Академик Индус Таһировка – 90 яшь

Индус Ризак улы Таһиров – тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Казан федераль (Идел буе) университетының Россия тарихы кафедрасы мөдире, ТР Дәүләт Советы депутаты, республиканың фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт бүләге лауреаты, күпсанлы дәүләт бүләкләре иясе. /gossov.tatarstan.ru фотосы.
Төрки-татар дөньясында, галим-голәма, бигрәк тә Россия һәм татар тарихы белгечләре, күпсанлы сәясәтчеләр арасында Индус Ризак улы Таһировны белмәгән кеше юктыр. Шулай булуга карамастан, галимнең олы юбилее алдыннан тормыш юлының кайбер мизгелләрен тагын бер искә төшереп китү һич тә артык булмас.
Индус Ризак улы Таһиров заманында өч мәчетле, дәһшәтле 1943 елда Татарстан нефтенә юл салган, илебезгә биш герой биргән данлыклы Иске Шөгер авылында (Лениногорск районы) 1936 елның 24 маенда туган. Әтисе – Ризак Таһиров – Иске Шөгер авылында 1931 елда оештырылган «Үзәк» колхозының беренче җитәкчеләреннән берсе, Бөек Ватан сугышында фронтта һәлак була.
Героебызның тормышы һәм бөтен эшчәнлеге Казан университеты белән бәйләнгән. Ул университетка армия сафларында хезмәт итеп кайткач тарихчы булу өчен 1958 елда тарих-филология факультетына укырга керә һәм бөтен гомере буена биредә игелекле эшен дәвам итә. Икенче курста укыганда ук аны факультет студентлары комсомол җитәкчесе итеп сайлап куя һәм ялгышмый. Шул вакыттан алып университетны тәмамлаганчы ул студентларның күренекле әйдаманына әйләнә. Аның бөтен тормышы тарих фәненә һәм университетка багышлана.
Коммунистлар партиясенең ХХ съездыннан соң илдә әз булса да демократия җилләре Совет илендә Сталин заманасы тәмамланып килгәнен сиздерә башлый. Мондый үзгәрешләр университетны тәмамлап килүче студентка 1963 елны киң җәмәгатьчелек алдында беренче мәртәбә үз фикерен кычкырып әйтү мөмкинлеген бирә. Ул елны өлкә комитетында «Очерки истории партийной организации Татарии» дигән китапны тикшерү оештырыла. Китап хакында фикер алышуда авторитетлы партия эшлеклеләре, профессорлар, доцентлар белән рәттән студент Индуска да сүз бирелә. Ул чыгышын Коммунистлар партиясе тарихында инде калыпланган, тәнкыйди анализлау, иҗади үзгәртү мөмкин булмаган Казанда октябрь восстаниесе белән бәйләнгән вакыйгаларга багышлый. Әлеге вакыйгалар нәшер ителгән китапларда һәм тәкъдим ителгән хезмәттә дә фальсификацияләнә, ягъни дөрес тасвирланмый, Казанда Октябрь революциясенең барышын яктырту белән килешә алмыйм, дип чыгыш ясый. Ул бу фикерен яңа архив чыганакларына һәм тарихи хезмәтләргә таянып бәян итә. Әлбәттә, гади студентның мәртәбәле аудитория алдындагы бу кыю чыгышын партия җитәкчеләре дә, КПСС тарихын өйрәнүче профессор-доцентлар да өнәп бетми, ә кайберләре «Әле сиңа диплом якларга кирәк булачак», дип янап та куя.
Шунысы кызык: Индус Ризак улына бу беренче чыгышы алдагы биографиясен буямый. Ул университетны уңышлы тәмамлый. Кыю, үз фикерен кычкырып әйтә алган, тарих фәнендә өметле егеткә аспирантура тәкъдим ителә, һәм ул шунда укуын дәвам итә. Фәнни җитәкчесе профессор И.М.Ионенко белән бергә Казанда 1917 елгы революция тарихы диссертация темасы итеп сайлап алына. Аспирант елларында Мәскәү, Казан һәм башка шәһәрләрдәге мирасханәләрдә чыганаклар, библиотекаларда фәнни монографияләр, истәлекләр, татар телендәге газеталар белән эшләү диссертацияне язып тәмамларга мөмкинлек бирә. 1966 елда ул университетта ассистент-укытучы булып эшли башлый, ә 1967 елда кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый. Шул ук елда остазы И.М.Ионенко белән бергә «Октябрь в Казани» дигән беренче китабы басылып чыга һәм җәмәгатьчелек, тарихчылар тарафыннан уңай кабул ителә.
Алдагы елларда ул бу тема юнәлешендә максатчан эшен дәвам итә. Теманың географиясе киңәйтелеп, Идел-Урал яклары тулаем кертелә, ә 1917 елгы социаль революция милли-азатлык хәрәкәте белән бәйләнә. Яңа табылган архив материалларына, оригиналь татар чыганакларына нигезләнгән фундаменталь хезмәт 1977 елда «Революционная борьба и национально-освободительное движение в Поволжье и на Урале (февраль – июль 1917)» исеме астында Казанда нәшер ителә, ә докторлык диссертациясе шул ук елны Саратов университетында уңышлы яклана. Ул биредә беренчеләрдән булып тарихта милли факторның инкыйлабта һәм җәмгыять үсешендәге урынын һәм аерым ролен күрсәтә алды. Совет дәүләтенең сәясәте белән аерылгысыз бәйләнгән бу четерекле тема буенча Индус Ризак улы, СССР күләмендә тарих докторлары арасында иң яшьләренең берсе булуга карамастан, иң авторитетлы белгечләрнең берсенә әйләнә.
1980 елда аның тормышында яңа зур борылыш. Бу елны Казан университетында аерым тарих факультеты оештырыла, аның беренче деканы итеп профессор Индус Ризак улы билгеләнә, һәм ул 16 елга якын зур коллектив белән җитәкчелек итә. Мөстәкыйль факультет эшен башлап җибәргән вакытта биредә 4 профессор (Г.Н.Вульфсон, И.М.Ионенко, И.Р.Таһиров, А.С.Шофман), ике кафедра гына булса, 1995 елда биредә дистәләгән профессор, 8 кафедра, тарих буенча докторлык һәм кандидатлык диссертацияләрен яклау советы эшли иде инде. Ә 1983 елда ул СССР тарихы кафедрасы мөдире итеп билгеләнә. Ул декан булып эшләгән елларда тарих факультеты татар тарихчылары өчен доктор-кандидатлык диссертацияләрен хәзерләү үзәгенә әйләнә, ә тарих факультеты кафедралары уңышлы яклаган белгечләр белән шактый тулыландырыла. Хәзер инде аның шәкертләре Казан университеты тарих факультетында гына түгел, Казанның һәр югары уку йортында, Тарих институтында, дәүләт аппаратында да әйдәп баручылар.
Студентлар, мөгаллимнәр белән һәрдаим эш алып барудан тыш, Индус Ризак улы Русия, татар тарихы буенча фәнни хезмәтен дә дәвам итә. Бу яктан үткән гасырның ахыры – ХХ гасыр башы аның өчен бигрәк нәтиҗәле була. Ул елларда төрле газета-журналларда һәрдаим басылган мәкаләләр белән бергә «Очерки истории Татарстана и татарского народа (ХХ век)», «История национальной государственности татарского народа и Татарстана», «История государственности Татарстана. ХХ в.», «На изломе истории»; татар телендә – «Бәйсезлек баскычлары», «Бәйсезлек һәм милли яшәеш», «Гасырлар чатында» һәм башка бик күп китаплары басылып чыга һәм тарихчылар, киң җәмәгатьчелек тарафыннан уңай кабул ителә. Тарихи фактларны һәм чыганакларны үзенчәлекле анализлау сәләте аңарга тарих эченә үтеп кергән шикелле, тарих сулышын үзенчәлекле хис итәргә һәм шул хис-фикерләрне укучыга җиткерергә мөмкинлек бирә. Фәнни казанышлары 2002 елда Татарстан Республикасының Дәүләт премиясенә лаек була.
Индус Ризак улы, тарих фәне буенча докторлык, кандидатлык диссертацияләре яклау советы рәисе буларак, тарих белгечләре әзерләү буенча искиткеч зур эш алып баруын хәзер дә дәвам итә. ХХ гасырның 90 нчы болгавыр елларында күп университетларда мондый советлар ябылган вакытта да профессор Индус Ризак улы җитәкчелегендәге совет эшен һәрдаим дәвам итте, Казан өчен генә түгел, тирә-як регионнарда яшәүче тарихчылар өчен вакытында докторлык һәм кандидатлык диссертацияләрен якларга мөмкинчелек бирде. Ерактан караганда гына совет рәисенең эше җиңел шикелле. Ә чынбарлыкта, яклау унышлы үтсен өчен, әйдәп баручы фәнни оешманы, оппонентларны дөрес сайлап алырга, алар белән алдан сөйләшергә, фәнни хезмәт турында барган дискуссиягә дөрес юнәлеш бирергә, бихисап документларны хәзерләп ВАКка вакытында тапшырырга кирәк һәм башка бик күп мәсьәләне хәл итү дә – рәис кулында. Аның фәнни җитәкчелегендә 30 га якын кандидатлык, 10 нан артык докторлык диссертациясе уңышлы яклана.
Күренекле тарихчы җитәкчелегендә докторлык диссертациясе яклый алган шәкертләренең берсе итеп үземне дә горурланып күрсәтә алам. Үткән гасырның 90 нчы елларында Казанга яшәү өчен гаилә белән кайткач та Индус Ризак улының башта төрле проблемаларга багышланган фәнни конференцияләрдә чыгышларын сокланып тыңладым. Ул трибунада – алдан әзерләнгән текстка карамыйча ике телдә дә җиңел һәм иркен сүзле, үзенчәлекле логикасы, беренче җөмләсеннән тыңлаучыларны әсир итә белүче хөр фикерле, эчкерсезлек хисе белән тулыландырылган һәр сүзгә аерым мәгънәви фикер бирә белгән оратор. Соңыннан миңа аның белән якыннанрак танышырга һәм аралашырга, берничә китабымны аның фатыйхасы, фәнни редакциясе астында нәшер итәргә, диссертациямне якларга мөмкин булды.
Бигрәк тә аның диссертацияләр яклау советын алып баруы хәзергә кадәр сокландыра. Ул каушаган диссертантны тынычландыра, дискуссиядә катнашучы кызмачларны реплика яисә кыска гына өстәмә сорау белән сәясәттән фәнгә яңадан кайтара, дискуссиядә катнашучыларның каршылыклы фикерләрен инкарь итмичә диссертант файдасына оста файдалану сәләте аңарда югары фән культурасы искиткеч мул икәнлеген һәрдаим күрсәтеп тора.
Тарихи эзләнүләргә килгәндә, ул бигрәк тә онытылган, совет чорында репрессияләр корбаны булган шәхесләрне кире кайтару юнәлешендә зур эш башкарып килә. Беренчеләрдән булып 1989 елда Мирсәет Солтангалиев турында «Казан утлары» журналында «Кем ул Солтангалиев?» дигән мәкалә бастыра.
Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә 1917 елгы революциядә, Гражданнар сугышында актив катнашкан, совет чорында тарих битләреннән сызып ташланган шәхесләрдән К.Мохтаров, В.Юнысов, М.Сәгыйдуллин, С.Максуди, Г.Шәрәф, И.Алкин, З.Вәлиди, Р.Сабиров, А.Енбаев һәм башкалар турында татар матбугатында кызыклы язмалар басылып чыга.
Авторитетлы җитәкче, әйдәп баручы тарихчы булып кына калмыйча, Индус Ризак улы 90 нчы еллардагы милли-азатлык хәрәкәтендә дә актив катнашты. Ул – Татарстан парламенты кабул иткән суверенитет декларациясе авторларының берсе. Ул Россия белән Татарстан арасындагы сөйләшүләр өчен билгеләнгән делегация җитәкчесенең урынбасары. Индус Ризак улының дипломатик сәләтләре белән бергә рус-татар мөнәсәбәтләренең урта гасырлардан алып бүгенге көнгә кадәр тарихын төптән белү Мәскәү тарафыннан катнашучы делегация алдында шартнамә төзү кирәклеген исбат итәргә мөмкинлек бирә һәм күп елларга сузылган авыр, киеренке сөйләшүләр килешү белән тәмамлана.
1992 елда Индус Ризак улы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайлана һәм аны Россиянең төрле төбәкләрендә, төрле илләрдә сибелеп яшәгән татар халкын берләштерүче авторитетлы милли оешма дәрәҗәсенә күтәрә. Әле ул вакытта Казанда Татар конгрессының бинасы да, эшне алып баручы аппараты да, финансы да юк. Бу четерекле, шактый чыгым таләп итә торган мәсьәләләр Индус Ризак улының тырышлыгы нәтиҗәсендә әкренләп хәл ителә. Конгресс җитәкчесе буларак, ул Россиянең татарлар яшәгән төрле өлкә губернаторлары, шәһәр һәм район башлыклары, киң җәмәгатьчелек белән бихисап очрашулар, сөйләшүләр, килешүләр төзүдә катнаша. Саратов, Екатеринбург, Пермь, Самара, Төмән, Ульяновск өлкәләре, Марий Эл һәм башка республикаларда милли мәктәпләр, гимназияләр, балалар бакчалары ачыла, аларны татарча дәреслекләр, укыту әсбаплары белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителә. Нәкъ шушы елларда аның җитәкчелегендә Татар конгрессының демократик эш стиле формалаша.
2002 елда конгрессның чираттагы съездында «Без бердәм милләт» дигән доклад белән чыгыш ясый. Делегатлар Индус Ризак улының фидакяр эшен, докладта әйтелгән төпле фикерләрне хуплап чыгышны күп мәртәбә кайнар алкышлар белән бүлә. Кызганыч, бу аның конгресста соңгы чыгышы була. Төрле сәбәпләр аркасында, бигрәк тә татарга хас чамасыз көнчелек, уңышлы хезмәткәргә аяк чалу, өстәге хакимият белән мөнәсәбәте бу искиткеч җаваплы эштән китәргә мәҗбүр итә. Соңыннан «Аттан ул җан-фәрман барган чагында, үзең әле шактый гайрәтле чакта төшү кирәк», – дип язса да, республика җитәкчеләренең татар халкын берләштерүче рәсми оешмадан авторитетлы җитәкчене читләштерүен хәзер дә аңлап булмый.
Конгресстан китү аңарга кафедрада мөгаллимнәр, аспирантлар, студентлар белән эшкә, татар тарихын популярлаштыруга күбрәк вакыт бирергә мөмкинчелек ача.
«Татарстан», «Безнең мирас», «Гасырлар авазы» журналларының редколлегия әгъзасы буларак татар тарихын популярлаштыруда актив катнаша. Берничә ел «Татарстан – Яңа гасыр» телекомпаниясендә «Кара-каршы» тапшыруын бик уңышлы алып барды. Ул вакытта чын татар зыялылары белән четерекле тарихи вакыйгаларга багышланган әңгәмәләр, тәрбияви, фәлсәфи әһәмияткә ия булган, аерым шәхес язмышын халык язмышы белән бәйләгән тапшыруга әйләнгән иде.
Күпсанлы хезмәтләре белән дөньякүләм билгеле саллы тарихчы, күренекле мәгърифәтче һәм җитәкче, сәясәтче, депутат, оригиналь фикер иясе, публицист Индус Ризак улы 90 яшьлек юбилеен төрле тармакларда зур уңышлар белән каршылый. Аңарга исәнлек-саулык, озын гомер, яңа иҗади уңышлар телибез.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала