Фәлсәфә фәннәре докторы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Фәрит Мирза улы Солтанов – татар иҗтимагый фикер тарихында милли һәм дини факторларның ролен, урынын өйрәнгән олуг галимнәрнең берсе.
Фәрит Солтанов 1951 елның 25 августында Татарстанның Яшел Үзән районындагы Олы Карауҗа авылында туа. Мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаганнан соң, 1969 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Иҗади яктан сәләтле, кечкенәдән гыйлем тупларга омтылган тырыш егет студентлар арасында ихтирам казана. Аның фән үрләрен яулаудагы беренче адымнары да университетта ясала.
Ул 1974 елда, университетны уңышлы тәмамлап, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты аспирантурасына укырга керә. Узган гасырның 70 нче еллары – институтта татар иҗтимагый фикере тарихын өйрәнү буенча төркем оештырылган чор. Бүлек җитәкчесе, фәлсәфә фәннәре докторы Яхъя Абдуллин истәлекләрендә болай дип яза: «Институтта иҗтимагый-фәлсәфи фикер тарихы буенча аспирантура ачуга ирештем. Беренчеләрдән булып, бу аспирантурага Казан университетын тәмамлаган егетләр – Фәрит Солтанов һәм Рәфыйк Мөхәммәтшин кабул ителде. Алар өметле булып чыкты, язылган диссертацияләрен яклап, фәнни эзләнүләрен дәвам иттеләр». Аспирантурада укыган елларында яшь галим үзен нәкъ менә шул татар иҗтимагый фикер тарихында милли һәм дини факторларның ролен, урынын өйрәнүгә багышлый. Аспирантураны тәмамлауга бүлектә өлкән фәнни хезмәткәр, бүлек мөдире вазифаларын башкара. 1993-1996 елларда Россия Мәгариф министрлыгы Милли мәсьәләләр институтының Татарстан филиалын җитәкли, 1996 елдан – Татарстан Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары. 2012 елдан – ТР ФАнең баш белгече, аспирантура бүлеге мөдире.
Фәрит Солтанов кандидатлык диссертациясен 1980 елда – Ленинградта, ә «Татарское движение в российском и мировом социально-историческом контексте: социально-философский анализ» дигән темага докторлык диссертациясен 2000 елда Россия Фәннәр академиясенең Фәлсәфә институтында, Мәскәүдә яклый. Аның «Хөр фикер юлында» (1986), рус телендәге «Россия һәм бөтендөнья контекстында Ислам һәм татар милли хәрәкәте: тарих һәм хәзерге заман» (1999), «Татар милли хәрәкәте: тарих һәм хәзерге заман» (2000) дигән монографияләре, йөздән артык фәнни мәкаләсе галимнәргә генә түгел, киң катлау укучыларга да яхшы мәгълүм. Шунысы бик мөһим: әлеге хезмәтләрендә галим Татарстанда беренче тапкыр милли-дини мөнәсәбәтләр системасында яңа вазгыятьләрне комплекслы рәвештә, социаль-фәлсәфи тирәнлектә төшендерүне уңышлы тормышка ашыра, әлегә кадәр билгеле булмаган архив материалларын фәнни кулланышка кертеп, игелекле эш башкара.
Бу хезмәтләрдән тыш, ул мәктәп, гимназия, педагогика урта уку йортлары өчен «Татар иҗтимагый фикер тарихы» (Казан, 1995), «Ислам тарихы» (1995) дигән укыту программалары, белешмәләр әзерләп чыгара. Дистәләрчә фәнни җыентыкның фәнни редакторы булганын әйтеп китү дә артык булмас. Фәнни-гамәли конференцияләр, симпозиумнар, түгәрәк өстәлләр оештыру, диссертацияләр яклау Фәрит Мирза улы катнашында, аның турыдан-туры җитәкчелегендә уза.
Мин Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтына 1997 елда эшкә урнаштым. Институтның Милли мәгариф тарихы һәм теориясе бүлегендә эшләргә насыйп иткән язмышыма меңнән-мең рәхмәт укыйм. Гомерем буе рәхмәтемнең иң олысын бүлек җитәкчесе Фәрит Мирза улына әйтәм.
Беренче күрешүебездә үк аның ачык чырай белән кабул итүе күңелемне эретте: зур ышаныч белән гыйбрәтле дә, катлаулы да татар язмышы, тарихы, милли мәгариф проблемалары, алда торган бурычлар хакында сөйләштек.
Бүлектә егермедән артык кеше. Алар арасында тырыш хезмәтләре, тәҗрибәләре белән педагогика фәнен үстерүгә зур өлеш керткән атаклы галимнәр – Г.Әсәдуллин, Ш.Җәләлиев, Я.Ханбиков, М.Вәлиев һ.б. эшләве дә бик зур әһәмияткә ия иде. Шулай бердәм коллектив Ф.Солтанов җитәкчелегендә «Татарстан Республикасында белем-тәрбия системалары үсешенең милли доктринасы»н әзерләде. Республикада яшәүче халыкларның милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә, туган телне саклауга һәм заманча таләпләргә җавап бирүне, һәрьяклап үсеш алган шәхес тәрбияләүне максат итеп куйган документ иде бу.
Татарстанда белем-тәрбия үсеше киң планда – башка илләр һәм республикалар тәҗрибәсенә, шул ук вакытта Татарстанда яшәүче милләтләрнең милли традицияләренә нигезләнеп өйрәнелә башлады. Республикабызда уңай үзгәрешләр кертелгән вакыт: барлык мәктәпләрдә татар теле мәҗбүри предмет буларак кертелә, укыту методикасы булдырыла, гомумән әйткәндә, балаларга милли тәрбия бирү мөмкинлекләре ачылды. Укучыларга татар тарихы, мәдәнияте, төбәкне өйрәнү буенча, гомумән, татар халкы турында өстәмә мәгълүмат бирү мөмкинлеге туды. Бу үзгәрешләр мәктәпләрдә укытучылар, укучылар белән бергә аралашуларны киңәйтте. Укучылар белән бергәләп милләтебезнең тарихын, региональ үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышланган конференцияләр үткәрелә башлады. Аларның күбесе халкыбызның гасырлар буе сакланып, буыннан буынга тапшырылып, камилләштереп килгән кадерле мирасны өйрәнүгә, туган телебезгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләүгә һәм саклауга ярдәм итте. Конференцияләрнең Казан шәһәре, Мамадыш, Балык Бистәсе, Яшел Үзән, Балтач һәм Әтнә районнарында хәзерге әдәбиятның һәм укытуның төрле мәсьәләләре буенча үткәрелгәннәре фәнни дәрәҗәдә, зур күләмдә уздырылуы белән истә калды. Укучылар арасында фәнни эшләр буенча конкурслар үткәрү дә матур нәтиҗәләр бирде.
Фәнни-методик конференцияләр Казан шәһәре һәм авыллардагы музейлар белән дә еш һәм нәтиҗәле үткәрелә иде. Бу эшләр барысы да Фәрит Солтановның турыдан-туры җитәкчелегендә барды.
Инде мәгълүм: ХХ гасыр азагы – дини белем һәм тәрбия өлкәсендә зур алгарыш чоры булды. Педагогик фикер үсешендә дә дини тәрбия мәсьәләләре алгы планга чыкты, Ислам диненең хакыйкый кыйммәтләренә игътибар артты, яшь буынны шул кыйммәтләр нигезендә тәрбияләү мөмкинлеге ачылды.
Милли мәгариф тарихы һәм теориясе бүлеге дә бу мөһим эшләрдән читтә калмады. Халкыбызның атаклы мәчет-мәдрәсәләре тарихы белән кызыксынып, аларның тарихы хакында күп кенә мәкаләләр язылды, кызыклы экскурсияләр оештырылды, бергәләп фәнни конференцияләр үткәрелде. Бу эшләр хакында мәкаләләр бастырып халыкка җиткерү «Мәгариф» журналы белән тыгыз бәйләнештә барды. Әйтергә кирәк, үзенчәлекле мәгърифәте, аң-белем учаклары булган мәчет-мәдрәсәләрнең йөзәрләп кенә түгел, меңәрләп җимерелүе, белемле, иманлы кешеләрнең хаксызга гаепләнеп сөрелүе, үтерелүе хакында дәшми калырга мөмкин түгел иде. Иң мөһим эшләребезнең берсе – нәкъ менә Фәрит Мирза улының тәкъдиме белән ел саен олы шәхесләребез җирләнгән Иске Татар зиратына барып, мәшһүрләребезнең каберләрен чистартып кайту гадәткә керде. Бу матур гадәт күңелгә ниндидер тынычлык, канәгатьләнү хисе тудыра иде.
Шунысы да куанычлы булды: бүлектә генә түгел, институтта да хезмәткәрләр арасында дуслык мөнәсәбәте хөкем сөрде. Җитәкчебез ничек өлгергәндер, кабинеты һәрчак кешеләр белән кайнап тора, хәтта чит илләрдән дә кешеләр килгәне гадәти кабул ителә иде. Уй-фикерләре, эше, иҗаты халыкка хезмәт иткән олы остазыбыз башкаларны да җилкендереп, дәртләндереп тора белде. Менә шундый вазгыятьтә, милли мәдәниятебезне, мәгарифебезне җанландыру, туган телебезнең тормышыбыздагы әһәмиятен, абруен күтәрү максатында, безнең Милли мәгариф тарихы һәм теориясе бүлеге «Татар педагогик фикере антологиясе» төзеп чыгарырга булды. Төзүчеләр үз алларына, татар халык педагогикасын чагылдырган татар халык авыз иҗаты әсәрләреннән, борынгы төрки чор, Кол Галидән алып XXI гасыр башына кадәр иҗат иткән мәгърифәтче язучылар, шагыйрьләр, укытучы методистларның хезмәтләреннән уңышлы дип табылган текст-өзекләр, үрнәкләр туплап, үзенчәлекле татар педагогикасы үсешен күрсәтү төп бурыч итеп куелды. Кушымта рәвешендә татарлар белем алган атаклы мәктәп-мәдрәсәләр, татар телендә дөнья күргән тәрбия-тәгълим журналлары (XX гасырның беренче чиреге), атамалар сүзлекчәсе һәм Татарстандагы халык мәгарифе җитәкчеләре исемлеге бирелде.
Фәрит Мирза улы Солтановның фәндәге казанышлары хаклы рәвештә югары бәяләнде. Ул – Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2002), ТР Фәннәр академиясенең (2006), Мәдәният министрлыгының (2007) Мактау грамоталары, «Мәгариф отличнигы» билгесе (2007), «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» (2005), «Фидакяр хезмәт өчен» (2012) медальләре иясе, 1997 елдан Халыкара Төрки академиянең хакыйкый әгъзасы.
Фәрит Солтановның бернинди бүләк белән дә бәһаләнмәгән олы җанлылык, кешелеклелек дигән бик тә кирәкле, бик тә газиз сыйфатлары әле дә саклана.
Мөхтәрәм галимне – халкыбызның асыл улын юбилее белән котлыйбыз! Остазыбызга ныклы саулык, озын гомер, яңа казанышлар, куанычлар телибез! Афәрин, Фәрит Мирза улы!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала