Сәнгати мирас Уку өчен 2 минут

Салих Сәйдәшевнең пианиносы

Сәйдәшев ул – күңел тургае, Татар моңнарының Тукае. (Мәхмүт Хөсәен)

 

Салих Сәйдәшев портреты. Ильяс Айдаров эше. 2020 ел

 

 

Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев 1900 елның 3 декабрендә Казанда Мещанская (хәзерге Нариманов) урамындагы йортта туган. Булачак композитор хәзерге Тукай һәм Париж Коммунасы урамнары кисешендә урнашкан йортта – Н.Хәмитов гаиләсендә, соңыннан бертуган апасы Әминә (1896-?) гаиләсендә үсә. Шулай килеп чыккан: сугыштан соңгы елларда Әминәнең сеңлесе Сталино (хәзерге Донецк) шәһәреннән Асия белән бергә кайта. 1945 ел композитор Салих Сәйдәшев белән Асия Казакованы никахлаштыра. Әлеге никах икесе өчен дә беренче түгел, әмма соңгысы була.

 

Сәйдәшев белән Казакова яшь чакта ук таныш булганнар. Алар Шәрык клубы кичәләрендә катнашканнар. Асия Салихтан бераз олырак булган.

 

Асия – Мөхәммәтрәхим Казаковның (1873-1937) кызы, Мөхәммәтрәхим исә – I гильдия сәүдәгәре Мөхәммәтшакир Казаковның (1848-1932) улы, Мөхәммәтрәхим Казаков 1930 нчы елларда Казанның Печән урамында баш киемнәре кибете ача. Асиянең бертуган абыйсы Габделхәмит (1877-1937) 1908 елда Берлинда «Kasari Birlin» фирмасына нигез сала. Соңыннан Габделхәмитнең улы Алманиягә күчеп китә һәм Берлинда яши, анда Фридрихштрассе урамында урнашкан кибетнең хуҗасы була.

 

 

Салих Сәйдәшев белән Асия Казакова «Наемщик» музыкаль драмасы премьерасыннан соң. 1948 ел

 

 

Асия белән Салихның гаилә тормышы композитор иҗатындагы авыр елларга туры килә: аны дирижер пультыннан читләштерәләр, театрдан чыгаралар. Өендәге бүлмәсе эш кабинеты рәвешендә кулланыла. Шул вакытта Асия Казакова иренә пианино бүләк итә. Бу инструментка «Georg Hoffman» фирмасы һәм Лейпзигерстрит урамы исеме гравировкасы уелган. Мөгаен, Салих Сәйдәшев өчен пианино Берлиннан сатып алынгандыр. Бүген бу бүләк – С.Сәйдәшев музее экспонаты. Асия пианиноны һәм композиторның башка шәхси әйберләрен ТАССР Дәүләт музеена тапшыра. Ядкарьханәдә исә композитор яшәгән бүлмә дә сакланган.

 

1951 елда С.Сәйдәшев ТАССРның халык артисты исеменә лаек була, 1954 елның 16 декабрендә Мәскәү шәһәрендә бакыйлыкка күчә.

 

Әтисе белән 1954 елда очрашуы турында Нәүфәл Салих улы мондый юллар язып калдыра: «Он проводил меня до Площади Свободы, помахал мне белым платком. Я сел на трамвай и мне показалось, что у него на глазах слезы, а сам он улыбался доброй-доброй улыбкой». (Әлеге истәлек С.Сәйдәшев музее экспозициясеннән алынды.)

 

 

Салих Сәйдәшев пианиносы.

 

 

Аның соңгы очрашуы Мәскәүдә Рауза Әхмәт кызы Кастрова (1911-2012) белән була. Көннәрдән бер көнне Асиянең хәле начарая, һәм ул Рауза Кастровадан шифаханәгә иренә кичке аш илтүен үтенә. Сәйдәшев А.В.Вишневский исемендәге хирургия институты хастаханәсендә дәвалана. Р.Кастрова Мәскәүдә яши. Ул танылган сәүдәгәрләр һәм хәйриячеләр нәселеннән була. Рауза Асияне һәм аның гаиләсен яхшы белә. Аның истәлекләре буенча, Салих Сәйдәшев ул кичне күтәренке күңелле, хәтта шаян булган. Ул янына килгән гаилә дусты Рауза белән үзе өчен шатлыклы хәбәр белән бүлешә: 1938 елда атып үтерелгән К.Тинчуринны тиздән реабилитациялиләр икән (драматург 1955 елда реабилитацияләнгән). Композитор үзенең иң танылган әсәрләрен нәкъ менә аның пьесаларына язган бит. Димәк, яңадан спектакльләр куелачак, Сәйдәшев музыкасы яңгыраячак һәм гонарарлар булачак. «Рауза, акчаны кая куярмын?» – дип шаяртып та алган шул очрашуда Салих. (Бу истәлекләрнең бер өлеше 2011 елда журналда һәм Мәскәү газетасында басыла.)

 

 

Салих Сәйдәшев һәм Асия дусты белән.

 

 

Композитор ялгышмый: аның музыкасын яңадан тыңлый башлыйлар, ул эшләгән театрга соңрак (1988) К.Тинчурин исеме бирелә... Кызганыч ки, аңа бу үзгәрешләрне күрергә насыйп булмый. С.Сәйдәшевка җеназа намазын Мәскәүдә үк татар әбиләре укып, соңгы юлга Казанга озаталар (Мәскәүдән озату мәсьәләләрен үз өстенә Г.Бәширов белән Г.Әпсәләмов алган була). Татар моңнарының Тукае 21 декабрь көнне Казандагы Яңа татар бистәсе зиратында җирләнә

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 7
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи