Арчада керамика остаханәсе ачылды
Арча шәһәренең “Казан арты” тарих-этнография музеенда керамика остаханәсе ачылды.
Гадәттә, Казан артындагы керамика сәнәгате турында сөйләгәндә, Питрәч чүлмәк ясау кәсепчелеге һәм Иске Казанның чүлмәк ясау остаханәләре турында гына искә алына иде. Бактың исә, Арча шәһәре һәм аның тирә-ягындагы авылларында да элекке заманнарда – Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорында ук балчыктан төрле әйберләр ясау остаханәләре булган икән. Керамика, ягъни балчыктан әвәләп эшләнгән савыт‑саба, чүлмәк калдыклары Арча шәһәрлегендәге археологик казу эшләре вакытында иң күп табылган ядкярләрдән санала. Хәзерге вакытта музейның фондсаклагычында 5 меңнән артык керамик предмет саклана. Аларның күбесе шушы төбәктәге кызыл балчыкны изеп, әвәләп, төрле орнаментлар белән бизәп һәм яндырып ясалган.
“Безнең хыял Арчада булган әлеге борынгы һөнәрне яңарту һәм замана ихтыяҗларына яраклаштыру”, – дип хәбәр итте безгә музейның фәнни хезмәткәре, балчыктан керамик әйберләр ясау остасы Регина Әхмәтгалива. Моның өчен музейның ике белгече махсус һөнәри белем алган, алар өчен аерым остаханә, тиешле җайланмалар булдырылган. Якын арада биредә 100 мәктәп укучысы һәм студентлар осталык дәресләре алачак.
Әлеге проект Мәдәни инициативаларның Президент фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.
P.S. Фотоларда Арча шәһәренең беренче керамистларын күрә аласыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА