Журнал «Безнең мирас»

Муса Җәлил кызы Люциянең хаты

🏷 Admin

Узган елның (2023) 12 декабрендә СанктПетербургтан – каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең кызы Люциядән «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Леронга хат килеп төште. Ул хатны укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәргә булдык.

 

«Исәнмесез, хөрмәтле дустым Ләбиб!

 

Көн саен Сезне искә алам, Сезнең белән сөйләшәм. Әсәрләрегезне укып шатланам. Миннән дә, кызым Лилианнан да әнием турында язган «Шагыйрә Зәкия Садыйкова» дигән әсәрегез өчен рәхмәт Сезгә. «Безнең мирас» журналын яраттым. Әсәрләрнең теле матур, җиңел укыла. Рәхәтләнеп укыйм. Журналдагы хезмәтләр һәм әсәрләр аша яшьлегемә, татарлыгыма кайттым. Якын дусларым белән очраштырды мине журнал. Мирсәет Яруллин ике җырын миңа багышлады: «Син керәсең йөрәгемә», «Кара күзләр, кара керфекләр». Аның кулында әтинең Фәрит абыйсына (композитор, атаклы «Шүрәле» балеты авторы Фәрит Яруллин (1914- 1943). – Л.Л.) язган хаты бар иде.

 

Рәшит Ягъфәровны Казан университетыннан табып, тагы ике егет белән бергә, Казаннан Санкт-Петербургка (ул чакта Ленинград. – Л.Л.) алып киттем – кинога төшерергә, үзем «Моабит дәфтәре» дигән фильмны эшләгәндә.

 

Казан телевидениесендә эшләгәндә Вафирә Гыйззәтуллинаны кинога төшердем.

 

Мәскәүдә кино институтында укыганда Щепкин исемендәге театр училищесының татар студиясе шәкертләре Равил Шәрәфиев, Рабит Батуллин, Туфан Миңнуллин белән аралаштым. Аларны һәм Николай Дунаев белән Ринат Таҗетдиновны «Яшьләр иҗаты» дигән фильмга төшердем. 1961 елда Тукайның 75 еллыгына татар телендә диплом спектакле әзерлиләр иде. Мин спектакльнең ничек барлыкка килүе турында сценарий яздым, ул фильмны Казанда ике мәртәбә күрсәттеләр. Хәзер инде алар данлыклы, зур артистлар булды, күбесе мәрхүм.

 

Эльмира Шәрифуллина исеме дә миңа таныш. Роза Туфитуллова мине ярата иде. Ә Риза Шәфиев – минем өчен әтиемнең энекәше. Исмәгыйль абыйның иҗаты турында әниемнән беләм.

 

Шулай итеп, сезнең журналны укып, күп нәрсә белдем. Хаҗга баруыгызга бик шатландым. Хатымны соңга калып язам, ләкин чын күңелдән язам. Татарча язасым килде. Хаталар өчен гафу итегез.

 

Сез, Ләбиб, егетләр («Мәдәни җомга» газетасының һәм «Казан утлары» журналының баш мөхәррирләре – Вахит Имамов, Рөстәм Галиуллин) белән бик зур эш эшләдегез: әтиемнең туган җиренә алып кайтып, әтием йөргән эзләрдән йөртеп, ятимлегемнән кайтардыгыз.

 

Шундый зур җыелышта форум халкына: «Менә Муса Җәлил кызы Люция!» – дип, минем барлыгымны белгерттегез.

 

Зур рәхмәт Сезгә. Дога кылам...

 

Сәлам белән, Люция Җәлилова».

 

 

"Безнең мирас". – 2024. – №1. – Б.61-62.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру