Журнал «Безнең мирас»

Туган ягым яшел бишек

🏷 Admin

Арчаның “Казан арты” тарих-этнография музее Ветераннарның җирле иҗтимагый оешмасы белән берлектә 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерү өчен Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында җиңү яулады. “Туган ягым – яшел бишек” проектының төп чаралары Арча ягының тарихын һәм әдәби мирасын саклауга багышлана. Проект район мәктәп укучыларына, студентларга, туристларга юнәлтелгән. Ә иң мөхтәрәм катнашучылар  –  өлкәннәр. Алар – район үсешен, тарихны, чын кыйммәтләрне яшьләргә җиткерүчеләр. Проект кысаларында тарихи урыннар  буенча автоэкскурсияләр, велоэкскурсияләр һәм җәяүле походлар, шулай ук  әдәби, тарихи кичәләр, конкурслар үткәрү күздә тотыла.

        Кызыклы һәм  эчтәлекле чараларның  беренчесе Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек”  әсәре буенча музей экспозициясендә  иммерсив экскурсия иде, Г.Камал музеенда татар драматургиясенә нигез салучы Галиәскәр Камалга багышланган "Татар драматургиясе классигы" исемле  әдәби-музыкаль хәтер кичәсе, халык язучысы М.Мәһдиев музеена сәяхәт өлкән һәм яшь буынны берләштерде. Районыбыз үсешенә зур өлеш керткән, күренекле якташларыбызга багышланган “Шәхесләр белән бизәлә туган як тарихлары” исемле күргәзмә мәктәпләрдә, паркларда тәкъдим ителде.

 

  Ел дәвамында "Тукай безнең күңелләрдә" интеллектуаль уены, “Ислам нуры” исемле автоэкскурсия, «Яхшы укытучылар яхшы укучыларны тудыра», Казиле авылында җәяүле экскурсия һәм "Казиле авылы тарихы" исемле китапны тәкъдим итү кичәсе оештырылачак. Арча муниниципаль районының Ветераннар җирле иҗтимагый оешмасы һәм «Казан арты” тарих-этнография музееның уртак хезмәте “Туган ягым – яшел бишек” проекты нәтиҗәләрен туплаган альбом эшләү күздә тотыла.

 

Әлеге проект кысаларында күргәзмәләр өчен стеллажлар, микрофон, тавыш көйләү җайланмалары алынды, төрле милләт халыклары киемнәре тектерелде.

 

Гомумән алганда, проектлар белән конкурсларда катнашу музейлар эшчәнлеген үстерергә, җанландырырга һәм килүчеләр санын арттырырга ярдәм итә.

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру