Журнал «Безнең мирас»

Тукай бүләгенә галимнәр дә лаек - Рәмил Исламов

Кайбер язучыларның Г.Тукай премиясен галимнәргә бирүгә каршы фикерләр яңгырады. Бу уңайдан  филология фәннәре докторы, Г. Тукай премиясенә кандидат Рәмил Исламов «Татар-информ» хәбәрчесенә үз сүзен әйтте.



«Бу хакта ишетергә туры килде, әле дә ишеттерәләр, ди ул. - Соңгы вакытта интернет челтәрләрендә дә мондый аңлашылмаучанлыклар ишәйде. Иң элек, бу премиянең нигезләмә-кагыйдәләрен ныклап укырга кирәк: анда «әдәбият гыйлемендә һәм сәнгать гыйлемендә күрсәткән хезмәтләре өчен» диелгән. Ул яктан караганда, безнең хезмәтләр әдәбият гыйлеменә карый. Өстәвенә, турыдан-туры Тукай турында. Киләсе елга, Алла боерса, Тукай премиясенә 60 ел тула. 1958 елдан бирле, аңа әдәбият гыйлеме буенча бары тик 4 кенә кеше лаек булган икән. Аның беренчесе 1974 елда булса, соңгысы 2006 елда бирелгән. Ун елдан артык вакыт узган. Бер караганда, премия коммиссиясе бик объектив булган, дигән уйга килергә мөмкин. Икенче яктан караганда, безнең мондый мәртәбәле бүләккә 60 ел эчендә шулай 4 кенә гыйльми хезмәт лаек булдымы икәнни?»


Исегезгә төшереп узабыз филология фәннәре докторы Рәмил Исламов, тарих фәннәре кандидаты Җәүдәт Миңнуллин төзегән «Тукай –ядкярләрдә» ике томлыгы быел Г. Тукай премиясенә тәкъдим ителде.


«Татар-информ»

Теги: Мөршидә КЫЯМОВА

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру