Журнал «Безнең мирас»

Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсе губернаторына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда, Зәй районында фаҗига сәбәпле, Самара өлкәсе губернаторы Николай Меркушкинга кайгы уртаклашу хәбәрен җиткерде.
Искәртеп үтик, бүген төнлә 00.37 Зәйдән чыкканда, Әлмәткә бару юлында,   “Неоплан” пассажир автобусы “КАМАЗ” йөк автомобиле белән бәрелешүе турында хәбәр ителгән иде. Бәрелешкәннән соң Самарадан Ижауга баручы автобус юл кырыена төшеп, янып киткән.
Фаҗига нәтиҗәсендә 13кеше һәлак була, шул исәптән ике бала. Тагын 15 кеше зыян күргән.
“Татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән кичә төнлә Самарадан Ижауга юл тотучы автобус белән булган коточкыч фаҗига сәбәпле, ихластан кайгыгызны уртаклашам һәм терәк булуыбызны белдерәм.
Күпсанлы кешеләр, шул исәптән балалар үлеменә китергән фаҗига турындагы хәбәр безнең күңелләрне кузгатты. Һәлак булучыларның якыннары, туганнарының кайгысын уртаклашабыз, зыян күрүчеләрнең тизрәк терелүен телибез”, - диелгән Татарстан Президенты юллаган телеграммада.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/02/143656/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру