Журнал «Безнең мирас»

Динебез булмаса, бәлки, без хәзер булмас та идек – Индус Таһиров

Индус Таһиров татарларны Ислам дине саклап калган дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә "Ярдәм" мәчетендә узган ифтар алдыннан сөйләде.
3 майда Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы, профессор Индус Таһиров һәм аның туганнары, “Ярдәм” мәчетендә ифтар мәҗлесе уздырды. Ифтарда барлыгы 1200гә якын кеше катнашты.
“Мөхтәрәм җәмәгать, менә изге айга кердек. Милләтебез Ислам дөньясында яшәп, бәхетле гомер кичерә. Бүген барыбыз да “Ярдәм” мәчетенә җыелып, бер-беребезгә изге теләкләр теләде. Үзебезнең кем булуыбызны тагын бер искә төшердек. Без – татарлар, мөселманнар. Без һәрвакытта үзебезнең динебезне, гореф-гадәтләребезне беренче урынга куеп яшәдек. “Ярдәм” фонды шул юнәлештә эшли”, – диде ул.
“Ислам дине, безне иң авыр вакытларда да коткарып калды. Дәүләтебезне югалтып, урыс кулына күчкәннән соң, без коточкыч упкынга төшкән идек. Әгәр дә шушы динебез булмаса, без, бәлки, бу көннәрдә булмаган да булыр идек. Аллаһка шөкер, Ислам динебез безне коткарып калды. Бүгенге көндә динебез яңарып килә, яшьләребез арта” – дип сөйләде академик
Совет чорының татар милләтенә йогынтысы турында Индус Таһиров: “Совет чорында без динсез, телсез кала яздык. Шул чорны үтеп, исән калып, бүгенге көнгә дә килеп җиттек. Бүген безнең яшәешебезгә, динебезгә, гомумән татарлыгыбызга юл ачылды. Без һаман да шул юлдан барачакбыз”, – диде ул.
Татарларның хәзерге вакытта Ислам теленә мөнәсәбәте турында ул: “Татарлар, һичшиксез, үзгәртергә тиеш. Безнең барыбер әле Ислам диненә чын мәгънәдә килеп җиткәнебез юк. Яшьләребезнең мәчетләргә йөреп, Ислам диненә тугрылыклы булып яшәп, Ислам гаиләләре булдырып, телебезгә хезмәт итәрлек шәхесләр тәрбияләргә насыйп булсын иде”, – дигән, фикер әйтте.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/06/04/141868/

Теги: Алмаз Шиһабетдинов

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру