Журнал «Безнең мирас»

100 ел элек татар дөньясы

🏷 Admin

Күрәзәчелек

 

Төбәктә татар авылларында күрәзәчелек «кәсебе» мәйдан алып бара. Мәсәлән, Бәчек авылында мәшһүр «Сабира» карчык киләчәктәге эшләрдән хәбәр биреп, «кәрамәт» күрсәтеп ята... Авыллардан аңсыз хатын-кызлар, авыручылар, әйбере таланган кешеләр, солдатта уллары хәбәрсез югалган аналар шул карчык янына барып, май, йомырка, он биреп, «юранып» кайталар. Аннары карта белән күрәзәчелек кылучылар да күренгәли.

 

«Татарстан» . – 1924. – 13 гыйнвар. – Б.3.

 

Сәхнә бәйрәме

 

Җомга көн 11 гыйнварда Ленин театрындагы татар труппасының мөдире иптәш Локман Аитовның «сәхнә бәйрәме» шәрәфенә 3 пәрдәлек «Скрипкачы Фәйзулла бабай» исемендәге драма уйналды. Соңыннан концерт кыйсеме булды, кичә күңелле узды.

 

«Татарстан» . – 1924. – 14 гыйнвар. – Б.4.

 

Карарга кирәк

 

Бишбалтадан Жировка урамында торучы арбачы Гәрәй дигән кеше үзенең йортында торучы эшчеләргә фатир хакын кинәт арттырып җибәрде. Арбачы  Гәрәйгә шушы көннәрдә алтын белән 18 сум налог салынган. Шул налогны үзенең фатирында торучыларга кайсына – алты мең, кайсына өчәр мең салып түләткән. Эшчеләр, завод-фабрикта эшләп, 20-25 меңнән артык алмыйлар. Баз кебек фатир өчен дә шулкадәр түли башласалар, аларның үзләренә нәрсә кала?! Эшчеләр белән болай эш итә торган йорт хуҗаларына чик куярга кирәк.

 

«Татарстан» . – 1924. – 14 гыйнвар. – Б.3.

 

Мәркәз шәрык көтебханәсе

 

Казанда татарлар өчен булган бердәнбер Мәркәз шәрык көтебханәсе, ягарга утын булмаганлыктан, кыш башыннан бирле ябык тора.

 

Татарстан аң-белем тарату баш идарәсе, аннан-моннан тарткалап булса да, шул көтебханәгә ягарга берәр куб утын хәзерләсен иде. Шундый бай бер көтебханәнең ябык торуы бик күңелсез хәл бит.

 

«Татарстан» . – 1924. – 14 гыйнвар. – Б.6.

 

Татар теле укытучылары кирәк

 

Автономияле Татарстан Совет Җөмһүриятендәге кәсеп, техника аң-белем баш идарәсенең кәсеп-техника мәктәпләренә татар теле укытучылары кирәклеген белдерә. Шул вазыйфаны өстләренә алырга теләүчеләр Казанда Кремль эчендә Татарстан мәгариф халык комиссариатының кәсеп, техника, аң-белеме баш идарәсенә (главпрофобрга) мөрәҗәгать итеп белешә алалар.

 

«Татарстан» . – 1924. – 27 гыйнвар. – Б.4.

 

Кирәкле концерт

 

Бездә концертлар еш-еш булгалый. Ләкин бу татар театрында куела торган концерт үзенең программасы һәм концертта катнашучылары белән башкалардан аерылып торганы күренә, чөнки монда, татар-башкорт дөньясында музыкасы, җырлары белән танылган Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәммәдов, Сара Садыйковалардан башка, Карый иптәш Ягъкуб та катнашадыр.

 

Карый Ягъкуб – үзбәк дөньясының бик атаклы җырчысы, Төркестанда Карый Ягъкуб дигән сүз – үзбәк халкының ясалып куелган моңы, халык әдәбиятын дөрест әйтеп бирүчесе дигән сүздер.

 

Үзбәк әдәбияты, аның теле татар әдәбияты тарихында һәм бүгенге телендә зур урын тотадыр. Карый Ягъкуб шуның моң ягын безгә артист буларак күрсәтәчәктер. Ягъкуб иптәш үзенең шөһрәте, музыкасында тоткан урыны белән Татарстанда безнең Кариев (ул да Карый) урынын тотадыр.

 

Карый иптәш шушы концерт өчен Мәскәүдән Казанга килгәнгә, шәрекъ музыкасы мәсьәләсендә артта тормаган Казан халкы Карый иптәш Ягъкубның беренче гастролен дәрәҗәсенчә каршы алыр дип ышанабыз. Фатыйх Сәйфи Казанлы.

 

«Татарстан». – 1924. – 27 гыйнвар.

 

Текстны басмага Энҗе Сабирова әзерләде.

"Безнең мирас". – 2024. – №1. – Б.42-43.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру