Журнал «Безнең мирас»

Камал театрының “Килмешәк” спектаклен Кытайдагы фестивальдә күрсәтәчәкләр

Камал театры Кече сәхнәсендә куелган “Килмешәк” спектакле белән Кытайга фестивальгә барырга җыена. Бу хакта бүген журналистлар белән очрашуда театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев хәбәр итте.
“Фестиваль Кытайның Нанкин шәһәрендә булачак. Шушы көннәрдә фестивальгә рәсми чакыру көтәбез, - диде спектакльнең режиссеры. – Сөмбел Гаффарова пьесасы буенча куелган “Килмешәк” спектакленең фестиваль язмышы бик уңышлы булыр кебек. Ул апрельдә Будапештка чакырулы”.
Фәрит Бикчәнтәев “Килмешәк” пьесасының Норвегия-Кытай проекты кысаларында язылганлыгын искәртеп үтте. “Сөмбел Гаффарова Кытайга барып педагоглар һәм драматурглар җитәкчелегендә язды. Ул әсәре белән безгә килде һәм шушы спектакль туды”, - диде ул.
Яшь драматургларны куймасак, аларның иҗатка дәрте сүнәчәк дип саный Фәрит Бикчәнтәев.
Камал театры Кече сәхнәдә Сөмбел Гаффрованың тагын бер әсәрен чыгарырга җыена. Әсәрне Фәрит Бикчәнтәевның шәкерте Олег Кинҗәгулов куя. “Парковка” әсәре “Яңа татар пьесасы” конкурсы финалисты. Үткән театр сезонында Камал театры җиде пьесаны, шул исәптән Сөмбел Гаффарова пьесасын да сайлап, сәхнәдән театраль укулар оештырган иде.

  • Пьесаның төп герое – Фатыйма, инфантиль ханым, үз дөньясында яши, берни дә эшли белми, үзенә эш юктан эш ясап шартлы рәвештә иҗтимагый дип атарга мөмкин булган эшләр белән шөгыльләнә. Баласы төшә һәм ул хыялындагы бала белән саташып яши һ.б.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/26/172304/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру