Татар гаме Уку өчен 3 минут

Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Тел һәм дин саклансын өчен син нәрсә эшләдең?

Мәшһүр дин әһеле, вәгазь остасы, Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев күптән түгел генә җитмеш яшен билгеләп үтте. Шул уңайдан хәзрәт белән очрашып, беркадәр гомер йомгагын сүтүен, дин вә мәгыйшәтне ничегрәк килештереп яшәвен сораштык. Тәгаен алганда, казыебыздан дини-милли тормышыбыздагы чатаклыклардан арыну өчен нишләргә, дини структураларыбызның киләчәген ничек күрәсез, дип тә сорадык.

Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

– Хәзрәт, Җир шары тизрәк әйләнә башлады бугай. Әле кайчан гына илле һәм алтмыш яшегезне бәйрәм иткән идек. Кай арада җитмеш тә килеп җиткән. «Яше җитмеш – эше бетмеш» дигән мәкалебез искерде дип уйламыйсызмы?

– Юк инде. Җитмеш ул җитте дигәнне белдерә. Моны яшәү җитте дигән мәгънәдә түгел, дөнья куу җитте дип аңларга кирәк. Әнә Таҗетдин Ялчыгол хәзрәтләре: «Гомерегезне фикерлисегез килсә, ел фасылларына карагыз», – дигән. Яз, җәй, көз, кыш бар. Яз – яшь вакыт, җәй – балалар үстерә торган чак, көз – җимешләрне татый торган чор. Көздән соң кыш килә. «Көзләрдән соң язлар килми, алда – салкын ак кышлар», – дип яза шагыйрь Равил Фәйзуллин. Гомер бара, көзгә кердек, кыш якыная. Хәзер күбрәк ахирәтне – рухи якны кайгыртып яшәргә кирәк. Физик яктан көчләр кими, никадәр әтәчләнсәң дә, әллә ни кылып, яшьләрне уздырып эшләп булмый.

Акыл ягы, рухи як турында әйтүем. Аллаһы Тәгалә гомер бирсә, инде хәзер кемнәргәдер ярдәм итә, рухи хәзинәң белән бүлешә, язарга җыенган хезмәтләреңне яза аласың. Билгеле, яшьләр эшенә кысылып, эшләргә ирек бирмичә йөрүләргә урын, вакыт калмаска тиеш.

– Чамалавымча, Сез инде утыз еллап казый вазыйфасын башкарасыз. Шактый еллар элек, мәрхүм баш казый Габделхак хәзрәт Саматов белән күрешеп, ниндидер аңлашылмаучылык җәһәтендә «Баш казый да баш кашый» дигән мәкалә язган идем. Казый вазыйфасын башкаргач, ниндидер хөкем-нәтиҗә чыгарасың. Сезнең тәҗрибәдә, үкенеп дип әйтимме, дөрес карар чыгармадым бугай, дип уйланыпборчылып йөргән очраклар булмый калмагандыр?

– Баш казый вазыйфасын башкара башлавыма егерме ел булды инде. Элекке мөфти Госман хәзрәт Исхакый төбәк казые итеп куйганга 2028 елда, Аллаһы боерса, Сез әйткәнчә, утыз ел була. Әйе, төрле мәсьәлә килеп чыга. Хәзер төбәк казыйлары да хәл итә. Һәрбер казый янында комиссия дә булдырдык. Җыелышларыбыз да еш кына булып тора. Башны еш кашыта торган нәрсә: һәрвакыт диярлек бер тараф риза булмый. Дөрес, күптән түгел генә уңай килешү булды. Ике эшмәкәр арасындагы әлеге бәхәсне хәл итүче җыелышны Баулы-Әлмәт ягы төбәк казые Марат хәзрәт Мәрданшин алып барды. Шунда ике эшмәкәр, бер-берсенең кулын кысып, безгә рәхмәт әйтеп чыгып китте. Күп очракта бер тараф ризасызлык белдерә. Шундый вакытларда нәрсәне карап-чамалап бетермәдем икән, дип, бераз күңелне тырнап куя инде.

Җәлил хәзрәт Фазлыевны түрәләр дә, муллалар да, халык та үз итә һәм якын күрә.
Җәлил хәзрәт Фазлыевны түрәләр дә, муллалар да, халык та үз итә һәм якын күрә.

Шунысы да бар: казыйга бүген киләләр дә, иртәгә җавап көтәләр. Җавап булмаса, газетага язалар. Югыйсә, теләсә кайсы рәсми судка бирсеннәр: кайсыбер эш – айларга, кайсы елларга сузыла. Иң башны кашытканы: чыгарган карарны үтәтү институтыбыз юк. Әйтик, Англиядә, Малайзиядә казыйлар карары закон көчендә. Хәтта Россия империясендә дә, тән җәзасы бирүдән тыш, казыйларның карары юридик көчкә ия булган. Россия империясендәге Законнар кодексының 16 нчы томы Шәригать законнарына багышланган. Карар кабул итәсең: риза булмаган як, мин моны үтәмим, дип ачыктан-ачык әйтә дә чыгып китә. Шуңа күрә башыңны кашыйсың инде. Приставларыбыз юк, берничек мәҗбүр итеп булмый. Әнә «Галибанә гасыр» дигән күпсерияле төрек фильмын гына күздән кичерик. Кулга алырга, дип хөкем чыгарыла икән, тегене, кулын зынҗырлап, алып та китәләр. Кыскасы, иң нәзберек, иң четерекле нәрсә: карарыбызны үтәтү чара-механизмы юк.

 

Без инде медиация буенча казыйларыбызны укыттык. Быел яңадан укытырга дип торабыз. Медиатив килешү төзелгән сурәттә бәхәсләрне күпмедер күләмдә хәл итеп була. Элек җәмәгать, халык суды бар иде. Бәлкем, казый карарларын халык суды аша үткәреп булыр иде. Тик алар хәзер юк. Безне бу уңайдан Мәскәүдә дә, Нальчикта да җыйдылар. Кавказда бу мәсьәлә артык кискен тора. Куркып беттеләрме?! Казыятне шәригать суды дип әйтмәскә дигән карар чыгарудан ары уза алмадылар. Чөнки Кавказда, «Хөкүмәт карары үтәлмәсә үтәлмәс, әмма казый карарын үтибез: кыямәт көнендә җавап бирәсе бар», дигән караш киң таралган. Бездә вазгыять икенче төрле: халыкның дини үзаңы түбән.

Талак сүзе – уенчык түгел

– Төбәк казыйлары чыгарган карарга риза булмыйча, шикаять белән килүчеләр юкмы?

– Андый хәлләр сирәк. Карар тарафларны канәгатьләндермәсә, җитди очрак булса, төбәк казые миңа шылтырата да, без, унбер кеше, бөтенебез бергә җыелып, әлеге эшне карыйбыз.

– Иң еш бәхәс кузгатканы нинди эш?

– Иң күбе – талак мәсьәләсе. Икенче, өченче хатын җәһәтендә дә чыга ул. Икенче хатын булып Көньяк кешеләренә кияүгә чыгалар да, тегеләре ватанына кайтып китә, боларына талак бирми, йә тәэмин итми. Кайвакыт ир-ат мәһәрне уйламыйча гына әйтеп ташлый да, аерылалар икән, низаг чыга. Бергә матур гына яшәгәндә бу әллә нинди җитди нәрсә дә түгел, ирнең бурычы гына санала. Ир, «аерам, талак», дип әйтә икән, язылган, вәгъдә ителгән мәһәрне бирергә тиеш була. Миңа Киров өлкәсеннән килгәннәр иде. Ир, «өч бүлмәле фатир бирәм», дип әйткән булган. Аның хатыны да шундыйрак булгандыр инде. Өч бүлмәле фатир дип яздырткан. Ирен талак бирерлек хәлгә җиткергән. Тегесе, талак, дип әйткән. Күпме генә торган хатынына хәзер бу өч бүлмәле фатир бирергә тиеш булып чыга. Безнең кешеләргә дини гыйлем җитми. Мәһәр күләмен әйткәндә уйлап эш итәргә кирәк. Читен хәлдә калганнар арасында күренекле артистлар, хәзрәтләр дә бар. Исемләп әйтеп тормыйк, гайбәткә китә.

Җәлил хәзрәт Фазлыевның архивыннан.
Җәлил хәзрәт Фазлыев архивыннан. 

Мең дә беренче вәгазь булырмы?

– Хәзрәт, Сезнең китаплар шактый күп. Белүебезчә, «Йөз дә бер вәгазь» китабы бик популяр. Хәзер инде «Мең дә бер вәгазь» дигәнен чыгарырга вакыт җиткәндер?

– Юк, алай ук күп түгел. «Йөз дә бер вәгазь» чыгуының җитди сәбәпләре булды. Бөтен кеше укуда иде, монда Татарстанда Саматов белән мин генә. Кая чакыралар, шунда бардык, вәгазь сөйләдек. Мин язу эшен яратып бетермим. Вәгазьләремне язмый идем. Балтачтагы Басыйр хәзрәт бер ел безгә җомгага йөрде. Минем җомга вәгазен магнитофонга язып алып китә дә, район радиосыннан тапшыралар. Шулай итеп, Басыйр хәзрәт магнитофонында минем илле ничә вәгазь җыелды. Ул аны сораучыларга яздырып, күбәйтеп бирә-тарата башлады. Бу вакытта чыбыклы авыл радиосы бар иде. Җомга көнне вәгазь сөйләгәнемне авыл халкы тыңлый. Шул чакта Корбан гаетенә авылга килгән Габделхак, Шәех абыйлар, бу вәгазь Бөрбашта гына калырга тиеш түгел, таратырга, халыкка җиткерергә кирәк, диде. Шуннан соң Шәех абый Зәбиров, кассетадан кәгазьгә күчереп, мин карап, редакцияләп, кайдадыр өстәп, кайдадыр кыскартып, беренче, икенче вәгазь китапларым чыкты. Аннан соң үземә ошаганрак вәгазьләрне сөйлим-сөйлим дә, өйгә кайткач, кәгазьгә күчерә башладым. Менә шулай өченче китап та басылды.

Вәлиулла мәрхүм: «Матди яктан үзем булышам, син моны китап итеп чыгар», – дип үгетләп, ашыктырып тора. «Иманлы бала» китабының язылуы болайрак булды. Бервакыт Норма авылы мәктәбенә ата-аналар җыелышына чакырдылар. Ярты сәгать вәгазь сөйләрсең, диделәр. Ярты сәгать сөйләдем. Халык дәвам итүемне сорый. Тагын бераз – унбиш минутлап сөйләдем. Халык тагын дәвам итүемне сорый... Мин анда ике сәгатьләп вәгазь сөйләдем. Ата-аналар җыелышын икенче көнгә калдырдылар. Шуннан соң укытучылар: «Син моны безгә «Иманлы бала», дип язып бир әле», – дип сорады. Шулай бала тәрбиясе турындагы китабым чыкты. Хәзер бит акыллы, белемле, читтә укып кайткан кешеләр бик күп. Алар яза, сөйли. Югыйсә, хәзер язганың элеккесеннән әйбәтрәк булмаса, нигә язарга?! Минем иң яратып язганым «Локман Хәким нәсыйхәтләре» булды. Шуны редакцияләп, шәрехләп биргәннән соң, инде бернәрсә дә язмадым дияргә була. Сөйлим мин, тик кәгазьгә төшермим. Кайберәүләр кебек язганнарымны яңадан карап-тарап бастыру белән дә шөгыльләнгәнем юк. Дөрес, җанисәп вакытында «Милләтне саклауның дүрт юлы» дип ачынып, киң итеп бернәрсә язган идем. Аны кабат утырып эшләдем. Эшкәртелеп бетмәгән өлеше һаман бар әле. Яза торгач, ул шактый күпкә китте. Ахырына җиткереп, нокта куярга кирәктер инде.

Әле менә мөфти хәзрәт «Булдыклыларның сүзләре» дип миңа бер эш (ул Шәйхелислам Хәмиди, Җәлил Фазлыев исеме астында, мәшһүр гыйбарәләрне шәрехләү өслүбендә, «Безнең мирас» журналында чыгып килә) тапты. Мин аларның 150сен шәрехләдем, алар анда барлыгы – 750. Берәр ничек туктамасам, миңа үлгәнче җитәчәк. Мөфти хәзрәт: «Калган бөтен эшеңне ташласаң да, син аны тәмамларга тырыш инде», – ди. Китап бит ул – кала торган әйбер. Мин шул 150дә чикләнеп, 150шәр гыйбарәне шәрехләүне эченә алган биш китап чыгарырмын дип ниятләп торам. Бакча эшләре тәмамлангач, кышка кергәч, бу эшне дәвам итәргә исәп.

Җәлил хәзрәт Фазлыевның архивыннан.
Җәлил хәзрәт Фазлыев архивыннан. 

Хәзер язучы күп, укучы юк. Бүген вәгазьне ничек язалар? Компьютердан шул темага кагылышлы җөмләләрне җыялар да вәгазь сыман нәрсә китереп чыгаралар. «Гашүрә сабаклары» дигән вәгазем бар. Мин аны ун җирдә сөйләп караганмындыр. Үземә ошаганча чыкмый гына. Бервакыт кирәгенчә килеп чыкты ул. Тиз генә утырдым да яздым. Яшьләрнең күбесе башта яза, аннары сөйли. Кайдандыр укып, ишетеп түгел, халыкның вәгазьне ничек кабул иткәнен чамалыйсың, сорауларга җавап бирәсең, аннан соң гына кәгазьгә төшерәсең. Яхшы вәгазь шулай языла. «Гашүрә сабаклары» вәгазе – «Гомерләр заяга узмасын» дигән җыентыкта. Ул җыентыкка һәм «Гомер баскычлары» дигән китапка Вәлиулла хәзрәт Якупов зур бәя бирде, шушы ике китапны шәкертләргә дәреслек итеп укытыр идем, дигән иде мәрхүм (урыны оҗмахта булсын!). Бәләбәйдән кайтып килгәндә: «Синең «Йөз дә бер вәгаз»еңне кабат бастырырга иде, булышу максатында, 50 мең сум акча биреп тора алам», – дип тәкъдим итте. Икенче көнне аны харап иттеләр... Гомумән, «Йөз дә бер вәгазь» китабы Вәлиулла тәкъдиме белән эшләнде, дөньяга чыкты. Мактанып әйтүем түгел: бу китабым кимендә ун мәртәбә басылды. Кайберәүләр сорап та тормый бастыра. Соңгы өч басылганы гел бер дата, бер үк мәгълүмат белән нәшер ителгән. Бер хәрефне, санны да үзгәртмәгәннәр. Шул ук тираж. Әле бу мин белгәне. Аның, мөгаен, 60-70 меңләп тиражы булгандыр.

– Хәзер Коръән тәфсире чыгаручылар, һәрхәлдә, чыгарырга теләүчеләр күп. Сезнең андый теләк-ният булмадымы?

– Юк, ялгышып та килгәне булмады. Бу бит – бик куркыныч әйбер. Минем аңа гыйлемем дә юк, теләгем дә юк. Кайдадыр Гарәбстанда, Төркиядә басылган Коръән тәфсирләрен татарчага күчереп, әз генә өстиләр дә чыгаралар. Гөнаһка кереп булмый, бәлкем, үз көче, акылы белән чыгаручылар да бардыр. Менә «Һәфтияк шәриф» сүрәләрен мин җыйдым. Миннән соң аны кем генә бастырмады?! Тик һаман мин җыйган сүрәләр җыентыгы. Өстәмәгәннәр дә, киметмәгәннәр дә. Кайсында тәфсире – Батулланыкы, кайсында – Шакирҗан Хәмидинеке. Хәзерге акылым булса, аны да эшләмәгән булыр идем дип уйлыйм. Аның җаваплылыгы зур.

Дусларым, дус-ишләрем

– Кемнәрдер үпкәләр дип уйламасагыз, гомер буе фикердәшем, иптәшем булды, дип, берничә дустыгызны исемләп әйтә аласызмы?

– Нәзарәт оешканнан бирле бер-беребезне белеп, аралашып йөргән дусларым бар. Әйтик, Вәлиулла мәрхүмнең: «Синең белән баррикаданың төрле ягында торган чаклар булды, тик беркайчан да сиңа ачу чыкмады», – дип әйткәне истә. Киңәшергә ул бик җайлы иде. Менә шул заманнардан бирле без Ильяс хәзрәт Җиһаншин белән бер юлда, бер сукмакта. Эч пошса, нәрсәдер килеп чыкмаса да, аның белән киңәшәм. Аңа мин бик сокланам. Ул минем кебек күп сөйләми, кирәген генә сөйли. Ильяс хәзрәт белән атна саен хәбәрләшми калмыйбыз. Элек мин еш кына, бер мәдрәсәгә дә бармыйча, мөмкинлек булса, Габделхак хәзрәт Саматовка бер ай ияреп йөрер идем, дип әйтә идем. Кая барып бәрелергә белмичә, үзәкләр өзелгән вакытта бара торган кешем башта Габделхак абый Садыйков булды. Аннары Габделхак абый Каюмов бар иде. Вафа хәзрәт киңәшчем, остазым да булды. Алар исән булганда шундый рәхәт иде. Хәзер нишләсәң дә барып егыла торган Ильяс хәзрәт калды. Аның белән сәфәрләргә бик күп йөрибез. Бер-беребезне күптәннән беләбез.

Дүрт ел бер партада утырган дустым, Аланнан килеп укыган Зәкиулла Минһаҗев бар. Ул бик якын. Аның әбисе – абыстай, чормасында китап күп иде. Яшь вакытта ук бергәлек бар иде. Классташлар очрашуында Зәкиулла булса, хатирәләр дә яңара. Аннары Ямаширмәдә яшәүче Рәфыйк Гыйльметдинов бар әле. Андый кешеләр бик сирәктер: институтта экономфакта бергә укыдык, биш ел бер бүлмәдә тордык. Армиянең башыннан ахырына кадәр бергә булдык. БАМга икәү бергә эләктек. Тинчурин исемендәге театрда уйный торган артист Зөфәр Харисов бар әле. Красноярскида бергә хезмәт иттек. Хәзер дә мөнәсәбәтләр яхшы. Социаль челтәрләрдә безнең армия төркеме дә, классташлар төркеме дә бар. Сабадагы Миннәхмәт Фәсхиев белән дә күрешеп торабыз. Элек Арча районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы вазыйфасын башкарган, хәзер Ташкичү хуҗалыгын химаячелеккә алган Айдар Габбасов белән дә мөгамәләбез яхшы. Биредә иң еш аралашканнарны гына санадым.

Болгарда тәүбә намазы.
Болгарда тәүбә намазы.

– Кайбер кешеләр белән араны өзәргә туры килә. Ниндидер җитди сәбәбе табыла. Кайчак махсус та эшләнми, шулай килеп чыга. Шундыйлар да булгандыр?

– Андый кешеләрне хәтерләмим. Дөрес, Кабан арты мәчетендә Исхак әфәнде Лотфуллин бар иде. Бер корылтайга әзерләнгәндә ул, кемнәргәдер ияреп, тавыш чыгарырга йөрде. Әмма аның белән дә ара өзелмәде, матур гына эшләдек. Габдулла хәзрәт Галиуллин белән дә каршылыкка кергән чаклар булды. Әмма бер-беребезгә үпкә-ачу сакламадык, еш булмаса да хәзер дә очрашып-аралашып торабыз.

Һәрхәлдә, миңа яхшы кешеләр күбрәк очрады. Мин бит БАМда, бик җайсыз җирдә хезмәт иттем. Аллаһы Тәгалә гел җаен биреп торды. Анда мич чыгардым, башкасын эшләдем. Экономист булып унсигез ел эшләдем. Әз генә сабыр итәргә кирәк. Аллаһы Тәгалә һәркемне үз урынына куя. Пәйгамбәребез саләллаһу галәйһи вә сәллам: «Дошманыңа артыгын әйтеп араны өзмә, дустыңа да бөтенесен сөйләп бетермә. Бервакыт дустың – дошманга, дошманың дуска әйләнүе ихтимал», – дип әйткән. Аннары мин үзем конфликтка керергә яратмыйм. Андый очракларны, гадәттә, уен-көлке кушып үткәреп җибәрәм.

Кәнәфигә кызыкмадым

– Мәгълүм булганча, Сезгә берничә мәртәбә мөфти булырга тәкъдим иткәннәр. Риза булмагансыз. Үкенмисезме?

– Юк, һич кенә дә үкенмим. Озак эшләп, үз хезмәтенең җимешләрен татырлык, белемле, яшь, энергияле кеше кирәк, дидем. Фәнни, дини яктан булсын, Камил хәзрәт эшен бик матур иттереп алып бара. Янына керсәң, дини мәсьәләләр турында рәхәтләнеп, сәгатьләр буе сөйләшеп утырып була. Мөмкинлекләре бар, торган саен ачыла бара, Аллаһыга шөкер! Бер булдыксыз, мәгънәсез кеше кәнәфи биләп торса, ник ул тәкъдимгә риза булмадым икән, дип әйтер идем. Андый уй кергәне юк. Мин бишенче мөфти белән эшлим. Берсенә дә җайсызлык килсен, начар булсын дип тырышмадым.

И туган тел…

– Туган телебез, мәктәпләребез бетә дип борчылабыз. Җитәкчеләребез, мәчетләрдә булса да, татар телен укытырга кирәк, ди. Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума, дигән кебек инде бу. Мәчет кенә туган телебезне саклап кала алмый.

– Бу хәлгә, нигездә, динсезлек белән катнаш никах сәбәпче. «Чура батыр» дастанында, батыр үлеме – марҗадан, дип әйтелә. Бервакыт юбилей алып барырга чакырдылар. Биш бертуган утыра. Берсенең хатыны – марҗа. Әниләренең юбилей кичәсен алып барырга туры килде. Бер марҗа булгач, теге дүрт туган да урысча сөйләшә. Аны нишләтәсең?! Катнаш никахка нәрсә алып бара? Ашауда аерма юк. Киемдә аерма юк. Дин юк. Мондый хәл катнаш никахка китерә. Катнаш никах безне бетүгә алып бара. Дини үзаң уянып, Аллаһы Тәгаләнең бер рәхмәте килер әле, Аллаһы боерса. Сез әйткәнчә, бернәрсә дә эшләнмәгәндә мәчетләрдә укытырга тырышып карау ярый инде. Әмма реаль карарга кирәк. Халыкның ничә проценты җомгага йөри?! Шуларның ничәсе татарча өйрәнә? Авылларда күпмедер күләмдә татарча укыту саклана әле. Тик анда балаларның ничә проценты гына укый? Хәзер бит унберенче сыйныфта БДИ бирәсе бар, дип, туган телдә укыту юк. Аллаһы Тәгаләнең хәерсез эше юк, бер хәере чыгар әле. Тырышлык – бездән, нәтиҗә – Раббыбыздан. Барыбер булмый, дип утырырга тиеш түгелбез. Тел мәсьәләсендә дә шулай. Балаларың, оныкларың белән татарча сөйләш. Без бернәрсә дә эшли алмыйбыз, дип, хөкүмәтне сүгеп утырма, кыямәт көнендә җавап бирәсе бар. Кыямәт көнендә нәтиҗә түгел, тырышлык бәяләнә. Һәркем көченнән килгәнчә тырышырга тиеш. Тел, дин саклансын өчен, син нәрсә эшләдең? Ул сорау булачак.

Минем «Йөз дә бер вәгазь»не укысагыз, анда вәгазь аралаш диярлек дуңгызның зыяны турында язылган. Ул безнең афәт иде. Бөтен йортта диярлек дуңгыз. Колхозлар да дуңгыз асрый иде. Менә Аллаһы Тәгаләдән вакыт җитте – бетте бит. Хәзер хуҗалыкларда да дуңгыз юк. 20-30 ел элек, шулай булачак, дип әйтсәк, берәү дә ышанмас иде. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте килсен иде, дип дога кылыйк!

Бүген әрнеткәне шул: күп нәрсә тел өчен түгел, грант алу өчен эшләнә. Берәүгә дә тел кирәкми, ахры. Күпләрнең грант аласы килә. Грант кәгазьләрен кем оста тутыра, шул ота. Югыйсә, югарыда утырганнар кемнең ничек эшләгәнен күреп тора, лабаса.

Яхшысы да, яманы да – Аллаһтан

– Адәм баласын ничек үзгәртергә соң? Бер караганда, яхшы белән яманның аермасы күзгә күренеп тора кебек.

– Пәйгамбәребез, сезнең нәфсегез җитмеш шайтаннан яманрак, дип әйткән. Мәккәгә барып кына түгел, күккә менеп укысаң да, нәфес колы икәнсең, юлың, гамәлең дөрес түгел. Пәйгамбәребез, фетнә түгел, тынычлык таратыгыз, дигән. Бизнес, акча, көнләшү аркасында фетнә чыга. Кеше үзен бәяли белми. Беребез дә, хезмәтемне дөрес бәяләмиләр, дип әйтергә тиеш түгел. Иманлы кеше икәнсең, сине Аллаһы Тәгалә күреп тора. Ул һәркемне үз урынына урнаштыра. Яхшысы да, яманы да Аллаһы Тәгаләдән булгач, кемдер аша җайсызлык, авырлык килгән икән, димәк, син нәрсәнедер дөрес эшләмәгәнсең.

– Кайбер республика-өлкәләрдә өчәр-дүртәр Диния нәзарәте эшләп килә. Шул ук вакытта бер мәдрәсә дә оештыра алмыйлар. Моны ничек аңларга?

– Аллаһы Тәгаләнең бу сынавын без үтәргә тиештер. 1995 елны Сезнең шикелле бер журналист миннән интервью алды. Иң зур теләгегез нәрсә, дип сорады. Мин шунда, Татарстанда бер генә Диния нәзарәте булсын, дип җавапладым. Эш барышына аяк чала торган нәрсә – берничә нәзарәт булу. Без бүленәбез, берберебезгә каршы эшлибез. Син кемнеке, дип карап торабыз. Минтимер Шәрип улы Шәймиев бердәмлек кирәк булуын яхшы аңлады. Бүтән республикаларда мөселманнарның бердәм булуы кирәк түгел бит инде. Аерым булсалар, берсеннән берсе зарлана, берсенә берсе аяк чала. Эш бармый. Минем уйлавымча, ислам дине структуралары да, православие динендәге кебек, әкрен генә ил буенча үзәкләштереләчәк, бердәм Диния нәзарәте төзү карарына киләчәк дип уйлыйм. Әлегә бүленүнең ачы җимешләрен татыйбыз. Болай барып булмый.

Икенче теләгем – мәктәпләргә атнасына бер сәгать әхлак дәресләре кертәсе иде, дигән идем. Менә яңа елдан соң Россия мәктәпләрендә әхлак дәресләре укыта башларга җыеналар. Заманында Марат Готыф улы Әхмәтов Балтач районында эшләгәндә әхлак дәресләре укытуны уңай хәл итте. Безнең Балтач районында 1998 елдан бирле әхлак дәресләре укытыла.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи