Журнал «Безнең мирас»

Кемнәр соң без – татарлар?

Быел борынгы бабаларыбызның Бөек Һун каһанатын (Хунну) коруына 2105 ел тулды. Ошбу дәүләт Безнең дәвергә (эрага) кадәр 210 елда бүгенге Кытайның төньяк туфрагында барлыккакилгән.Беренче түрәсе шаньюй Туман (Төмән, Томан) атлы булган. Байрагында аждаһа сурәте җилфердәгән.
Ул вакытта «каһан, хан, солтан, падишаһ» атамалары юк әле, ил башлыгын, ыру җитәкчесен «шаньюй» дип атаганнар. Шаньюй – кытай сүзе, «Тәңре тарафыннан куелган юлбашчы», «бөек түрә» мәгънәсен аңлата. Андый дәрәҗә тәхет иясенә генә бирелгән.
«Һун (гун, хунн, сөн) каһанлык­лары» төшенчәсе күп кабиләләрне берләштергән дәүләтләрне үз эченә ала. Аурупа елъязмачылары аларны «гуннар», «түркләр», «вәхшиләр» («варварлар») дип тә йөртә. Кытайча шул ук бер кавемне төрлечә атау бар: «шунь-вей», «гуйфан», «сюнну». Боларның барысы да түрк телле үзара бик якын кардәш ырулар була. Ләкин күп кенә тарихчылар аларны турыдан-туры «татарлар» дип атый. Бу сүзнең мәгънәсен без дә бер телдә сөйләшә торган берничә кабиләне туплаган халык рәвешендә аңлыйбыз.
Эдуард Паркерның «Татары. История возникновения великого народа» («Тысячелетняя история татар») һәм Рафаэль Безертиновның «Татары, тюрки – потрясатели вселенной» исемле китапларындагы кайбер кисемтәләрне искә төшерик.
Шаньюй Туманның ике углы була. Беренчесе – Баһадур атлы (кытайлар аны Маодунь дип тә, Модә (Модэ) дип тә язалар). Хаким атасы Тәңре катына аша калса, йола кушканча, тәхеткә Баһадур утырырга тиеш. Ләкин иң сөекле хатынының котыртуы аркасында Туман, йоланы бозып, тәхеткә әлеге сөекле хатынының углын утыртырга ният кыла, шунлыктан Баһадурны көндәш якка (бүгенге Голҗа шәһәре тирәсендә яшәгән юәчҗиләргә [1]) рәһен [2] итеп җибәрә. Канун буенча, тоткындагы варисның атасы ул тарафка яу чапмаска тиеш була, тискәре очракта дошман рәһенне үтерергә хаклы санала. Яшь хатын котыртуы аркасында Туман юәчҗиләргә сугыш ача. Түрә үз углын чит кулдан үтертергә тели. Әмма мәкерле хәйләне сизенеп, Баһадур, юәчҗи илбашының иң яхшы атын урлап, ватанына, атасы янына кайта. Туман дошманнар тоткыныннан исән-сау котылган углына шакката, аның бу батырлыгын хуплый, озакламый аңа бер төмән (ун мең кешелек) гаскәр бирә, ягъни төмәнбашы (хәзергечә әйтсәк, генерал) дәрәҗәсенә күтәрә.
Тәгин [3] атасының хыянәтен онытмый, әлбәттә. Шулай да, эчендә нинди уй яралганын беркемгә дә сиздерми. Сугышчыларын кырыс кагыйдәләргә өйрәтә. Коралын камилләштерә: укла­рының башагына тишек ясый, зур тизлек белән очканда алар ачы тавыш чыгара, ун мең кеше берьюлы атса, коточкыч куркыныч сызгыру ишетелә, бу аваз дошманнарның йөрәгенә курку сала.
Тәгин нәрсәгә төзәп атса, аның бөтен гаскәре дә шул тарафка ук очырырга тиеш була. Баһадур сугышчылары алдына дөнья бәясе торган иң шәп атын куя, үзе шуңа ук очыра, күп яугире аның гамәлен кабатлый, ат егыла, җан бирә. Тәхет варисы атмый калганнарның башын чаптыра.
Озакламый тәгин яраткан хатынын төмән каршына куя, хәләл җефетенә ук ата, гаскәр дә шулай итә. Булачак түрә боерыкка буйсынмаганнарның башын чаптыра.
Яуга чыгар алдыннан сугышчыларын барлап йөргәндә Баһадур атасы тарафына ук ата, Туманга ук атмаган бер генә яугир дә калмый. Шаньюй тишкәләнеп җиргә ава.
Шулай итеп, гаскәр һич карусыз төмәнбашының әмерләрен үтәргә әзер була. Озакламый Баһадур тәхеткә утыра һәм бик куәтле дәүләт төзи. Яңа шаньюй Хыянәтче хатынны һәм түрәлеккә өмет баглаган көндәшен (энесен) үтертә. Үзе кытайлар тарафыннан яулап алынган җирләрен кире кайтарырга әзерләнә башлый.
Ләкин бу вакытта Һун каһанаты белән дунху (тунгус, монгол) каби­ләләре арасында җир өчен низаг чыга. Тегеләре көч туплап өлгергән. Канда сугыш гайрәте кайный. Һуннардагы эчке каршылыклар аларны тик тормаска, хәрәкәт итәргә котырта. Иң әүвәл Баһадурга илче җибәреп, аның иң җитез атын сорый болар. Түрә яраннары белән киңәш-табыш итә.
– Юк! – диләр киңәшчеләр. – Ул ат дөнья бәясе тора! Аргамагыңны дош­маннарга бирмә!
– Күрше дәүләттән килгәннәр бит, күрше хакы – Тәңре хакы! – ди Баһадур һәм сөекле атын илчеләргә биреп җибәрә.
Дунхулар, Баһадур бездән шүрләде, дип янә килеп җитә, һун түрәсенең иң гүзәл хатынын сорыйлар. Яраннары ризалашмаска киңәш итсә дә, шаньюй сөекле җәмәгатен дә дошманга тапшыра.
Дунхулар әдәп кысаларыннан чыгып, һуннардан кеше яшәми торган, уңдырышсыз җир кисәген сорыйлар. Яраннары бу юлы күнәргә тәкъдим итә, ләкин Баһадур аларның башын чаптыра да:
– Атны да, хатынны да күршеләргә бирергә була, әмма җир өләшү – дәүләтне сату ул, – дип дунхуларга каршы сугыш ача һәм аларны җиңә, Кытайлардан яулап алынган океангача туфракны үз мәмләкәтенә куша. Бөек бабабыз Туман углы Баһадур, Һун каһанаты белән 36 ел идарә итеп, Безнең дәвергә кадәр 174 елда, моннан 1841 ел элек Тәңре хозурына барып ирешә. Бөек баһадирның кабере нурлы булсын!
Тайвань галиме Чхао Чху-Чеңнең «О значении этнонима «татары» в китайских источниках...» атамалы мәкаләсенә дә күз ташлыйк («Идел» журналы, 1994, 11-12 саннар, 43 бит): «Татар» атамасы Кытайда да түгел, Византиядә дә түгел, Монголиядә дә түгел, Орхон җирендә табылган түркчә язмаларда күренә. Мәсәлән, ул сүз 731-732 елларда Күлтәгин шәрәфенә куелган ташка уелган... Бу мәрсиядә [4] түркләрнең ике этнонимы аталган – «утыз татар», «тукуз татар». Күрәсең, монда утыз яки тугыз кабиләне үз эченә алган татар хәрби берләшмәсенең атамалары турында язылгандыр».
«Татар» исеме Кытай язмаларында «та-та» яки «да-да» шәкелендә 862 елда гына күренә башлый (чин телендә «р» хәрефе юк). Ул атама тагын 880 елгы чыганакларда искә алына. Анда баш күтәргән халыкларны бастыруда Кытай династиясенә ярдәм иткән күп санлы татар гаскәре турында сүз бара.
«Җир йөзендә... даны, яуларының бөек­леге буенча татарны узган халык юк. Бу халык – чын-чынлап дөнья хакиме: гүя башкалар аңа хез­мәт итәр өчен генә яратылган. Ул империяләрнең тигез дәрәҗәдә тө­зүчесе дә, җимерүчесе дә, һәр заманда ул җиһанга үзенең кодрәтен күрсәткән, һәр дәвердә ул Тәңре кылычы булган. Татарлар Кытайны ике тапкыр алган һәм әле дә үзенә буйсындырып тота. Алар Бөек Могол мәмләкәтенә кергән иксез-чиксез мәйданнарда идарә итә. Алар – Фарсы иле хуҗасы. Алар Кир һәм Гистапс тәхетләрендә утыра. Алар Мәскәвияне яулаган. Төрекләр исеме белән алар Аурупа, Азия, Африканың байтак өлешенә басып кергән, нәтиҗәдә, бүген дөньяның өчтән бер өлешендә хакимлек кылалар. Инде ераграк чорларга карасак, Рум империясен тар-мар иткән байтак кавемнәрнең дә нәкъ менә татарлардан чыгуын күрербез. Александр яулары Чыңгыз хан яуларына якын торырлыкмыни? Бу җиңү белмәс халыкның могҗизалы батырлыкларын данлыклау өчен фәкать тарихчылары гына җитмәгән. Никадәр үлемсез гамәлләр онытылуга дучар ителгән! Тарихка нәмәгълүм күпме дәүләтләр торгызгандыр алар! Бу яугир халык, бүгенге даны белән генә яшәгән һәм һичкайчан җиңелмәсенә инанган хәлдә, үзенең элгәреге казанышларын мәңгеләштереп калдырырга кирәк санамаган», – дип яза Монтескьё «Фарсы хатлары»нда (LXXXI хат).
Билгеле, мондагы «татар»га монголлар да, түрк халыклары да, Алтай, Себер, Амур якларында яшәүче башка кабиләләр дә керә. Аурупа, урыс тарихчылары да яу чапкан һәммә кавемнәрне бер казанга салып болгата, «татар-монгол», «монгол-татар» ди. Аларны укыган кеше бу ике халыкны берүк милләт дип уйларга һәм ялгышырга мөмкин. Югыйсә, Чыңгыз, Җучи, Бату ханнар гаскәрендә бик күп ырулар сугышкан. Аңа да карамастан, урыс шуның бөтенесен «татар яулары», «татар игосы» дип атаган. Инкыйлабка кадәр хәтта азәрбайҗан-әрмәннәрнең дә «татар» исемендә йөрүе мәгълүм.
XIV йөздә (1247-1318) яшәгән фарсы тарихчысы Рәшидеддин язуына караганда, татарларның артык мәшһүр, артык бөеклегенә күрә, башка түрк кавемнәре, тышкы яктан хәтта татарга охшамасалар да, үзләрен «татар» дип йөртә торган булган. Мәсәлән, татарлар берлегенә кергән тутыккылыч, алчы, чаган, тәрат, куин, баркуй кабиләләре 70000 йорт тәшкил иткән. Бер йортта унлап кеше яшәсә дә, 70 000 х 10 = 700 000, бүгенге Монголия җирләрендә урта гасырларда миллионга якын татар утырган булып чыга!
«Татар гаскәренең куәте һәм тәртибе шулкадәр гаҗәеп, искитмәле зур иде ки, ул, һичшиксез, бөтен дөньяны буйсындыра алыр сыман тоелды», – дип яза билгесез Кытай елъязмачысы (XII гасыр).
Баһадур вафатыннан соң Һун каһанаты (Хунну) таркалгач та бабаларыбыз кул кушырып ятмый, яңадан куәт җыярга тотына һәм дәүләт арты дәүләт төзи.
Академик Василий Бартольд: «Чың­­гыз ханга якын кешеләрдән иң беренчеләрдән булып уйгыр укымышлылыгын Шики-Хутху нойон (сабый чагында ук Чыңгыз ханның хатыны тарафыннан уллыкка алынган татар) үзләштергән булса кирәк. Чыңгызхан аңа мәхкәмә эшләрен тапшыра», – ди («Сочинения», 1 том, 457 бит).
Ләкин Алтын Урда (Җучи Олысы, Олуг Олыс) кемнеке булган соң? Монголныкы, татарныкы, әллә башка бер халыкныкымы?
Алтын Урданың мәркәзе Идел буенда. Кырымда, Кавказда, Себердә, Оренбург ягында, Идел-Җаек буйларында әле дә булса Алтын Урда дәүләтенә кергән татарлар гомер кичерә. Алар күчеп килгән халык түгел, алар әүвәлдән шунда, үз туфрак­ларында яшәгән, яши. Анда бер генә монгол да юк. Калмыклардан башка. Болары, чыннан да, монгол. («Калмык» – «калмак» дигән сүз. Монголлар үз ватанына чигенгәндә аларның бер өлеше бүгенге Калмыкия респуб­ликасы җирләрендә утырып калган.) Олуг Олыста иске татар теле – дәүләт теле булган. Хан ярлыклары татарча язылган. Монголча бер генә документ бар. Анысы да – уйгыр имласында.
Шулай икән, тарихчылар нигә «татар» урынына «монгол», «монгол» урынына «татар» дип яза соң? Аңларга тырышып карыйк.
Тарихчы Марк Альтшулер язуына күрә («Военная тайна» журналы, 2014, №1), «Согласно «Сокровенному сказанию» (китайский перевод генеалогической истории рода Чингизхана), Есугей по дорое был отравлен татарами».
Бу вакыйга ХII йөзнең башында була.
Чыңгызханның атасы монгол Ясүгәй татарларны җиңә һәм аларның тәхет варисын – Тимучин (Тимерче) исемле сабыйны әсирлеккә ала, ә үзенең баласы тугач, аңа көндәшенең улы йөрткән исемне куша. Бу язмада ике ыруның аерым халыклар булуы, хәтта аларның үзара дошманлашып яшәве ап-ачык күренеп тора.
Күпмедер вакыттан соң татарлар Ясүгәйне агулап үтерә. Әлеге күренешкә шикләнеп караучылар, «ул тирмәгә кергәнче үк чирле булган, татарларга каршы сугыш ачар өчен генә монголлар «агулау» фаразын уйлап чыгарган», дигән фикердә торучылар бар.
Тимучин, гаскәр туплап, атасының кан үчен ала, коточкыч яуда татарлар янә җиңелә.
Бу сугышны Фатих Аблак менә болай сурәтли («Татар тарихына карата берничә сүз» исемле кулъязма мәкаләсеннән): «Уникенче гасырда Буйр-Нур күле янында гаять куәтле нәсел – татар кабиләсе яшәгән. Аларның янәшәсендә мыңгу (монгол) халкы да гомер кичергән. Татарлар белән монголлар бергәләшеп Кытайга ябырылмасын, дип Кытай императорлары татар белән монголны бер-берсенә гел каршы котыртып, сугыштырып торган.
1196 елда менә шундый сугыш­ларның берсендә монгол җитәкчесе Тимучин шөһрәт казана, «көндәшләрен» җиңә, әсирләрнең арба чәкүшкәсеннән биегрәкләрен кылычтан уздырырга боера. Татарлар: «Үләргә булгач, үләргә, арба янына барганда һәркем җиң эченә пычак тыгып килсен, ичмасам, дошманнарның гәүдәләреннән түшәлгән түшәккә ятып үлик», – дип сүз куешалар, вакыты җиткәч, шулай итәләр дә. Бу канкоешта ике тараф та күп кырыла. Татарларның җитәкчесе Мәңгүч-Сәүлтү һәлак ите­лә. Әлеге вакыйгага шаһит башка түрк халыклары – аргыннар, буйраклар, карлуклар, кошчылар, осыннар – татарларның батырлыгына сокланып, үзләре дә «татар» исемен йөртә башлый».
Тарихчыбыз Камил Аблязов «Историческая судьба татар» китабында язганча: «Тарихи чыганакларны дикъкать белән укыганда, шуны күрәсең: Буйр-Нур йортының тар-мар кылынуы, «Изге язмалар»да хәбәр ителгәнчә, татарларның мотлак җимерелүе булмый әле. Татарлар бөтенләй юкка чыкмый. Киресенчә, аларның язмышы кискен борылыш ясый, алар яңадан үрчи, кан кардәшләре белән берләшә һәм тәкъдир аларны яңадан-яңа көрәшләргә ыргылырга өнди».
Уртак ватаннары таркалганнан соң аерымланган болгар, хәзәр, авар, кыпчак кебек халыклар ХIII гасырда күмәкләшеп Алтын Урда мәмләкәтен төзи. Анда гомер кичергән барлык милләтләрне дә (урыстан гайре) «татар» дип атау гадәткә керә. Түрк булмаган кабиләләр дә татарлаша, татар теллегә әверелә. Күбесе исламга күчә. Калганнары үз динендә кала. Саба, Балтач, Зәй якларында әле дә шундый авыллар бар, андагы халык үзләренең чуваш, удмурт, мари токымыннан икәнен яхшы белә, ләкин яңадан үз тамырларына кайтырга теләми инде. Шул рәвешле, ул төбәкләрдә сап-сары, җирән чәчле татарлар яшәп ята.
Октябрь түнтәрелешеннән соң азәриләр, нугайлар, кумыклар, каракалпаклар, балкарлар татарлыктан баш тарта, бары тик бүгенге мишәрләр, типтәрләр, керәшеннәр, кырымлылар гына ахыргача «татар» исеменә тугры кала.
Әле кайчан гына бәгъзеләр «без татар түгел, болгар», «мөселман түгел, тәңрече» дип милләтебезнең башын бутап карады. Ләкин биниһая күпчелек бу коткыга бирелмәде, «татар булып туганбыз, бу дөньядан татар булып кына китәчәкбез», диделәр. Чыннан да, болгар нәселе дә без, чыннан да, тәңречеләр токымы да, ләкин күпме сулар аккан, еллар узган, Җир йөзе үзгәргән – инде яңгыравыклы, мәш­һүр «татар» исемен, милләтебез атамасы буларак, һич кыенсынмыйча, һич кимсенмичә, горур күтәрик, дуслар! Үткәнебез оялырлык түгел!
Кара фикерле бәндәләргә каршы торыр, аларның авызын каплар өчен, татар тарихын тирәнтен белергә кирәк! Без мескен халык түгел! Кыенлык­ларны, кимсетүләрне кичеп тә, изе­леп, суккаланып та үз исемебезне, үз җисемебезне – татарлыкны! – саклап калган батыр халык без!
Татарлыктан татар
                         һич гарь [5] итәрме,
Кеше үз исмене инкарь итәрме?!
Татарлыкта татар
                     углы татармын,
Татар түгел димә –
                    башың ватармын!
Дәрдмәнд
Татар булсаң, татар бул, дошма­ныңны ватар бул!
Халык мәкале
Татар теленә тел тидергән тилчә­телнең телен телем-телем телгәләп, тагын-тагын тураклап, тегермәндә теткәләп, түбәдән тәгәрәтермен!
Халык әйтеме
Кардәшләрем, татар исемнәреннән качмыйк, Альбертлар, Робертлар, Луизалар, Кларалар матур яңгыраса да, борынгы түрк-татар исемнәре безгә ныграк ятышып тора лабаса! Исемеңнән качу – мескенлекнең башы ул.
Модә баһадир (б.д.к. III йөз), Атти­ла баһадир (V йөз), Кубрат хан (VII йөз), Аспарух хан (VII йөз), Алмыш хан (Х йөз), Кол Гали (XII йөз), Үзбәк хан (ХIII йөз), Чалу бәй (ХIV йөз), Олуг Мөхәммәт хан (ХV йөз), Кузычак углан (XVI йөз), Сөембикә-ханбикә (XVI йөз), Мөхәммәдъяр (XVI йөз), Япанча баһадир (XVI йөз), Батырша (XVIII йөз), Акмулла (XIX йөз), Габдулла Тукай (XX йөз), Хәсән Туфан (ХХ йөз), Кәрим Тинчурин (ХХ йөз), Муса Җәлил (ХХ йөз), Дмитрий Карбышев (ХХ йөз), Пётр Гаврилов (ХХ йөз), Гази Заһитов (ХХ йөз) – каһарманнарыбызның очына чыга алмаслык! Шулай булгач, син ата-бабаларың кылган гамәлләр белән горурлан, башкалар исемен алырга, аларга охшарга тырышма! Юкса, Ассимиляция Матадоровна Вәлиева яисә Венерик Симпатович Гайнетдиновлар булып күпме яшәргә мөмкин инде?!
Дәвамы бар
1. Юәчҗи – борынгы кабилә.
2 .Рәһен – ирекле тоткын.
3. Тәгин – варис, тәхеткә утырачак углан.
4. Мәрсия – мәрхүмнең якты истәлегенә багышлап язылган мактау сүзе.
5 .Гарь – гарьләнү, кимсенү, оялу.

Теги: Рабит Батулла Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру