Республикада Уку өчен 3 минут

ҖЫЕН БЕЛӘН САБАН ТУЕ: аерым вакыйга, аерым бәйрәм, аерым тарих

Җыен белән Сабан туе дигән сүзләрне бутыйбыз, гәрчә аларның һәрберсе аерым төшенчә.

 

 

НӘРСӘ УЛ – ҖЫЕН?

 

Җыен – корылтай, аксакаллар җыены (парламент утырышы, милли мәҗлес (корылтай), язучылар җыены (язучылар корылтае). Җыен, бәйрәм булудан битәр, эшлекле мәҗлес, халыкның мөһим мәсьәләләрен хәл итәр өчен җыелган халык вәкилләренең утырышы. Анда халыкара (авыл ­ ара, ыругара) килешүләр, низаг эшләре, катлаулы мөнәсәбәтләр, сугыш-­тынычлык, солых мәсьәләләре, халыкның көнкүрешендәге катлаулы хәлләрнең чишелешен хәл итә торган мөһим карарлар кабул ителгән – Аксакаллар җыены (шурасы).

 

Җыен кәлимәсе җыелыштан чыккан сүз булырга тиеш. Тупланыш, утырыш, съезд, собрание мәгънәләрен үз эченә ала.

 

Адлер Тимергалин: җыен... ырулар, авылдашлар, аймакташлар, шунда җыелган барлык кешеләр. Җыеннар җирле идарә рәвеше булган.

 

Карл Фукс: Сабан туе ир-ат бәйрәме булган кебек, җыен исә татар хатын-­кызларына багышлана торган була... Җыен бәйрәмендә җиткән кызлар, дөньяга чыгып, үзләрен күрсәтә һәм кияү таба алганнар.

 

 

САБАН ТУЕ

 

Сабан туе исә – татар халкының борынгы заманнардан ук калган милли бәйрәме.

 

Соңгы елларда Сабан туе бәйрәменә чакыруларда «Сабантуй» дип язалар. «Сабантуйга кайтыгыз», дип тә сөйләү бар, бу – тамырдан хата. «Никах туй», «Бәбәй туй», «Өй туй», «Сөннәт туй» дип сөйләмибез дә, язмыйбыз да, бары тик «никах туе, өй туе, сөннәт туе» дип әйтәбез, димәк ки, «Сабантуй» түгел, «Сабан туе» дип язылырга, сөйләнергә тиеш.

 

Ләкин Октябрь инкыйлабыннан соң, мәчетләр халык кулыннан тартып алынгач, йөзләгән муллаларны каторгага аткаргач, Сабан туе халыкның өерелешеп эчү урынына әверелде. Шуннан соң Твардовский үзенең «Василий Тёркин» исемле әсәрендә «Сабантуй» турында болай ди:

 

– Сабантуй – ул ниндидер бәйрәм бугай! Яки нәрсә ул – Сабантуй?

 

– Сабантуй – төрле була, белмәсәң – сөйләшмә. Миномётлар бомба коя башласа, шул булыр ул чын сабантуй.

 

Александр Твардовский бераз ялгыша. Сабан туен куркыныч сугыш белән чагыштыру шагыйрь кешегә абруй өстәми, татар халкының милли бәйрәмен Совет власте заманасында бозып бетерделәр, Сабан туен исерек ирләрнең өерелешеп сугышуына әйләндерделәр. Аллаһка шөкер, соңгы ун елда бу начар күренеш үзгәрә барды, хәзер Сабан туенда үзара сугышлар юк, аунап ятучы егетләр дә күренми, татар халкы, шөкер, айный бара.

 

 

НӘРСӘ СОҢ УЛ – САБАН ТУЕ?

 

Татар әдәбияты мәйданында бу атаманы «Сабан» кәлимәсе белән янәшә куялар: янәсе, кыр эшләре беткәч була торган бәйрәм, бу – шикле фараз. Татар халкы, түрк кабиләләренең бер тармагы буларак, бөтен Евразия буйлап таралып утырган, һәм аларның язгы сабан эшләре төрле фасылларга туры килә. Димәк, Сабан туе бары тик Татарстан, Башкортстан, Чувашия һәм Идел буе халыкларының җирләрендә утырган татарларныкы гына булып чыга. Монысы да – икеле. Олимпия уеннары дүрт елга бер генә уздырыла. Татарлар ел саен үзенә күрә, «Олимпия уеннарын» – Сабан туен бәйрәм итә. Нугай-­кырым татарларында да бу бәйрәм бар, ул «Тәпрәш», «Хыдырлез» дип атала. Кем кемнән алгандыр, монысы мәгълүм түгел, әмма бик борынгы татарларда (түркләрдә) шушыңа охшаш бәйрәм булган.

 

Эдуард Паркер «Тысяча лет из истории татар» атамалы китабында яза, бу хәбәр 765 елга карый: «Көз көнендә башка бер бөек Корылтай җыены оештырылган (великое собрание), бу җыенның төп максаты халык санын алу һәм шәхси милеккә ия булганнарга, мөгезле эре терлек тотканнарга ясак салу була» (20 бит).

 

«Алар өйләнер алдыннан башларындагы чәчен такыр итеп кыра торган булганнар. Чәч кыру сөреше Зур Җыенда (Корылтай вакытында), язның өченче аенда бәйрәм уеннары һәм килен төшерү алдыннан башкарылган, ат узышында беренчелекне алганнарга берничә яхшы ат бүләк ителгән.

 

Мәмләкәттә җинаятьчелек күп булмаган, булган очракта җинаятьчеләрне Җыенга чакырып хөкем иткәннәр.

 

Шуннан соң Җания (түрә) җитәкчелегендә ат узышлары, дөя ярышлары башланган». (87 бит).

 

Хыдырлез – Кырым татарларының (һәм дә гагаузларның) бәйрәме, язгы кыр эшләре тәмамлангач, терлекләрне җәйләүгә-болыннарга чыгаргач, Хыдырлез бәйрәме башлана, һәр елда май аеның беренче атнасында була.

 

Тәпрәш – Кырым нугайлары бәйрәме. Бәйрәмнең уздырыш шәкеле нәкъ Сабан туе.

 

Сабан туе – язгы кыр эшләрен бетергәч, татарларның һәм башкортларның, нугайларның милли бәйрәме.

 

Сабан туе бәйрәменең инде асылына төшеп карыйк.

 

Америка һәм Африка җирле халыкларының бәйрәме фән телендә «инициация» дип атала. Ир оланнарның (үсмер егетләрнең) өлгергәнен сынап карау ярышы: атлы-­дөяле уеннар, җәядән төз ату, сөңге ыргыту, сүс, каеш баудан чишелмәслек төен ясау, су астында озак тору, йөгерештә узышу, капчык киеп йөгерү...

 

Сабан туеның иң төп өлеше – көрәш, атта узышу һәм ияр өстендәге уеннар, кыз куыш, ике батыр бер-­берсен ияреннән кубарып алу алышы, чауган уеннары. Кыйммәтле бүләкләр – баш батырга, атта беренче килүчегә булган.

 

Ул бүген дә шулай дәвам итә.

 

Ләкин Сабан туеның төп максаты – яшь буынның өлгергәнен тикшерү, сугыш һөнәрендә, ягъни ватанны саклау һөнәрендә егетләрне сынау булган. Бу сынаулар, әлбәттә, егетләрнең ватанын сакларга өйрәтелгәнлеген тикшереп карау булган.

 

Текә баганага менү – дошман кальгасының текә диварына үрмәләү ысулы.

 

Авыш бүрәнә аша чыгу – әйтик, гаскәр шаулап су ага торган елга ярына килеп туктады, ди, күпер юк, якында үсеп утырган агачны кисеп, елгага аркылы аударалар да, гаскәрләр аргы якка чыгып китә ала.

 

Аякка капчык киеп узышу – ул тоткынлыктан качу, аның аяклары богаулы, ә ул барыбер качып китә.

 

Аркан тартыш – дошман корабына тырнаклы­-ыргаклы ләңкер (якорь) ташлап, дошман көймәсен абордажга алып, тартып китерү.

 

Катыктан акча эзләү – дошман кинәт һөҗүм итеп, ыстанны алганда, тиз генә су астына төшеп, тын алмыйча озак торырга өйрәнү дәресе.

 

Печән тутырылган капчык белән сугышу: аркылы багана – ат сырты, аркылы баганага атланган ике егет, бер­-берсен бәреп, «иярдән» егып төшерергә тиеш: бу гөрзи тукмак, кистән белән орышка өйрәтү күнегүләре...

 

Ат өстендә җегетлек (джигитовка) күрсәтү дә, көндәшеңне ияреннән йолкып алу уены да егетләрнең хәрби әзерлеген тикшерүгә керә.

 

Йөгереш, узышу да тын озынлыгын, аяк җитезлеген тикшерү чарасы.

 

Көрәш – Сабан туеның иң кызыклы өлеше, җайдакларның ярышуы тагын да кызыграк, җанатарлар өчен иң мөһим тамаша.

 

Сабан туен алып баручыларга ярышлар вакытында шушылар турында искәртеп тору кирәктер бәлки. Тамашачыга кызыклы мәгълүмат булыр иде!

 

Сабан туе бәйрәме – ул ватанны сөяргә өйрәтү дәресләре, ватанны яклар өчен көч туплау максатыннан чыгып булдырылган бик борынгы йола! Инде хәзер бөтен дөньяда Сабан туе бәйрәмен узгаралар.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи