Журнал «Безнең мирас»

Рөстәм Миңнеханов: Үзебезне үзебез кайгыртмасак, безнең мәсьәләләрне беркем дә хәл итми

Бүген ислам илләре белән дә нәтиҗәле хезмәттәшлек алып барыла, диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Г.Камал театрында барган VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында.


Исегезгә төшереп узабыз, Казанда 18-20 майда VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы уза. Форум пленар утырышының икенче өлешендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Президент республика җитәкчеләре исеменнән Казанга килгән кунакларны сәламләде.


«Форум уңышлы узар һәм күп файдалы гамәлләр башкарылыр, – ди Президент Р.Миңнеханов. – Сигезенче тапкыр бу форумны үткәрәбез. Бу бик кирәкле һәм мөһим җыен. Бөтен Россиядән сезне чакырып, үзебезнең динебез, телебез, гореф-гадәтләребезне саклау буенча күп кенә мәсьәләләр хакында сөйләшәбез. Дини юнәлештә шактый эшләр башкарыла. Теләгем шул: күңелгездә йөрткән уйларыгызны уртага салып сөйләшегез, моңа мөмкинлек бар. Без сезгә таянабыз. Мәчетләр торгызыла, китаплар бастырыла, мәдрәсәләр ачыла – болар барысыда безнең милләтебез өчен мөһим. Үзебез турында үзебез кайгыртмасак, безнең мәсьәләләрне беркем дә хәл итәчәк түгел. Бу мәсьәләләр Татарстанда уңайрак хәл ителә. Читтә яшәүче милләттәшләребез өчен авыррак икәнен дә аңлыйм. Шуңа күрә бердәм булсак, проблемаларны җиңелрәк хәл итәчәкбез».


Татарстан Президенты үз чыгышыннан соң Россиянең төрле төбәкләреннән килгән иң актив дин әһелләренә Татарстан дәүләт бүләкләре тапшырды.


Дини форумда Сахалин өлкәсе, Приморье крае, Еврей Автоном өлкәсе, Амур өлкәсе, Хабаровск крае, Магадан өлкәсеннән ислам дине әһелләре килде. Быелгы форумга беренче тапкыр катнашучы төбәкләр дә бар: Еврей Автоном өлкәсе, Амур өлкәсе, Хакасия Республикасы, Брянск өлкәсе, Лепецк өлкәсе – шундыйлардан. Татар дин әһелләре форумына килгән иң зур делегация Башкортстан Республикасыннан. Әлеге тоөбәктән барлыгы 140 дин әһеле катнаша.


Форумның беренче көнендә татар дин әһелләре “Ислам дине һәм татар халкының милли үзенчәлеге”, “Болгар Ислам академиясе – милли-рухи фикерне тергезү үзәге”, “Мәчет һәм татар гаиләсе”, “Ислам дине һәм күпкырлы матбугат” дип аталган секцияләргә бүленеп эшләде. Әлеге секцияләрдә резолюция дә кабул ителде.


VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына Россиянең 68 төбәгеннән меңнән артык делегат килде.


«Татар-информ»

Теги: Мөршидә КЫЯМОВА

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру