Журнал «Безнең мирас»

Арчада Оренбург татарларын кунак иттеләр

Оренбург өлкәсе татарлары Арчага килде. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Арча мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гарифҗанова хәбәр итте.
Ерактан килгән кунакларның татар иленә сәфәре Арча район башлыгы Илшат Нуриев белән очрашудан башланган.

“Кызыклы һәм эшлекле сөйләшүләрдән соң делегация вәкилләре район белән таныштылар. Алар «Казан арты» тарих-этнографик музеен, «Арча» спорт комплексын карадылар, Ташкичү мәктәбендә туган як музеенда, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани музеенда, мәчеттә, Арчаның яңа 6нчы мәктәбендә, Боз сараенда булдылар. Яңа Кырлайда Габдулла Тукай музей комплексына сәяхәт кылдылар. Көтектә терлек асраучы Дамир Шакирҗанов, Мөндештә Хәлим Гарипов фермер-крестьян хуҗалыклары, Айванда яшелчә үстерүче Нафил Гатауллин эше белән таныштылар. Кичен район мәдәният йортында безне үзләре алып килгән спектакльне куеп сөендерделәр. Кунакларның Арчада узган сәяхәте бай эчтәлекле булды”, - ди Гөлназ Гарифҗанова.

5 гыйнвар көнне Оренбург өлкәсе татарлары эш сәфәрләрен Сабада дәвам итте.
http://tatar-inform.tatar/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру