«Бу көндә нинди китап язып мәшгуль буласыз? – дип сорагач, утырган диванының бер башыннан көрпәсен (утырганда җәя торган җәймә) кайтарып, 750 сәхифәле (битле), яңа кәгазьле, тышсыз кулъязма бер китап чыгарды вә, сүзендә дәвам итеп: – Буңа әле исем куйганым юк. Буның илә Коръән Кәримнең һәр аятен вә һәр кәлимәсен табып булачак. ИншәАллаһ, тиз тәмам булыр һәм озакламый басылып та чыгар», – диде. Менә шундый хатирә калдыра 1902 елны Каюм Насыйри янына килгән шәкерт Нәсретдин әл-Хуҗаши. Бу истәлеген ул «Шура» журналының 1912 елгы 24 нче санында бастыра.