Журнал «Безнең мирас»

Фотограф Рифхәт Якупов: Фотобәйгеләрдә чын этнография кимегәннән-кими бара

«Дөнья глобальләшә барган саен анда урыныбыз кысыла-кечерәя бара, - дип үзенең пессимистик фикерләре белән уртаклашты «Татар халкының этнографик бизәкләре» фотоконкурсының «Традицияләр һәм гореф-гадәтләр» беренче урынны алган танылган фотограф Рифхәт Якупов. - Мондый конкурсларда да чын этнография кимегәннән-кими бара. Шуңа күрә бу конкурслар тарих өчен эшләве белән зур кыйммәткә ия. Югала барган дөньяны фоторәсемнәрдә сакларга тырышабыз», - дип дәвам итте ул.
Шул ук конкурсның жюри әгъзасы булган икенче бер фотограф Рамил Галиев киресенчә оптимистик рухта иде. Ул Рифхәт Якупов белән килешмәвен белдерде. “Татар дөньясы зур, Этнографик фоторәсемнәр конкурсының георграфиясе киңәя баруы да шуны раслый”, - ди ул.
Искәртеп узабыз, «Татар халкының этнографик бизәкләре» фотоконкурсы җиңүчеләрен бүген Камал исемендәге Татар дәүләт академик театры фойесында оештырылган күргәзмә ачылу тантанасында игълан иттеләр.
Мәгълүмат өчен. «Татар халкының этнографик бизәкләре» фотоконкурсы 2014 елдан башлап “Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу (2014 - 2019)” дәүләт программасы буенча үткәрелә. Лауреатлар “Портрет”, “Традицияләр һәм гореф-гадәтләр” һәм “Халыкчан гамәли сәнгать” номинацияләре буенча билгеләнә.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/26/155060/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру