Журнал «Безнең мирас»

Мамадышта очрашу

19 майда Мамадыш районының Көек-Ерыкса авылында бер төркем әдәбият-сәнгать әһелләре – Татарстанның халык язучылары Рабит Батулла, Марсель Галиев, Татарстанның халык шагыйре Гәрәй Рәхим, Татарстанның халык артисты Мингол Галиев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин, “Җыен” хәйрия фонды директоры Фуат Рафиков, “Безнең мирас” журналының баш мөхәррир урынбасары Марат Закир һәм ветераннар арасында җиңел атлетика, чаңгы буенча 29 мәртәбә дөнья чемпионы Әхмәт Сираҗиев, район хакимияте вәкилләре катнашында авыл халкы белән очрашулар булды.
Көек-Ерыкса урта мәктәбендә шигырь, җыр-моң вә фәһемле сүзләр белән үрелеп барган очрашуда укучылар һәм укытучылар “Җыен” фондының эшчәнлеге белән танышты. Бу авылда туып-үскән, Татарстанның җиңел атлетика федерациясе вице-президенты Габделхак Фәләхиев белән фондның директоры Фуат Рафиков “Шәхесләребез” дигән баш астында нәшер ителгән китапларны бүләк итте. Аннары Алмаз Хәмзин белән Мингол Галиев укучыларга җыр буенча мастер-класс үткәрде. Шушы авылда туып-үскән, бу мәктәптә озак еллар балалар укыткан ветеран мөгаллимнәр, каләм әһелләре Рәим Гобәев белән Рәсимә Галиеваның да биредә булуы ямь өстенә ямь өстәде.
Җомга намазыннан соң авыл халкы белән очрашу мәчеттә дәвам итте. Рабит Батулла үзенең “Җыен” фонды тарафыннан чыгарылган Коръән тәфсирен һәм Коръәннең Казан басмасын имам-хатыйпка тапшырды. Мингол Галиев мөнәҗәтләр башкарды.
Кичкә таба кунаклар Мамадыш шәһәренә юл тоттылар. Биредә алар районның легендар шәхесе, сугыш һәм хезмәт ветераны Вахит Галиев белән очрашты. 91 яшьлек аксакалга үзе дә аксакал Рабит Батулла изге китапны бүләк итеп бирде.
“Җыен” фонды оештырган әлеге гамьле сәфәрдән һәммәсе дә канәгать калды. Мамадышка барганда сәфәрдәшләр Илһам Шакиров җырларын тыңлап барса, башкалабызга кайтканда исә Әлфия Афзалова җырларын тыңлап хозурланды.







Теги: Морад Дусай Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру