Журнал «Безнең мирас»

Укытучы-депутатка уңышлар телик!

🏷 Admin

Бөтенроссия мәгърифәтче остазлар җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы региональ координаторы, Казан энергетика көллиятенең информатика укытучысы Раил Шәмсетдинов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты мандатын алды.
 

Кичә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе утырышында Татарстан Дәүләт Советы депутатының вакантлы мандатын тапшыру турында карар кабул ителде. Тиешле карар кабул ителгәннән соң, Раил Шәмсетдиновка сайлану турында таныклык тапшырдылар. Яңа теркәлгән депутат үз эшен Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы утырышында ук башлаячак.

2006 елдан Раил Шәмсетдинов Казан энергетика көллиятендә информатика укытучысы булып эшли, 2010 елда педагогика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала. 2013 елда махсус һөнәри белем бирү системасында Татарстан Республикасының иң яхшы укытучысы, 2014 елда Россия Федерациясенең иң яхшы укытучысы булды.


"Эшчәнлегем тулысынча мәгариф белән бәйле булганга, Дәүләт Советында төп юнәлешем итеп нәкъ менә белем бирү проектларын сайларга телим. Шуңа бәйле рәвештә Мәгариф комитетында эшлисем килә. Анда педагогларның, тәрбиячеләрнең һәм ата-аналарның мәнфәгатьләрен кайгыртачакмын”,  дип хәбәр итте Раил Шәмсетдинов.

 

Аңа, республиканың педагоглары һәм халкы мәнфәгатен кайгыртып, нәтиҗәле эш алып баруын телибез!

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру