Журнал «Безнең мирас»

23 гыйнвар 2024 яңалыклары

  • Арчада керамика остаханәсе ачылды

    Арча шәһәренең “Казан арты” тарих-этнография музеенда керамика остаханәсе ачылды. Гадәттә, Казан артындагы керамика сәнәгате турында сөйләгәндә, Питрәч чүлмәк ясау кәсепчелеге һәм Иске Казанның чүлмәк ясау остаханәләре турында гына искә алына иде. Бактың исә, Арча шәһәре һәм аның тирә-ягындагы авылларында да элекке заманнарда – Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорында ук балчыктан төрле әйберләр ясау остаханәләре булган икән. Керамика, ягъни балчыктан әвәләп эшләнгән савыт‑саба, чүлмәк калдыклары Арча шәһәрлегендәге археологик казу эшләре вакытында иң күп табылган ядкярләрдән санала. Хәзерге вакытта музейның фондсаклагычында 5 меңнән артык керамик предмет саклана. Аларның күбесе шушы төбәктәге кызыл балчыкны изеп, әвәләп, төрле орнаментлар белән бизәп һәм яндырып ясалган.
    🏷 Admin
Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру