Дөнья хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Татарстанга салкын килә

Татарстанга салкын килә

Татарстанга атна уртасында салкыннар киләчәк.Чәршәмбе көнне, 5 февральдә,  синоптиклар фаразлавынча, салкын һава торышы көтелә: төнне -4тән -9 градуска кадәр, көндез -1дән -6 градуска кадәр салкын бул...


Татарстанга атна уртасында салкыннар киләчәк.




Чәршәмбе көнне, 5 февральдә,  синоптиклар фаразлавынча, салкын һава торышы көтелә: төнне -4тән -9 градуска кадәр, көндез -1дән -6 градуска кадәр салкын булачак. Бераз кар явачак, урыны белән буран булуы да ихтимал. Юлларда көчле бозлавык саклана, сак булыгыз.



Пәнҗешәмбе көнне, 6 февральдә, тәүлекнең караңгы вакытында 13кә, аяз вакытта 18 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -6...-11 градуска кадәр җылытачак.


Җомга көнне, 7 февральдә, кар, көчле җил һәм буран көтелә. Әмма температура шулай ук калачак.


Ял көннәрендә бигрәк тә салкын булачак. Якшәмбе, 9 февральдә — -20, ә аязган вакытта -25 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -13, -18 градустан артмаячак.



Фото: pixabay
#Яңалыклар

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи