Журнал «Безнең мирас»

Абага дәвалый

Мәшһүребез Каюм Насыйри (1825- 1902) абага үсемлеге һәм аның дәвалау үзенчәлекләре хакында болай язып калдырган:

 

«Абага үләне (папоротник) – билгеле үләндер, гарәпчә – сәрхәс, фарсыча – килдар һәм төркичә козгын уты, диләр. Яфраклары калын. Тамыры бик озын, төпкә чаклы җәелеп үсәр. Бу төр абаганың камылы юктыр, каләм сыман яфраклары бер аршын һәм чирек аршын кадәр үсә. Яфракларының төбе киң, очына таба тар һәм нечкә, өсте шома, асты бераз төклерәк, орлыклары яфрак өстендә күз-күз тезелеп тора. Һәркайсы урманнарда бар, июль-август айларында чәчәк ата.

 

Дару өчен абаганың тамырын сентябрь аенда алырга кирәк. Тамырының исе бик куәтле, әмма хуш исле түгел. Тәме лайла сыман ачы һәм авызны бөрештерә. Эчтәге тасма һәм түгәрәк суалчаннарны куар өчен бик файдалы. Дару өчен абаганың тамырын кайнатып, бер тәүлектә 7 мыскалдан 14 мыскалга (1 мыскал – 4,25 грамм) кадәр кулланырга мөмкин. Шулай ук абаганы киптереп, он кебек төеп, хайван ашына сибә торган онга катыштырып бирсәң, хайванны тазартыр. Тагы бер үзлеге – абага үләнен яндырып, көленнән селте ясап, сабын урынына кер юарга мөмкин. Сабын файдасын бирер, сабынга хаҗәт төшмәс.

 

Абаганың икенче төрен күп аяклы абага яки ата абага дип йөртәләр. Кереш өлештә язылган абагадан аермасы шулдыр ки: бу ата абага бик күп төркем яфраклы, камылы юк, түгәрәкләнеп, бер табын булып утыра. Дару өчен әлеге төренең дә тамыры кулланыла, исе начар, тәме бераз бөрештергеч. Шулай ук эчтәге суалчаннарны чыгарыр. Моның өчен тамырын өч чирек мыскал кадәр эчкәннән соң, синаз мәкки яки башка бер эч йомшарта торган нәрсә эчәргә кирәк».

 

"Безнең мирас". – 2023. – №5. – Б. 111.

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру