Түбән Кама Татар дәүләт драма театры И.Зәйниев әсәре буенча режиссер Лилия Әхмәтова куйган «Борһан йорты» спектакле белән Казан тамашачысы алдында имтихан тотты. Ничәлегә?
Ни өчен әле түбәнкамаларның Казан гастрольләреннән бу спектакльне аерып алып язарга булдыкмы? Әсәре шәп булганга, һәм әйбәт әсәрне күреп алып, катлаулылыгыннан да курыкмыйча, аны сәхнәләштерергә алынган режиссерга сокланудан, бәлки. Әмма режиссер «Борһан йорты»н тиешле дәрәҗәгә җиткерә алганмы?
Казан тамашачысы «Борһан йорты»н Туймазы театры башкаруында бер караган иде инде. Шулай да андагы вакыйгаларны искә төшереп үтик. Авылда хөрмәт казанган Борһанның үлеменнән соң, балалары Байназар, Байбулат, Банат, Баязит, Фирүзә бергә җыелгач, һәркайсының ачы язмышы ачыла. Баксаң, үзеннән соң таза-сау нәсел калдырырга теләсә дә, балаларының бәхетсез булуында нигездә Борһан үзе гаепле икән. Артык каты куллы булган, балаларын үз акыллары белән яшәргә өйрәтмәгән, көч кулланып, бәхетләренә каршы төшкән. Хатыны үлгәннән соң үзеннән егерме яшькә яшьрәк Әминәне икенче хатын итеп алгач, Байназары шәһәргә киткән җиреннән кайтмаска әйләнгән, чөнки сыйныфташы, сөйгән кызы Әминәнең әтисенә хатын булып килүен күтәрә алмаган.
Байбулат бик башлы булса да, яшьрәк чагында бизнес төзегәндә, партнеры белән низагка кереп, әтисенең хәер-фатихасы белән, аның башына җиткән, хәзер шул гөнаһын шешә арты шешә бушатып юмакчы була. Банат никахсыз балага узгач, әтисе аны өйдән куып чыгарган. Баязит бөтен йорт эшләрен эшләсә дә, әтисе аңа артык кырыс булган, мәхәббәтен күрсәтмәгән һәм авылда яманаты таралган кызга өйләнүдән тыйган. Арада бер Фирүзә генә Борһаннан бернинди зыян күрмәгән дисәк, бу фикер ялгыш булыр, чөнки икенче хатыннан туган әлеге кыз бала әтисе урынына калган һәм рәхимсез кыланмышлары белән өйдәге бөтен халыкны гаҗәпләндергән абыйсы Баязитның каты кулы астында кысылып яшәргә мәҗбүр.
Кемдер бу сюжетта таралган ил картинасын күрер. Көч белән буйсындырып, халыкны бәхетле итеп булмаганына тагын бер кат инаныр. Кемдер гөнаһка баткан өммәтнең һәлакәткә килеп чыгуын чамалар. Кемдер бу тарихны гореф-гадәттән ераклашкан милләт трагедиясенә борыр. Ни кызганыч, Түбән Кама театрының спектаклендә бу кыйсса бары тик бер гаилә тарихы гына булып калган. Вакыйгалар артык «җиргә төшереп» сурәтләнгәнгә, күрәсең. Сәхнәдәге хәлләр ил, милләт, өммәт трагедиясенә әйләнсен өчен киң колач җитенкерәмәве күренә. Тамашада кеше күзенә күренмәгән ниндидер көчнең юклыгы сизелә. Шуңа күрә улы шәһәрдән авылга кайтарып аткан Бәдерхәят апаның «зур өйдә яшисе килә» дип тәкрарлавы да, сөйрәлчек иренең кыланмышларыннан акылы җиңеләя башлаган Зәйнәп әбинең «йортым этләргә кала» дип әрнүләре дә коры сүз генә булып калган. Зират агачларын кисү, кискән бүрәнәләрне авыл халкына мичкә ягарга дип сату, урыннарыннан тузгытылган каргаларның исә Борһан йорты каршындагы агачка оялавы барысы да сүз белән генә, җансыз тасвирлана.
Сәхнәдә куркыныч бер манзара барлыкка килмәгән. Юкса бу урында күңелләрне өшетерлек шом булырга тиеш иде кебек. Сәхнәдә түбәне тотып торган баганаларның авуы да ничектер ясалма килеп чыккан. Баганалардагы бизәкләргә карасаң, алар бөтенләй татарча түгел, бүрәнә генә бастырып куйсалар да, отышлырак чыгасы булган. Татар йорты ишелү турындагы спектакльдә чит-ятлар мәдәниятенә карап эшләнгән сәхнә бизәлеше гафу итмәслек хата дисәк тә ярый. Сәхнәдә артык күп тавыш, чынлап сугышу күренешләре аркасында да спектакль чын сәнгать әсәре булып җитмәгән, ә бәлки гап-гади көнкүреш тамашасы булып калган. Артистларның рус сүзләрен күп кыстыруы, аерым алганда «что ли», «все», «пожалуйста», «давай», «могу», «ну», «да» һ.б. җөмлә саен диярлек кулланулары бик нык кәефне кыра. Сөйрәлчек хатынны сүгенү сүзе белән атау бернинди кысага сыймый. Авыл клубында уйналган тамаша түгел ләбаса, дәүләт театры сәхнәсендә куелган, иң шәпләр рәтендә Казан каласына алып килгән «Борһан йорты» ич ул!
Күрәсең, ил, милләт трагедиясенә әйләнсен өчен, әсәр күп сәхнәләр, байтак режиссерлар аркылы үтәргә тиеш. Әлегә исә режиссер Лилия Әхмәтовага бу караңгы буяулар белән буялган, әмма үтә мәгънәле, трагик яңгырашлы әсәрне исебезгә төшерүе һәм артистлар Рафил Зәйнуллин (Байназар), Раушан Әсәтов (Байбулат), Люзия Чупашева (Банат), Юрий Павлов (Баязит), Нурсәнә Хөсәенова (Фирүзә), Гүзәл Шәмәрдәнова (Әминә), Фарил Вафиев (Кәлимулла), Дилә Карпова (Бәдерхәят), Сәрия Әхсәнова (Зәйнәп), Альбина Карабулутка (Айсылу) рольләрне шәп башкарып чыкканнары өчен рәхмәт!
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала