Дөнья хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Камал театрының «Бармы ришвәттән дәва?» спектакле берьяклы килеп чыккан – Ф.Сибагатуллин

Россия Дәүләт Думасы депутаты, язучы, танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Фатыйх Сибагатуллин Г.Камал театрының Мәскәүдәге гастрольләре репертуарындагы коррупция проблемасын каты тәнкыйтьләнүче «Ба...

Россия Дәүләт Думасы депутаты, язучы, танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Фатыйх Сибагатуллин Г.Камал театрының Мәскәүдәге гастрольләре репертуарындагы коррупция проблемасын каты тәнкыйтьләнүче «Бармы ришвәттән дәва?» спектакленә игътибар иткән. Депутат сүзләренчә, Россиядә ришвәтне тамырдан корыту кирәк. Ул бу хакта "Татар-информ" корреспондентына белдерде.


«Хәзерге вакытта Дәүләт Думасында ришвәтчелеккә каршы көрәштә законнарны камилләштерү бара. Әгәр дә закон кабул ителсә, ришвәтченең генә түгел, аның туганнарының да мөлкәте конфискацияләнәчәк. Ришвәтчелекне тамырдан корыту өчен лаеклы хезмәт хакы түләргә кирәк, шулай ук идеология кирәк. Төп проблема нәкъ менә идеология булмауда.


Ә «Бармы ришвәттән дәва?» спектакленә килсәк, ул берьяклы гына килеп чыккан», – дип белдерде Фатыйх Сибагатуллин.


«Татар-информ»


#Александр Долгов

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи