Тарихи мирас Уку өчен 2 минут

Әбү Хәсәнә әл-Мәсгуди һәм болгар-татарлар

СССРдай кырыс режимлы чор күптән бетүгә карамастан, халкыбызның борынгырак дәвергә бәйле тарихын өйрәнгәндә галимнәребез, әле Россиянең байтак кына дәүләт архивларына «керә» алмыйча, йомылып яши сыман. Англия, Франция, Мисыр кебек ил-дәүләтләрнең мирасханәләре турында әйтеп тә тормыйм.

«Идел буенда яшәүче болгарлар». Рушан Шәмсетдинов рәсеме.
«Идел буенда яшәүче болгарлар». Рушан Шәмсетдинов рәсеме.

 

Чит илгә түгел, үзебезнең элекке Урта Азия якларына барып, шундагы архивлар белән танышу да безнең өчен әле һаман чикле сыман. Югыйсә, фәнни ачышлар өчен андый аралашулар бик кирәк. Безнең борынгы тарих язмышларын хәл иткән байтак мәгълүматны әле дә киң җәмәгатьчелеккә җиткерә алмыйбыз. Россия галимнәре өчен исә алар кызыклы түгел.

Болгар, хәзәр бабаларыбыз хакында шактый гына хәбәрләр дә булган, шул хакта унынчы гасыр урталарында ук күләмле бер хезмәтендә язып калдырган гарәп галиме Әбү-л Хәсән Гали ибне әл-Хөсәен әл-Мәсгудине (Әл-Багдади) исә тарих фәнендә бөтенләй дә искә алмыйбыз шикелле. Һәрхәлдә, аның табышларына багышлы хезмәтләрне әлегә чаклы очратканым булмады. Ул галим язган хезмәтләрне галимнәребез искә алсалар да, бик сирәктер шул. Искә алган очракта да, «ул да безнең бабайлар турында ни-нәрсәләрдер язган бугай», дигәннән ары китә алганыбыз юктыр. Европа галимнәре исә Әбү Хәсәнә әл-Мәсгудинең җитди эчтәлекле дистәгә якын китабын унсигезенче гасырдан бирле тәрҗемә итәләр дигән мәгълүмат бар. Европа галимнәре аны «Гарәп дөньясы Геродоты» буларак таныйлар. Ул берничә илдә, шул исәптән, Иран, Һиндстан, Мисыр һәм Кавказ төбәкләрендә булган. Шул сәяхәтләренә нигезләнеп, тарих вә географиягә багышлы хезмәтләр язып калдырган. Ул төрле тарафта яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен өйрәнгән энциклопедик белемле галим була.

930 нчы еллар тирәсендә Әбү Хәсәнә әл-Мәсгуди, Хәзәр (хәзерге Каспий) диңгезен кичеп, Хәзәр дәүләтенең башкаласы Итилдә дә булган дип фаразлана. Шул сәяхәте вакытындагы вакыйгаларны чагылдырган «Әхбар аз-заман» («Замана хәбәрләре») исемле китабы безнең чорга килеп җитмәгән, «югалган» дип исәпләнә. Әмма шул китапка кергән язмаларның бер өлеше соңрак – 943 елда тупланган «Алтын һәм асылташлар мәгъдәннәрен юу урыннары» ( «Муруҗ әз-зәһаб вә мәгадин әл-җәваһир») китабында өлешчә кабатланган диелә. Хәзәр иле тарафына оештырылган сәяхәт барышында галим шул дәүләтнең күршеләре булган славян халыкларына багышлы мәгълүматны да туплаган. Шул сәбәпле, әл-Мәсгудинең Европа телләренә тәрҗемә ителгән язма нөсхәләре белән Россия тарихчылары да кызыксынган. Бу галимнең француз теленә күчерелгән әлеге китабын кулланып, гыйльми хезмәтләр язучылар арасында Россиянең Б.А.Дорн, Х.Д.Френ, А.Я.Гар-кави, И.Ю.Крачковский, В.В.Бартольд, А.П.Ковалевский, Б.Н.Заходер, В.М.Бейлис кебек тарихи шәхесләр дә бар дип белдерелә. Мәсәлән, В.В.Бартольдның «Арабские известия о русах», В.М.Бейлисның «Аль-Максуди о русско-византийских отношениях в 50-х годах Х века» китаплары шул җирлектә барлыка килгән диелә.

944-947 нче елларда галим Иранның яңарак төньяк-көнбатыш чик буе рәвешен алган Дәрбәнт каласында да була. Шуннан соң Төньяк Кавказ халыклары белән Хәзәр каһанаты бәйләнешләрен чагылдырган хатирәләрен язган дигән хәбәр дә бар.

Әбү-л Хәсән Гали ибне әл-Хөсәен әл-Мәсгуди хакында Үзбәкстан энциклопедиясендә дә өстәмә мәгълүмат бар диючеләр булды. Әмма әлегә ул энциклопедияне табып, карап чыга алганым юк.

Әл-Мәсгуди 896 елда Багдадта туган, 956-957 нче еллар тирәсендә Мисырда яшәп вафат булган. Җиде тарихи һәм географик эчтәлекле күләмле хезмәтләре сакланган. Монда барлык хезмәтләренең исем-атамаларын теркәп тормыйм. Ерак бабаларыбызга кагылышлы бер китабының эчтәлегендә тасвирланган кайбер фактларны гына искә алып үтик.

930 елда Хәзәр (хәзерге Каспий) диңгезе буйлап Итил шәһәре тарафына сәяхәт иткәннән соң, 943 елда гарәпчә язып тәмамлаган «Муруҗ әл-зәһаб вә мәгадин әл-җәваһир» китабы (русча вариантта – «Золотые копи и россыпи самоцветов», татарчага күчерсәң, «Алтын һәм асылташ мәгъдәннәрен юу урыннары» буладыр) француз теленә күптән тәрҗемә ителгән бай эчтәлекле хезмәт булып санала. Ул китапта Хәзәр каһанлыгына һәм аның халкына багышланган зур бүлек бар дип хәбәр ителә. Ул Хәзәр каһанлыгында берничә төрки кабилә яшәвен дә белдергән. «Ил-каһанлык белән идарә итүче өч зур кабилә ашина, хәзәр белән болгарлар була», – дип язган диелә. Шул ук китапта Дунай буе болгарларына нисбәтле мәгълүмат та бар икән. Хәзәр иленең ашина ыругыннан каһан (хәзергечә әйтсәк, президент) билгеләнсә, көч-куәте буенча икенче дәрәҗәдә булган болгарлардан шад (хөкүмәт башлыгы) сайланган. Шадка барлык ыруглар белән идарә итү, гаскәр туплау бурычы тәгаенләнгән, дип язган Әл-Мәсгуди «Муруҗ әл-зәһаб вә мәгадин әл-җәваһир» дип исемләнгән китабында. Бу хезмәтен ул Хәзәр диңгезенең яр буйларында урнашкан шәһәрләр, илләр белән танышып кайту сәяхәтеннән соң – 943 елда тәмамлаган. Шушы хәбәрләре өчен генә булса да, күптән инде бу галимнең әлеге хезмәтен табып, безгә багышлы өлешен бастыру кирәк булгандыр.

Шәрекъ илләрендә ул чорда бу диңгезнең шулай аталуы да безнең өчен кызыклы. Хәзерге тарихчыларыбыз Хәзәр каһанлыгы ул диңгезнең төньяк өлешен генә биләгән дип яза. Ул дәүләт биләмәсе дип сызылган карталар да хәзерге Әстерхан өлкәсе чикләреннән узмый диярлек. Әгәр ул дәүләтнең биләмәсе карталарда күрсәтелгән мәйданны гына биләгән булса, шәрекъ илләре галимнәре тагын шундый ике-өч дәүләтне үз кочагына сыендырырдай яр буйлары булган диңгезне Хәзәр диңгезе дип атарлар идеме икән? Бәлки, кайбер азәрбайҗан галимнәренең: «Без дә Хәзәрстанга кергәнбез», – дип әйтүләре дөрестер? Мөгаен, шул диңгезнең көнчыгыш яр буйларын биләгән төрекмән ыруг-кабиләләре дә әлеге хезмәт язылган чорда Хәзәрстанга буйсынган булгандыр. Шулай дип уйларга бер мисал да бар сыман. Ул чорда Кавказда да бер төрекмәннәр ыруы яшәгән бит. Алар, бәлки, кайчандыр монда махсус күчерелгән булганнардыр. Югыйсә, Идел елгасы тамагының уң вә сул яр буйларын һәм төньяк Кавказның Азов күле тирәләренәчә генә җир биләгән бер кечкенә дәүләт исемен шундый зур мәйдан тоткан диңгезгә бирмәсләр иде.

Хәзәр каһанлыгына багышлы хезмәтләрдә болгарларның төп биләмәсе дип Идел белән Дон аралыгы һәм берникадәр төньяк Кавказ алды җирләре күрсәтелә. Ул чорда Кавказ җирләренең күпчелек өлеше Византия мәмләкәте карамагында була. Якын күрше булу сәбәпледер, Бөек Болгар илен оештырачак Кубрат хан яшьлегенең күпмедер вакытын шул Византия илендә үткәрә дә инде. Атаклы тарихчыбыз Альфред Халиков хәбәр итүенчә, ил-ыру башлыгы булган бер болгар бәге кызының Византия императорлары гаиләсенә кияүгә бирелүе дә шул заманнарга карый бугай. Ул көч-куәтле күрше мәмләкәт белән башка төрле аралашулар да, кыз бирешеп туганлашу очраклары да бер генә булмагандыр. Ләкин безнең чор тарихчылары Дунай буе болгарлары белән дә төрлечә «аралашкан» элекке ут күршеләребез тарихы белән бер дә кызыксынмыйлар шикелле. Бәлки, безнең милләт вәкилләренең элекке чорлардагы Византия белән аралашулары кемнәргәдер ошап та бетмәгәндер…

Яшүсмер Кубрат, Византиядә яшәп һәм укып, тәҗрибә туплап кайткач, зур ыру башлыгы булган, хан дәрәҗәсенә ирешкән. Византия императорларының хуплап торуын да тоептыр, мөгаен, тиз арада болгар ыруына тиешле җир мәйданнарын да арттыра алган хан бит ул. Шул рәвешле, Бөек Болгар дәүләте оештырылган. Безнең тарихчылар аның башкаласы Азов диңгезенең көньяк буендагы Фанагор (Фәнәһар) каласы булган дип саный. 1970 нче елларда бер укымышлы азәрбайҗан язучысы белән Мәскәү янәшәсендәге иҗат йортында шул ерак вакыйгаларны да искә алган идек. Ул миңа, көнбатыш тарихчылары язуына нигезләнеп, Фәнәһар Кубратның башлангыч идарә итү чоры башкаласы гына булганлыгын әйткән иде. Шуннан соң ул башкаласын хәзерге Полтава шәһәре урынына күчергән. Ул кала Кубрат хан һәм аның варислары чорында Балтава мәгънәсендә – ханның тәхет биләү урыны дигәнне аңлаткан исем йөрткән. Тәхет янәшәсенә эленгән озын саплы «сугыш балтасы» ул чорда ил-ыру белән идарә итүчелек билгесе буларак та кулланылган. Әлеге йола-тәртип берара шул ук тирәләрдә гомер иткән герман кабиләләренә дә хас булган дигән мәгълүматлар да очрый. Күп кенә Германия ил башлыкларының балта сүзе мәгънәсен аңлаткан исем йөртүе дә шуннан килә дигән фикерләр дә бар.

Безнең, әзариләрнең, җирен дә Хәзәр мәмләкәте биләмәсенә кертүчеләр бар... Иренмәсәң, кереп эзләп ал, бу Малеевка иҗат йортының бай китапханәсендә Византия императорлары һәм тарихчыларына багышлы китаплар да саклана иде. Элекке елларда мин алардан үзебезнең Азәрбайҗанга кагылышлы өлешләрен укыштырган һәм язып та алган идем», – дигән иде күршем. Ул вакытта әлеге олы абзыйның киңәшен тотарга вакытым булмады шул. Ул әйткән китапханәгә кереп, Византиянең шул чорга бәйле тарихи китапларын кулыма ала алмадым. Биш-алты елдан соң кабат килгәндә әлеге китапханәнең бай мирасыннан бераз файдаланган да идем. Ләкин, нишләптер, ул абзый кайчандыр укыган Византия тарихчылары китапларына юлыга алмадым шул. Аларны, бәлки, теләсә кем укып маташмасын, башын бутамасын, дип, махсус сейфларга салып куйган чаклары булгандыр. Н.С.Хрущев идарәчелеге чорында бит кайбер галимнәр арасында борынгы тарихны беркадәр шомартып язу модасы өстенлек итә башлаган иде. Әйтик, «Казан ханлыгы» күршесе булган «Мордва дәүләте» төшенчәсе шул чорда бөтенләй «онытылды», сызып ташланды. 1940 нчы елларда чыккан дәреслекләрдә исә әле ул дәүләт искә алына иде. Шул чор дәреслекләрендә: «Ул дәүләтне кенәз Боголюбовның варислары яулап алды», – дип язганнар иде.

Кубрат ханның җирләнгән урыны да шул соңгы башкаласы тирәләрендә була бит. 1913 елда археологлар аның нәкъ шул Полтава өлкәсендә табылган кабереннән бик затлы, алтын-көмештән генә эшләнгән «Кубрат хан хәзинәсе»н дә казып чыгаралар. Ә 1960-1980 нче еллар аралыгында шул тирәләрдән бик еракта булмаган төбәктә тагын берничә курганны ачып, янәдән ничәдер ханның каберен тапканнар иде. Бу турыда кыскача белешмәләр «Известия» һәм башка үзәк газеталарда язылды. Шул хәбәрләрне туплап барган бер папкам да бар иде. Шушы язмама тотынгач кына, аларны, ни сәбәпледер, таба алмадым әле. Бәлки, фатирдан-фатирга күчкәндә, башка шундый искерәк папкалар белән бергә ташлангандыр.

Византия дәүләтенә багышлы кайбер тарихи китаплар белән таныш булган атаклы тарихчыбыз Альфред Халиков бер заман Дунай буе Болгар иленә дә «юл ачкан» иде. Болгарларның шактый актив рәвештә Киев кенәзлеге вакыйгаларында да катнашуын дәлилләрдәй мәгълүматлар туплый-туплый, Идел буе Болгары белән Киев кенәзлеге арасындагы «Сәүдә юлы»н да башлап ул ачты шикелле. Киев кенәзлегенең бөек кенәзе Юрий Долгорукийның шул кенәзлек белән аралашып гомер иткән болгар-кыпчак кабиләсе ханы Аепа (Әюб хан) кызына өйләнгәнлеген дә байтагыбыз аның китапларыннан укып, ул сөйләгәннәрдән ишетеп белде. Долгорукий кенәзнең шул болгар бикәсеннән туган улы Андрей Боголюбскийны хәзерге заман тарихы Бөек Мәскәү кенәзлегенең фундаментын салучылар исемлегендә йөртә. Һәм бу бөек кенәз Андрейның, анасын бик хөрмәт иткәнгәдер инде, шулай ук болгар нәселеннән булган кызга өйләнгәнлеге дә мәгълүм. Дөрес, соңгы дистә елларда андыерак хәбәрләрне матбугатта бастырмаска тырышу гадәте өстенлек итә башлады бугай.

Альфред Халиковның да татар тарихын шулай киңәйтеп барларга тырышуы кемнәргәдер ошамады, ахрысы. Аның Дунай буе Болгар дәүләте белән Днепр төбәге кыпчак, болгарлар тарафына салган сукмакларын искә алмаска тырышучылар табылды. Ул үз өстенә алган өстәмә мәшәкатьләрдән читләшергә мәҗбүр ителде сыман. Ул елларда да бит татарларга бәйле тарихны Татарстаннан читкә чыгып эзләмичә кенә барлау хуплана иде.

***

Татар, башкорт һәм, гомумән, төркиләргә багышлы тарихи документларны Азия һәм Европа илләрендәге архивлардан да барларга тырышкан Зәки Вәлидинең 1961 елны «Төрек йорты» журналында басылган бер мәкаләсенә дә тукталып үтәсем килә. Әүвәл аның чит илләрдә булганда тапкан бер-ике табышын да искә төшерик. Большевикларга каршы көрәшкән басмачыларга катнашып йөргәннән соң, ул Иран иленә чыгып китәргә мәҗбүр була. Иран халкының бер өлеше төрки «әзари» (азәрбайҗан) кардәшләрдән торганлыгын да искә алып үтик. Шулар ярдәме белән дә Зәки әфәнде, ул илдәге архивлардан Ибне Фадланның Идел буе Болгарына килү чоры кулъязмасын табып, күчереп ала. Һәм 1930 нчы елларда, Вена шәһәре университетында докторлык диссертациясен яклаганда, шул кулъязмасы мәгълүматын да куллана. Бераздан, Англиягә барып урнашкач, атаклы Оксфорд университеты архивында ул тагын төркиләргә нисбәтле берничә тарихи язмага юлыга. Һәм шуларга охшаш башка тарихи табышларына да нигезләнеп, Төркиядә яши башлагач, Зәки Вәлиди бер-бер артлы ике китап нәшер итә: «Гомуми төрки тарихына кереш» (1946) һәм «Бүгенге Төркестан вә аның якын тарихы» (1947). Ә «Кыскача төрки-татар тарихы» китабын ул Казан мәдрәсәсен тәмамлагач, 1912 елда нәшер иткән. Әлеге китапны туплар алдыннан ул Казан университеты галимнәре белән актив аралаша, шул хакта истәлек язмалары да сакланган. (Киевнең рәсми танылмаган тарихчысы Михаил Грушевский да нәкъ шул ук чорда Казан университеты архивында «утыра». Бәлки, шул сәбәпледер, хезмәтендә төрки-татарга артыграк әһәмият бирә: фәлән кенәз фәлән татар кызы баласы, дип язып, рәсми танылудан мәхрүм ителә.)

Зәки Вәлидине дә, тарихи казанышлары байтак кына булуга карамастан, тарихчы буларак танырга теләмәүчеләр табыла. Европа галимнәре гомумтөрки халыкларына багышлы энциклопедия төзергә керешкәч, аны ул төркемгә кертмиләр. Дөрес, бу хәлне ул СССР тарихчылары эше нәтиҗәсе дип бәяли. Истәлекләрендә, әлеге эшне башкарган төркем башлыкларының берсе фәлән француз галиме иде, ул СССР вәкилләре сүзеннән чыкмаска тырышты, дип яза.

Алда күрсәтелгән журналда басылган «Истанбул университеты алдында торган мәсьәләләр» мәкаләсендә ул булачак тарихчылар алдында торган бурычлар хакында яза. Уңышка ирешү өчен нәрсәләрне белергә кирәклеген аңлата. Тарихчыга төрле телләрне белү мөһим, ди. «Милләтебезнең борынгы заманда һәм урта гасырларда Азия белән Европа тарихында тоткан халыкара әһәмиятенең күптөрле кавемнәр һәм мәдәниятләр тарихы белән бәйле булуы мәгълүм. Үзебезнең тарихны без бөтен Азия һәм Европа милләтләре тарихы белән берлектә өйрәнергә мәҗбүрбез. Әйе, бер яктан, төркиләр тарихын Европа тарихы белән берлектә өйрәнсәк, икенче яктан, гомумтөрки тарихны Көнчыгыш Европадагы Рәсәй, Азиядәге Кытай, Һиндстан, Иран тарихы белән дә чагыштырып барларга тиешбез. Борынгы скифлар, көнбатыш тарафтагы һуннар, бәҗәнәк һәм болгарлар, ниһаять, Госман империясе (Төркия) чоры төрекләре тарихын яхшы үзләштерү өчен безгә борынгы грек һәм латин телләрен, көнчыгыш һуннар дәвере һәм Урта Азия төркиләре тарихын барлау өчен кытай телен, тарихның буддизм дине чорын, шул чорга бәйле археологик табылдыклардагы язуны укыр өчен борынгы һинд, иран сөйләмнәрен, урта гасырлар тормыш-яшәешен аңлар, өйрәнер өчен гарәп, фарсы телләрен яхшы үзләштерергә кирәк булачак», – дип яза Зәки Вәлиди. Әлегә исә безнең күпчелек тарихчыларыбыз, рус һәм татар теленнән кала, дөньякүләм таралган инглизчә язуны да сүзлекләр ярдәмендә генә тану хәлендә диярлек.


Зәки Вәлиди, бер кыш Оренбургның атаклы «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыганнан соң, танылган университеты булган Казан шәһәренә китү турында хыяллана. Үзе ул хакта тәгаен язмаса да, анда бу теләк Казан мәдрәсәсен тәмамлагач та Гарәбстанда укып кайткан, шуннан соң Оренбургта татар-төркиләр тарихына багышлаган ике томлык җитди хезмәтен нәшер иткән Морад Рәмзи белән очрашу-сөйләшүләрдән соң туа бугай. «Морад Рәмзи шуннан алдагы җәйдә генә бездә булды, безгә әлеге тарихи хезмәтен бүләк итте», – дип язган иде Зәки Вәлиди 1920-1930 нчы елгы истәлекләрендә. Ә Гарәб илендә укып кайткан Морад Рәмзинең егерменче елларда язган әлеге тарихи хезмәтләре укучыга тәкъдим ителдеме – анысын әйтә алмыйм.


Бер көнне Зәки, киңәшер өчен дип, Дәрдемәнд өенә бара. (Дәрдемәнд һәм аның абыйсы Шакир Рәмиев белән җизнәләре Хәсән Акчурин – «Хөсәения»нең идарәче байлары төркеменә кергән шәхесләр.) «Закир ага Рәмиев мине җылы кабул итте. Мин аңа укуымны Казанда дәвам итәсем килгәнен сөйләдем, – дип яза З.Вәлиди 1960 нчы елларда Төркиядә чыккан «Истәлекләр» китабында. – Ул минем теләгемне хуплады. Мин аңа үземнең матди хәлемнең бик мактанырлык булмавын хәбәр итмәгән идем. Икенче көнне минем белән «Вакыт» газетасының хезмәткәре Ярулла Вәлиев очрашты. Ул миңа Закир бәй исеменнән илле сум акча тапшырды», – дип яза ул әлеге китабында. Ул заман өчен илле сум зур акча. Казанга барыр һәм анда яши башлар өчен җитәрлек була, әлбәттә. Ул елларда савым сыеры белән йөк аты унбер-унике сумнар торган дип яза бит белгечләр.


Зәки Вәлиди 1908-1912 нче елларда Казанда «Касыймия» мәдрәсәсендә укый. Һәм шул ук елларда, университетка кереп уку хыялы белән, немец телен үзләштерергә керешә. Университетның кайбер укытучылары белән аралаша. Казанда өйрәнә башлаган немец теле аңа киләчәктә Берлин белән Вена университетларында укырга һәм укытырга да, Европа архивларында сакланган тарихи документлар белән танышырга да мөмкинлек бирәчәк.

***

Татар-төркиләргә кагылышлы бик бай тарихи язмалар әлегәчә дөнья буйлап таралган төрле архивларда яисә аерым кешеләрдә сакланалар. Әйтик, Испаниядә җиде гасыр чамасы мөселман дәүләте (Кордова халифәте) яшәгән дәвердә безнең Идел буе Болгарстаны җиренә, ерак бабаларын искә төшереп, берничә сәяхәтче галим килеп киткән. Аларның исемнәре мәгълүм.

Әл-Мәсгуди хәбәр итүенчә, халифәтләрнең төп гаскәре, гадәттә, төрки кавем кешеләреннән торган. Алар әлеге ил вә дин башлыгы Халифне тәхеттән төшерү вакыйгаларында да катнашкалаганнар, ди ул. Төньяк Африкадан бик «тар» бугаз аша чыгып, Испания ярымутравын биләгән

Кордова халифәте гаскәрендә дә алар күпчелекне тәшкил иткәндер, мөгаен. Әйе, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) варислары тарафыннан Испаниядә оештырылган Кордова халифәтенең дә төп хәрби көчләре төрле тарафтан тупланган төркиләрдән булгандыр, мөгаен. Шул сәбәпле, аларның кайбер варислары, борынгы бабалары яшәгән җирләрне эзләп, Европа белән Азиянең ул чордгы чиге саналган Дон, Идел елгалары тарафларына килгәли торган булганнар. Алар тарафыннан язып калдырылган бер-ике дистә язма китапның исемнәре белән авторларының исем-атамалары аерым хезмәтләрдә телгә алына. Шундый китапларның кайберләре хәзер Мисырда һәм Төркиядә саклана дигән мәгълүмат та бар.

Тарихи документларда Кордова халифәте идарәчелеге исеменнән Хәзәр иле каһаны Йосыфка (?-965тән соң) җибәрелгән хат булганлыгы да теркәлгән. Дөресрәге, биш мең чакрым чамасы ераклыкта булган халифәт вәкиле Хисбай ибне Шәфругка атап Йосыф каһан тарафыннан язылган җавап хаты Европа архивларында сакланган. Шушы вакыйгага багышлы бер хезмәт 1932 елда СССРда да нәшер ителә.

Һәм шул биш мең чакрым ераклыктан Хәзәр, Болгар дәүләтләре урнашкан төбәккә махсус килүче кызыксынучан шәхесләрнең бер дистә чамасы булганлыгы да мәгълүм. Болары әле тарихи язмалар, истәлекләр калдыручылар гына. Күрешер өчен генә төрки кардәшләре яшәгән төбәккә килүчеләре дә булгандыр, шәт. Шуннан килгән бер галимнең Көнчыгыш Европа һәм Көнбатыш Себер биләмәләрендә яшәүче төрки халыкларга багышлы икеме-өчме язма китап калдырганлыгын безнең кайбер галимнәр дә матбугатта хәбәр итте. Шул ук сәяхәтче кайсы төрки кабиләнең кайсы тарафта яшәгәнлеген дә тасвирлаган икән. Һәм аның ул хезмәтләре хәзер Мисыр илендә саклана икән дигән фаразлаулар да очрый.

Шундый ерак җирдән килеп, безнең бабаларыбыз хакында үзе күргәннәрен язып калдыручыларның берсенең китабы рус теленә дә тәрҗемә ителде. 1971 елда Мәскәүдә Фәннәр академиясе нәшриятында чыккан Әбү Хәмид әл-Гарнатиның «Көнчыгыш Европага... сәяхәт» китабын мин дә алып кайткан идем. Ул әлеге мөселманнар бик затлы биналар төзеп калдырган, хәзерге Испаниянең Кордовадан кала икенче туристлык үзәге саналган Гранада шәһәреннән, элекке «Гарнатай әмирлеге»ннән чыккан шәхес була. Бабалары иле белән танышуын ул Дон төбәгендәге Бөек Болгар дәүләте җирләреннән башлый. Анда берничә ел яшәгәннән соң, Идел буе Болгар иле тирәләренә күтәрелә. Башка вакытта шул ук халифәттән килгән бүтән сәяхәтче галимнәрнең дә төп танышу маршруты башлыча шулай корылган була. Ул сәяхәтчеләрне безнең төрки дөньяда нәрсә кызыксындырды икән? Шуларны белер өчен генә булса да ул тарихи истәлек язмаларын өйрәнергә тиешбездер бит?

Милләтебезнең тулы тарихын хәзерге көн тарихчыларыбызның өйрәнүе мөһим. Аны тулырак барлау өчен, бүгенге хөкүмәтебез дә булышырлык хәлдәдер дип фаразлыйк. Фәкать, тарихчыларыбызның Зәки Вәлиди, Габделбари Баттал, Альфред Халиковлар кебек илдән-илгә йөреп эзләнүләре генә таләп ителә. Әнә бит бер әрмән галиме, дистә ел чамасы Дунай буендагы Болгар илендә яшәп, «хәзерге болгарлар кабул иткән христиан дине безнең поплар аша таратылган. Дон, Кавказ төбәгендә гомер итүче борынгы болгарларның бер өлеше ул динне бездән, әрмәннәрдән, кабул иткән» дигән фикергә килгән.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи