Журнал «Безнең мирас»

Кызык итү

Рабит абый Батулла булган җирдә – елмаю-көлү. Кыска гына арада да, җаен китереп, кызык-мызык сөйләп ташлый ул. Бер елны Алексеевск районының Изге Биләр җирендә – Сәләт аланында очраштык. Татарстанның халык шагыйре, хәзерге заманның Тукае – Мөдәррис Әгъләмовны югалткан җәй иде ул.


– Бервакыт Хәсән Сарьян белән Мөдәррис Әгъләм очрашкан, – дип сөйләп китте Рабит абый. – Мөдәррис ара-тирә шәрә башын сөртеп-сөртеп ала икән. «Карале, Мөдәррис, – дигән Хәсән Сарьян. – Шәрә булса да, баш тирли икән, иеме?» Мөдәррис: «Аның каравы кавык чыкмый, бетләми», – дип җавап биргән. Хәсән Сарьян: «Мин сиңа чәч үстерүнең серен әйтә алам! – дигән. – Менә шушы адрес белән бар, бу кеше сиңа чәч үстерү ысулларын әйтер».


Икенче көнне Мөдәррис Әгъләмов Хәсән Сарьян биргән адрес белән «чәч үстерә алучы» янына китә. Кыңгырау төймәсенә баса һәм ишектән Мөдәррис каршысына... такыр башлы язучы Әбрар Шамин килеп чыга.



Тәлгат Нәҗмиев


Фото: pixabay

Теги: Тәлгат Нәҗмиев Яңалыклар Шаян мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру