Журнал «Безнең мирас»

Васил Шәйхразиев төрки яшьләр форумында: Яшьләр кая килгәннәрен белеп килгән

Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев “Төркиләр алтыны” II Бөтенроссия яшьләр форумы делегатларының әзерлекле килүен билгеләп узды. Бу хакта ул бүген “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Идел” яшьләр лагеренда яшьләр белән узган очрашудан соң әйтте.
“Без төрле форумнар оештырабыз, күбесе яшьләр аша уза. Яшьләр һәрвакытта да инициативалы. Без күбесенчә оештыру комитетларында төрле мәсьәләләр күтәрәбез. Яшьләр белән бергә эшләп, яңа проектлар төземәкче булабыз. Иң мөһиме – оештыру комитеты эше вакытында булган сорауларны һәм юнәлешләрне дөрес аңлап, яшьләргә җиткерергә. Безнең уңыш шул вакытта һәрвакытта да булачак. Бу юлы да безнең планнар дөрес булган. Чынлап та, яшьләр кая килгәннәрен белеп килгән. Сорауларга ничек җавап бирәсен дә белә, шуңа күрә бүген алар белән эшләве җиңелрәк. Минем өчен аларның сүзен ишетү мөһим. Фикерләре ниндирәк – шушы 3-4 көн эчендә алар арамы, әллә, аларга кызыкмы, нинди сораулар бирәләр. Шуңа күрә алдагы форумнарга да аңлап бару кирәк. Бер караганда, шаблоннар – ул әйбәт, ләкин безнең тормыш тиз үзгәрә, шуңа күрә бу шаблоннарны да тиз генә үзгәртә белергә тиешбез”, – дип белдерде Васил Шәйхразиев.
Төрки халыкларның телләрен саклап калу проблемасына үз фикерен белдереп, вице-премьер: “Бу сорауларга күбесе җавап эзли. Ул татар теле дә, чуаш, мари һәм башка телләр дә... Ләкин бу форум безнең тарихны, телне саклап калырга, аның белән бергә яшәргә теләвебезне чагылдыра. Авыз тутырып мактанырлык сүз юк, ләкин шушы форумнар аша без киләчәккә өмет баглап, халыкка һәм дәүләт җитәкчеләренә җиткерәбез”, – диде.
Васил Шәйхразиев гомуми төрки тел булдыруга карата фикере белән дә уртаклашты. “Бер караганда матур фикер, ләкин аны тормышка ашырыр өчен күп кенә эшләр башкарырга кирәк. Дәүләт, халык тарафыннан бердәмлек кирәк. Күп кенә әйберләрне сөйләргә була, ләкин мәгънәсе, киләчәге юк. Без глобаль дөньяда торабыз, интенсив рәвештә алга барабыз. Әгәр булдырып чыксак әйбәт булыр иде, ләкин бик авыр булачак”, – диде.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/07/149838/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру