Журнал «Безнең мирас»

Камил Сәмигуллин: "Мәүлидне безнең бабайлар һәрвакыт бәйрәм иткән, бу безнең традиция"

11 декабрь көнне мөселман дөньясы Мәүлид ән-Нәби бәйрәмен - Мөхәммәт Пәйгамбәрнең (с.г.в.) дөньяга килгән көнен билгеләп үтәчәк. Аның Татарстандагы төп чарасы, инде традициягә кертелгәнчә, быел да Болгарда узачак. Татарстан Республикасы Диния нәзарәте тарафыннан инде дүртенче ел рәттән оештырыла торган әлеге бәйрәмгә быел да республикадан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән кунаклар киләчәк. Аерым алганда, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, РФ мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Габбасовның килүе көтелә. Бу хакта бүген "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.


Камил хәзрәт белдергәнчә, бәйрәм чарасына җыелган кунаклар белән эшлекле очрашулар дә каралган. "Болгар ислам академиясе төзелеше ахырына якынлаша, бу хакта да сөйләшү планлаштырыла", - диде ул.
Камил хәзрәт барлык мөселманнарны бәйрәм чараларында катнашырга өндәде. “11 декабрь көнне Ахшам намазыннан соң, кояш баегач, барыбыз да яраткан Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в) туган кич башланачак. Бәйрәм кышка туры килгәнгә, без Болгарда урын белән чикләнгән. Әмма Мәүлид – бер айга сузылган бәйрәм. Ул мәчетләрдә көн саен бәйрәм ителәчәк. Мәсәлән, Казанның “Тынычлык” мәчетендә җомга намазыннан соң бәйрәм чаралары башланачак, әгәр анда килсәгез, пылау белән сыйланырсыз", - диде ул. Болгарда исә, Ак мәчеттә узачак төп чаралардан тыш, балалар өчен уеннар да каралган - мәчеттән ерак булмаган урыннарда аларга уен мәйданчыклары корылачак.
Татарстан Диния нәзарәте рәисе Мәүлид ән-Нәби бәйрәменең мөселманнар өчен мөһим булуын аңлатып: "Мәүлитне безнең бабайлар һәрвакыт бәйрәм иткән, бу безнең традиция”, - диде.
"Татар-информ"

Теги: Алсу Исмәгыйлева Яңалыклар Кыскача

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру