Журнал «Безнең мирас»

Оренбург шәһәрендә беренче тапкыр "Оренбург гүзәле"н ачыклыйлар

Оренбургта беренче тапкыр татар кызларын данлаучы “Оренбург Гүзәле-2017” шәһәр бәйгесе узачак. Финал көне 30 мартка билгеләнгән бәйгене шәһәрнең “Туган тел” татар милли-мәдәни мохтарияте оештыра, дип хәбәр итәләр милли оешмадан.


Бәйгегә 18-25 яшькәчә кызлар чакырыла. Аларның татар телен белүләре шарт. Бәйгедә җиңгән кыз “Татар кызы” төбәк һәм Бөтероссия бәйгесендә катнашачак.



Бәйгенең беренче туры 6 февральдә ачылды. Оештыручылар катнашырга теләүчеләрдән 6 мартка кадәр анкеталар кабул итәчәк. Финалистларның исемлеге 7 мартта игълан ителә.


Финалда кызларга “Уңган хуҗабикә” биремендә – үзләре әзерләгән милли ризыклар, милли кул эшләре белән таныштырырга, “Мин – татар кызы” биремендә – татар телен һәм әдәбиятын, тарихын белүгә блиц-сораштыруда катнашырга туры киләчәк. “Биик әле, кызлар!” биремендә – биеп күрсәтергә, “Халкымның күңел бизәкләре” биремендә милли киемнәрдә чыгыш ясарга кирәк булачак.


“Оренбург гүзәле” исеменә ия кызны ачыклаудан тыш, жюри “Тамашачы күңелен яулаган гүзәлкәй”, “Уңган кыз”, “Зыялы кыз” кебек башка төрле номинацияләрдә дә җиңүчеләрне билгеләячәк. Химаячеләр дә үз бүләкләрен тапшырырга ниятли. Жюрига фән, мәдәният, сәнгать, спорт әһелләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре чакырыла.


“Татар-информ”

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру