иде. Әмма татарча сөйләшүче миллионлаган мөселман торыннарын, кытайча сөйләшүче миллионлаган буддачы-монголларны күргәч, тәмам гаҗиз булыр иде, мөгаен: «Кытайлашыгыз, татарлашыгыз, үзбәкләшегез, казакълашыгыз, дип төзедеммени мин ул мәмләкәтне?» Шулай бит?

Бөек җиһангир Чыңгыз хан Дуң­гыз елында (1227) Тәңре хозурына ире­шә. Аны Борхан-Халдун тавына җир­лиләр, ләкин тауның тәгаен кайсы урынына җирләнгәне сер булып кала. Шаһитлар калмасын өчен, имеш, аны гүргә иңдергәннәрне үтерә барганнар. Монголларның изге китабы – «Яшерен тарих»та ханның дәфен кылынуы хакында берни дә язылмаган.

Чыңгыз хан үзенең Җир йөзенә Тәңресе тарафыннан җибәрелгәненә, Мәңгелек Җәннәтнең барлыгына һәм шул Җәннәткә, һичшиксез, кереренә ихлас инанып яшәгән.

Анысын инде бер Аллаһы Тәгалә үзе хәл итә!

 

Мәкаләнең 2 нче санда һәм 3 нче санда басылган өлешләрен укыгыз!!! (Курсор белән төсле сүзләргә бас)

Ахыры бар


____________________
*Дәвамы. Башы 2-3 саннарда.
1. Чыңгыз хан тарафыннан игълан ителгән һәм киләчәктә аның торыннары тарафыннан һәрдаим танылган, хупланган кануннан җыелмасы.
2. Ясак бик күп биликләрдән (бүлекләрдән) тора, бу сүзне «маддә», «статья» дип тәрҗемә итәргә булыр иде.
3. Золымчы – изүче, гаделсез кеше, зәгыйфьләрне кимсетүче.
4. Зиһният – фикер, идея.

Комментарий язарга