Журнал «Безнең мирас»

Тамашачы залда безгә кушылып җырлап утыра – Илфир Якупов Мәскәү гастрольләре турында

Мәскәү шәһәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының гастрольләре тәмамланып килә. Иртәгә Кәрим Тинчуринның “Җилкәнсезләр”е белән гастрольләр ябыла. Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе театр директоры Илфир Якупов белән элемтәгә керде.


"Кайсы спектакльне күбрәк яраттылар дип әйтә алмыйм. Без өченче тапкыр Мәскәүгә алып килгән “Мәхәббәт FM»ны да кабат килеп караучылар булды. Кичә “Бармы ришвәттән дәва?”ны күрсәттек. Тамашачылар социаль челтәрләрдә рәхмәт әйтеп яздылар”, - диде Илфир Якупов.


Театр җитәкчесе фикеренчә, Мәскәүдә яшәүче татарлар телгә сусап киләләр. Алар “Сезне күрдек, татар телен ишеттек”, - дип килеп, артистларга рәхмәтләр әйтеп киткәннәр. “Ел дәвамына җитәрлек энергия биреп китәсез”, - дигәннәр.


“Тамаша залына башка милләт кешеләре дә килә. Алар спектакльләрне синхрон тәрҗемә белән тыңлыйлар. “Галиябану” спектаклендә үзем дә залда утырып тордым. Алар артистларга кушылып җырлыйлар. Аларның шулай җырлап утырулары артистларга да көч бирә. Залда матур атмосфера тудыра”, - ди Илфир Якупов.


«Татар-информ»

Теги: Айсылу Хафизова

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру