Журнал «Безнең мирас»

Иске Казан түгәрәк уены

Быел 13 май көнне Биектау районының Шәпше авылында «Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры республика фестиваленең йомгаклау чаралары узды. Анда Татарстанның төрле төбәкләрдән 400ләп кеше катнашты. Бәйге 7 номинация буенча барды: халык җыры, инструменталь музыка, гөсләдә уйнау, фольклор-этнографик күренеш, халык биюе, лиро-эпик әсәр, борынгы чор фольклоры реконструкциясе. Болардан тыш фестиваль барышында «Такмак әйтеш» ярышы да үткәрелде.


«Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры фестивале беренче тапкыр 2010 елда Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан оештырыла башлаган иде. Проектның максаты – татарның гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен барлау, аларны саклау һәм яшь буынга тапшыру, төрле районнарда иҗат итүче башкаручыларны бергә туплау, аларга методик ярдәм күрсәтү.


Елның-елында әлеге фестивальнең жюри рәисе вазыйфасын журналыбызның даими авторы, ЮНЕСКО каршындагы Халыкара Традицион Музыка Киңәшмәсе (ICTM) әгъзасы Эльмира Каюмова үти.


Иң яхшы башкаручылар 5 августта Казан Кремлендә узачак "Түгәрәк уен"  фестиваленә чакырылачак. 2017 елда әлеге фестивальне Халыкара форматында үткәрү күздә тотыла.


Гали Габдрахманов фотолары






Теги: Эльмира Каюмова Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру