Дөнья хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Атна уртасында көннәр җылытачак

Атна уртасында көннәр җылытачак

Татарстанда атна уртасында көннәр җылытачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.Чәршәмбе көнне, ягъни 8 апрельдә, республикада ур...


Татарстанда атна уртасында көннәр җылытачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.



Чәршәмбе көнне, ягъни 8 апрельдә, республикада урыны белән бераз явым-төшем булуы ихтимал, төнлә – кар, көндез яңгыр явачак. Моннан тыш, төбәкнең көнчыгышында төнлә төньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк. Төнлә 0..-5, көндез 3-8 градус җылы, Татарстанның көнбатышында термометрның терекөмеш баганасы +12 градуска кадәр җитәчәк.


Пәнҗешәмбе көнне, ягъни 9 апрельдә, көндез  +9..+14 градус җылы булачак. Шул ук вакытта, көндез урыны белән – яңгыр, төнлә юеш кар яварга мөмкин.


Җомга көнне, 10 апрельдә һәм шимбә, 11 апрельдә, республикада җылы һава торышы сакланачак. Җомга көнне явым-төшем булу ихтималы аз, ә шимбә көнне яңгыр яварга мөмкин.


Чыганак: Татар-информ
Фото: pixabay
#Безнең мирас #Яңалыклар

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи