Керамикадан зәвыклы һәм нәфис, шул ук вакытта көндәлек тормышта кулланыла торган савыт-саба җитештерү – Болгар чорыннан ук халкыбызга таныш һөнәр. Археологларның күзәтүләре буенча, фарфор савыт-сабаны болгар халкы инде Х гасырда ук ясаган. Бу һөнәр бүгенге көнгә кадәр татарларда сакланган дип әйтергә кирәк, чөнки савыт-саба базарында кулдан эшләнгән, милли традицияләрне саклап килгән җиһазлар еш очрый. Берсеннән-берсе үзенчәлекле һәм татар традицияләрен заманча вариантта күрсәткән савытсабаны Казанда балчыктан әлеге һөнәр остасы Наилә Айзятова җитештерә. Аның белән шул хакта әңгәмә кордык.
«Болгар Керамика» проектының авторы һәм гамәлгә ашыручысы Наилә Айзятова
– Наилә ханым, милли савыт-саба ясау белән кайчан кызыксына башладыгыз?
– Декрет ялында, балалар белән мәш килгән вакытта кинәт иҗат белән шөгыльләнү теләге уянды. Озак уйлап тормыйча, акрил буяулар һәм сәйлән сатып алдым һәм агач төгерләрне-подносларны бизәргә керештем. Ләкин бу шөгыль артык кызыксыну уятмады һәм бик тиз арада минем иҗат арсеналында мич барлыкка килде. Сыйфатлы нык савыт-саба һәм плитәләр булдырыр өчен, бик күп китаплар укырга, чыганаклар белән танышырга туры килде. Балчык – бик көйсез материал, аны дөрес итеп киптерергә һәм кыздырырга кирәк. Температура югарырак булган саен, савыт-саба сыйфатлырак һәм аграк килеп чыга икәнлегенә төшендем. Кыскасы, гади мавыгу акрын гына зур эшкә әверелә башлады. Планда шулай ук, үзешчән буларак, аш-су бүлмәләре өчен плиткалар җитештерүне җайга салу торды. Тик плиткалар ясау көчле ир-ат кулларын таләп итә һәм аның җитештерү күләме зур булырга тиеш. Шулай ук тарихта мирас калдырырлык продукт ясыйсым килде. Нәтиҗәдә, игътибарымны керамик савыт-сабага юнәлттем. Ул сыйфатлы, көндәлек тормышта кулланыла, нык һәм авырлыгы хатын-кызның нәфис кулларына туры килерлек. Кулдан эшләнгән савыт-сабаның һәрберсе кабатланмас, уникаль бизәккә ия, яссылыгы идеаль кирәк түгел һәм тигезсез урыннары да кабул ителә. Шул сыйфатлары белән ул үзенә җәлеп итә дә инде.
– Бер савытны ясау процессы ничек һәм күпме вакытны ала? Нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килә?
– Бу эштә иң авыры вакыт табу дип саныйм, чөнки бер савыт-сабаны ике көндә дә ясап бетереп булмый, якынча 1-2 атна кирәк. Югары температуралы мич белән эш итү дә зур җаваплылык таләп итә. Эш процессы бер бүлмә белән генә чикләнми, савыт-саба җитештерү зур күләмдә алып барыла. Әлбәттә, барысын да контрольдә тотарга кирәк. Шундый очракта гына югары сыйфатны саклап була. Савыт-сабаны ясауны исә авыр эш дип санамыйм. Аның өчен тиешле компонентларны кушып, кирәкле масса булдырырга кирәк (әзер балчык кыйммәткә чыга). Аннары җиһазны формалаштыруның төрле төрләрен кулланып ясарга мөмкин: махсус формаларга салу яки чүлмәк ясау түгәрәгендә әвәләү. Савыт-саба әзер булгач, без аны киштәдә 3-5 көн киптерәбез. Киләсе этаплар – шомарту, мичтә яндыру, глазурь белән каплау һәм орнамент төшерү һәм янәдән мичтә яндыру. Бу этапларны дөрес итеп башкарсаң гына, нык һәм күз явын алырлык җиһаз барлыкка киләчәк.
– Савыт-сабага материал итеп ни өчен фарфорны сайладыгыз?
– Керамика берничә төр материалга бүленә: кызыл балчык, фарфор, фаянс. Алар бер-берсеннән кыздыру температурасы белән аерылып тора. Фарфор иң нык һәм сыйфатлы чимал санала, чөнки ул югары температурада кыздырыла. Фарфордан ясалган савыт-саба кеше организмына зыян салмый һәм аңа салынган сыеклыкны үзенә сеңдерми.
– Милли бизәкләр төшерү матурлык өчен генәме, әллә инде ул берникадәр мәгънәгә дә ияме?
– Савыт-саба җитештерү эшен башлап җибәргәндә үк чын татарча җиһазлар ясауны максат итеп куйдым. Милли бизәкләр исә моны чынга ашыра. Бизәкне төшергәндә аеруча игътибарлы булырга һәм эшкә җаваплы карарга кирәк, чөнки керамика гасырлар буена саклана торган материал һәм анда төгәлсезлекләр булырга тиеш түгел. Шуңа савыт-сабага тикшерелгән, кул белән чарланган бизәкләр генә урнаштырам. Алар аша мин киләчәк буын белән диалог корам сыман. Гомумән, татар керамикасы үссен иде, чөнки халыкның мәдәниятен һәм миллилекнең үсеш дәрәҗәсен савыт-саба аша да бәяләргә мөмкин. Үсемлекләр, геометрик фигуралар һәм татарның башка милли орнаментларын савыт-сабаларымда сурәтләп, милләтебезнең мәдәниятен саклап калуга үз өлешемне кертәм дип саныйм.
– Милли тәрбия алып үстегезме? Бәлки, татар авылы, андагы мохит күңелдә матур истәлек булып калгандыр?
– Җәй саен Самара өлкәсендәге Камышлы районының Ярмәк авылына кайта идек. Үзем шәһәр баласы булсам да, әти-әни авылдан иде һәм безнең йортта һәрвакыт татар теле яңгырады. Тәрбиямдә зур рольне әбием уйнады.
– Проектны башлап җибәрер алдыннан тарихи чыганакларга мөрәҗәгать итәсезме?
– Идея барлыкка килсен өчен, иң беренче булып, тарихи, милли детальләрне өйрәнергә кирәк дип саныйм. Шуңа, яңа проектны башлар алдыннан, һәрвакыт интернет киңлекләрендәге тарихи материалларны карап чыгам, милли киемнәрне, андагы детальләрне, картиналарны өйрәнәм. Еш кына музейларга йөрү дә ярдәм итә. Бик күп идеяләрне архитектура бирә, борынгы ишекләрне, тәрәзә йөзлекләрен, ишек тоткаларын карау да илһамландыра.
– Милли элемент-детальләр аша заманча трендларга ничек мөрәҗәгать итәргә була?
– Хәзерге заман кешесен шаккатыруы бик кыен. Шуңа, милли элементларны заманча трендларга туры китерер өчен, яңа технологияләр һәм тагын да яхшы һәм үзенчәлеклерәк материаллар кулланырга кирәк. Нечкә һәм нәфис итеп ясалган җиһаз һәрвакыт үзенә тартып тора, чөнки анда кешенең тырыш хезмәтен, зәвыгын күрергә була. Үз эшемдә дә әлеге осталыкка омтылам.
– Этник элементларга таләп артамы? Бу тенденциянең сәбәпләре нинди дип уйлыйсыз?
– Соңгы арада шундый тенденция күзәтәм: гади генә ясалган әйберләрне дә гениаль продуктка тиңләп сатучылар күбәйде. Барысын да мода яки реклама хәл итә. Музыка өлкәсендәге сыман. Чыннан да, хәзер этник элементларга, милли дизайнга ихтыяҗ артты. Тик шулар арасында чын мәгънәсендә асылташны табу икеләтә катлауланды. Савыт-сабаларымны чын күңелдән җитештереп, халыкка рекламасыз таныту юлын сайладым. Сатып алырга теләгән, әлеге җиһазларда матурлык күрә белгән кеше аны, һичшиксез, үз йортында булдырачак.
– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт Сезгә, Наилә ханым!
«Балачак» сериясе
«Чәчәкләр» сериясе
Милли орнаментлар белән бизәлгән савыт-саба
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала