Журнал «Безнең мирас»

Минтимер Шәймиев төрек тарихчылары белән фән һәм мәдәният хезмәттәшлеге турында сөйләште

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев бүген төрек тарихчы-профессорлары, фән докторлары Илбәр Ортайлы һәм Ташансу Түркәр белән очрашты.
Республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Казан Кремлендә узган очрашуда Төркия һәм Татарстан арасындагы фән, мәдәният һәм тарихи мирасны саклау буенча хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре каралды.
Илбәр Ортайлы һәм Ташансу Түркәр Төркиянең Казандагы Генераль Консулы Турхан Дилмач озатуында “Яңарыш” фондының Болгар һәм Зөядәге җиде еллык эшчәнлегенә багышланган экспозиция белән, шулай ук Болгар ислам академиясе төзелеше һәм Казан Изге Ана иконасы соборын булдыру турындагы яңа проектлар белән танышты.
Кунаклар Минтимер Шәймиевкә “Татарика” атласының төрек теленә тәрҗемә ителгән басмасын бүләк итте. Проект Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан башкарылган. Иганәчесе “Алабуга” махсус икътисадый зонасы резидентларының берсе – Төркиянең “Кастамону” компаниясе. “Татарика” атласының төрек телендәгесен тәкъдим итү иртәгә Истанбулда узачак.
Кунаклар шулай ук Казан федераль (Идел буе) университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында “Мәдәни мирасны саклау, милләтләрнең мәдәниятен якынайту һәм үзара баету” темасына уздырылган түгәрәк өстәлдә катнашты.
 http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/09/149927/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру