Дөнья хәбәрләре Уку өчен 1 минут

«Татар-информ» фотографы коллекциясендәге борынгы фотоаппаратлар - “Хәзинә” күргәзмәсендә

«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә ачылган «Россия татарлары. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы» күргәзмәсенә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотографы, коллекционер Расих Фәсхетдиновның шәхси тупла...

«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә ачылган «Россия татарлары. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы» күргәзмәсенә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотографы, коллекционер Расих Фәсхетдиновның шәхси тупланмасыннан фотоаппаратлар да куелган.


Күргәзмә танылган коллекционер Низами Ибраимовның фоторәсемнәр тупланмасында сакланган эшләрдән төзелгән. Үткән гасырның фотоателье образын тудыру өчен күргәзмәне оештыручы Татарстан Республикасы Дәүләт Сынлы сәнгать музее хезмәткәрләре зур фотоҗайланмалар коллекциясе туплый алган Расих Фәсхетдиновка да мөрәҗәгать иткәннәр.


Мәгълүмат өчен. Расих Фәсхетдинов коллекциясендә 900ләп фотоаппаратура саклана. Шуның иң борынгысы – 1885 елгы француз аппаратурасы.


«Татар-информ»


#Рузилә Мөхәммәтова

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи