Журнал «Безнең мирас»

«Мин кемгә эндәшим?..»

Миңа безнең бөек композиторларыбыз, язучыларыбыз, артистларыбыз белән таныш булып, бергә эшләү бәхете тиде. Алар арасында Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин да бар иде. Яшь җырчыларга Рөстәм аганың әсәрен башкару – зур мәртәбә саналды. Сибгат Хәкимне дә аерып әйтәсе килә. Ул яшь җырчыларга карата шулай ук бик игътибарлы булды.


Көннәрдән беркөнне Рөстәм ага Яхин миңа Сибгат ага Хәким шигыренә язылган «Минем таныш өянкеләр» исемле җыр тәкъдим итте. Җыр үземә тәүдә үк бик ошады. (Рөстәм абыйның җырлары, гомумән, яхшы: бер ишетүдә истә кала торганнардан.) Репертуарыма керде, халыкның да күңеленә хуш килде. Бигрәк тә язучы Аяз Гыйләҗев ярата иде бу җырны. Язучылар берлегендә очрашсак, туктата да: «Сәхәби, слушай, парин, бер генә куплет җырла әле», – ди. Мин җырлый башлауга, үкси-үкси еларга тотына.


Бу җырны мин әлегәчә җырлыйм. Аның сүзләре хәзер үземә дә тулаем туры килә инде...



Минем таныш өянкеләр


Сезгә эндәшми мин кемгә
Эндәшим, өянкеләр?
Җитте минем дә, сезнең күк,
Картайдым, дияр көннәр.


Кабынды, янды бер чорда
Яшьлекнең саф хисләре.


Сез – минем мәхәббәтемнең
Бердәнбер шаһитләре.


Кайда ул бергә ашкынган,
Бергә шаулаган көннәр?
Минем таныш өянкеләр,
Сезгә баш ияр кемнәр?..


Теги: Рафаэль Сәхәби Яңалыклар Татар җыры

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру