Журнал «Безнең мирас»

Зиратлардагы вандаллык кабер ташларына фото кую белән бәйле булырга мөмкин - Баш казый

Каберләрне мәсхәрәләү ташларга фото кую белән бәйле булырга мөмкин. Татарстанның Баш казые “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына шул хакта белдерде.


Искәртеп үтик, Яшел Үзән районы Бәчек авылы зиратында билгесез кешеләр 90нан артык кабер ташын аударган. Аңа кадәр Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында да вандаллык акты булган иде.


“Зиратларда кабер ташын аудару - белемсезлек, наданлык эше. Бу эшне яшьләр дә эшләргә мөмкин. Каберләрне барлап, дога кылып торырга кирәк, ә аударырга түгел", - диде баш казый.


"Зур галимебез Шиһабетдин Мәрҗани ике кеше күтәрә алмаслык таш куегыз, дигән. Таш турында да төрле фикер булырга мөмкин. Кабер ташларына сурәтләр куярга рөхсәт ителми, бу - матур күренеш түгел. Зираттагы фотолы кабер ташларын алыштырсыннар иде. Ташка фото куярга ярамаганлыкны халыкка аңлатырга кирәк. Без, берәр начар гамәл кылынса, вандаллар, террористлар эше, дип, динебезне тискәре яктан күрсәтәбез. Исәннәргә аңлатырга кирәк - кемдер килеп, фотосын, ташын алып куя. Ул динсез икән, динсез инде, нишләтәсең аны”, – диде Татарстанның баш казые.


“Татар-информ”

Теги: Алмаз Шиһабетдинов

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру